Хайваннар җир тетрәү булачагын берничә сәгать алдан сизә

Хайваннар җир тетрәү булачагын берничә сәгать алдан сизә

Күп кенә хайваннарның җир тетрәү булачагын берничә сәгать алдан сизүләре күптән билгеле булган.

 

Җир тетрәүгә каршы тотрыклы төзелеш белгече. П. Москальцовның Ашхабадта язып барган көндәлекләрендә тере организмнарның җир астындагы давылны сизүләренә күп мисаллар китерелә. Мәсәлән, тугыз баллы җир тетрәүгә ике сәгать кала Ашхабад ат заводы абзарларында атлар тояклары белән җирне тырный, каты итеп кешни башлыйлар, аннары бәйдән ычкыналар. Абзар капкасы янында атларны тоталар да үз урыннарына ябалар.

Җир тетрәвенә унбиш минут калгач, атлар абзар ишеген ватып чыгалар да төрле якка чабышып таралалар. Ат караучылар хайваннарны тотарга керешәләр. Шул вакытта җир тетрәп китә, ат абзары җимерелеп төшә.

Күп кенә ашхабадлылар һәм ташкентлылар үзләрен дүрт аяклы дуслар коткарды дип саныйлар. Ашхабад пыяла заводы хезмәткәре ул фаҗигале төнне менә болай сурәтли:

«Ул төнне мин йокларга террасага чыгып яттым. Һәлакәткә бер сәгать кала минем йонлач кечкенә генә этем тынычсызлана, коймага атылып-бәрелә башлады. Ул мине уятты, үзе кровать астына кереп качты да улый башлады. Аннары, качкан урыныннан чыгып, битемне ялый башлады. Ниһаять, мине киемемнән эләктереп алып кроватьтан өстерәп төшермәкче булды. Мин капка янында кемдер йөри торгандыр дип уйладым. Урынымнан тордым да капканы ачтым. Эт урамга ташланды. Ләкин шундук кире әйләнеп килде, минем хала­тымнан эләктереп алып, йорттан читкәрәк өстери башлады. Мин тротуарга чыктым. Шул вакытта җир селкенеп куйды…»

Ашхабадтагы башка бер кешене, офицерны, ул фаҗига булган төнне шулай ук үзенең якын дусты — овчарка уята. Җир тетрәүгә берничә минут калгач, овчарка бүлмә ишеген ачып керә дә йоклап яткан хуҗасының юрганын өстерәп төшерә. Хуҗа берни булмагандай ята бирә. Шул чакта эт кроватька сикереп менә, улый, хуҗасының аякларын тешли башлый, аннары ишеккә ташлана. Хуҗа исә — эт артыннан. Берничә секундтан соң, инде ишек алдына чыккач, ул йортның җимерелеп төшүен күрә.

Янартаулар атканда эре хайваннарның һәлак булмаулары да очраклы хәл түгел, күрәсең. Мәсәлән, 1956 нчы елның февралендә Камчаткада Безымянная янартавы ата башлаганчы ук, аюлар, үз вакытында өннәреннән чыгып, куркынычсыз җирләргә китәләр.

 

(«География могҗизалары» китабыннан)

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


«Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады

Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады. «Изге Болгар җыены» чаралары җыенның рәсми программасын төгәлләде. Быел татар дин әһелләре җыены 15-17 май көннәрендә узды. Җыенның беренче көнендә делегатлар Казанның тарихи мәчетләрендә...


Гыйлм әл-Хыйәл: Ислам әхлагы заманча инженерияне ничек барлыкка китергән

Хәзерге роботлар уйлап табылганчы, элек тә мөселман инженерлары кешеләрнең һәм хайваннарның хезмәтен җиңеләйтү өчен төрле механизмнар һәм җайланмалар булдырганнар. Ислам цивилизациясенең алтын гасырында бу гамәли тәрбия «хәйләләр турындагы фән» яки «хәйләләр»дип тәрҗемә...


Хата кылган кешенең иң хәерлесе – тәүбә иткәне

Кайвакытта иманлы бәндә дә үзенең битарафлыгы аркасында бер гөнаһ эш эшләп ташлый, яки тиешле гамәлләрен үтәмичә калдыра. Ләкин ул тиз арада үзенең ялгышларын танып, үзен гафу итүен сорап, Аллаһка ялвара.   «Хакыйкатьтә, әгәр тәкъва кешеләргә шайтан вәсвәсәсе тисә, алар Аллаһны зикер...


Кечкенә изге эшләр

“Әй юк! Нигә син велосипедны туктатасың?» — дип кычкырып җибәрде Фарук.   «Бер генә минутка сабыр ит», — диде Гали йомшак кына итеп.  «Нигә? Без әле генә чыгарылыш контроль эшен язып бетердек һәм хәзер мин ял итәр өчен өйгә кайтып китәргә...


БисмиЛләһ

БисмилЛәһир-Рахмәнир-Рахим дип, бөтен гамәл башлана. Таш атып куылган шайтаннан сыенам мин Аллаһка.   БисмиЛләһ ул – бар эшне дә башлаучы дога була. БисмиЛләһ әйтеп башлаган эш, һәрчак уңышлы була.   БисмиЛләһ әйтеп иртә торсаң, уңар бөтен эшләрең. БисмиЛләһ әйтеп ятар...