Аллаһның рәхмәтеннән өмет өзмәгез
Аллаһ Тәгалә бу дөньяны адәм баласы өчен сынау урыны итеп бар кылды. Бу яшәешнең асылы шунда ки, авырлыклар аша кеше үзенең гамәлләрен, йөрәк серләрен тормышка ашыра. Ахыр чиктә болар барысы да аның файдасына яисә аңа каршы булып шаһитлык кылырлар.
Шуңа күрә безгә һичшиксез шуны истә тотарга кирәк, тормышыбызда дөньяви яисә дини яктан авырлыкларның килүе ул очраклы гына түгел, алар Аллаһ Тәгаләнең тәкъдире буенча һәм Аның теләге белән килеп чыга. Аллаһ Тәгалә Үзенең коллары Аны танысыннар һәм Аның кодрәтенә инансыннар, килгән сынаулар һәм авырлыкларда билгеле бер яхшылык ятуын аңласыннар өчен аларны бар кылды. Ибне Хәббән (Аллаһ аңардан разый булсын) риваять итә, хәдис көдсидә Аллаһ Тәгалә әйтә: “Минем колым Мине ничек таныса, Мин шундый булырмын”. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә әйтә: “Мин Үземнең колым белән колым Минем хакта ничек уйласа шундый булырмын. Әгәр ул Минем хакта яхшы уйласа, Мин аның белән яхшы булырмын, әгәр Минем хакта начар уйласа, аның белән начар булырмын” (Имам Әхмәд).
Белгәнебезчә, Аллаһ Тәгалә иң рәхмәтле, һәм Ул Үзенең колларына яхшылык кына тели. Бары Аллаһның рәхмәтен аңлагач кына, без Аллаһның тәкъдиреннән разый булырбыз. Шулай ук безне барча авырлыклар һәм сынаулар үзгәрергә, камиллеккә омтылуга һәм Аллаһның ризалыгын алуга китерә. Булган авырлыкларны һәм киртәләрне үтү өчен менә шуннан башларга кирәк. Билгеле бер мәсьәләнең җавабын табу өчен аны чишү юлларын эзләү ләзем. Әгәр без килеп чыккан мәшәкатьнең асылына төшенмәсәк, аны чишү юлларын күрмәсәк, үзебезгә ярдәм итә алмабыз. Килеп чыккан авырлыкка үзебез сәбәпче булганны аңлагач, шул вакытта гөнаһларыбыз сәбәпле үзебезгә мәшәкатьләр тудырганыбызны да күрербез. Бу теләсә кайсы мәшәкатькә, авырлыкка кагыла. Гөнаһлар сәбәпле бәла-казалар килеп чыга. Аллаһ Тәгалә Коръән аятьләрендә, авырлыклар һәм бәлаләр кешеләрнең җилкәсенә кылган гөнаһлары сәбәпле килгәнен белдерә. Коръән Кәримдә әйтелгән:
«Әй мөэминнәр, сез ирешкән бәла-казалар һәм кайгылар үзегез кәсеп иткән гөнаһларыгыз сәбәпле, шулай булса да Аллаһ гөнаһларның күрәген гафу итә». (42-30)
Гали ибне Әбү Талиб (Аллаһ аңардан разый булсын) бу аятьне ишеткәч: “Коръәндә бу аять - өметләндерүче аять. Әгәр минем гөнаһларым бәлаләр һәм сынаулар аша гафу ителсә, моннан тыш Аллаһ Тәгалә башка күп гөнаһларны да гафу итүче, мондый гафу итүләрдән һәм кичерүләрдән соң минем гөнаһларымнан нәрсә калыр?”
Хөрмәтле дин кардәшләрем! Кайвакытта кешеләрдән: “Минем башыма шундый бәла килерлек нәрсә эшләдем соң мин? Каян килеп чыкты соң бу?” – дигән сорауны бик еш ишетергә туры килә. Әмма Коръән Кәримдә әйтелгән:
«Әйт: «Бу сезнең үзегездән»». (3-165).
Дөрестән дә, күп кенә авырлыклар һәм бәлаләр, бәхетсезлекләрнең кеше башына төшүенең сәбәбе - үзләре яхшы якка үзгәрергә теләмәгән очракта, Аллаһның әмерләренә каршы чыкканда, ягъни үзләрен авырлыкка һәм түбәнгә илтүче гөнаһларны кылганга шушы авырлыкларга дучар булалар. Алар Аллаһның тәкъдире белән барлыкка киләләр.
“Дөреслектә Аллаһ Тәгалә бар нәрсәгә дә кодрәтле”. (3-165).
Аллаһ Тәгаләнең кешеләргә сынаулар һәм бәхетсезлекләр җибәрүендә Аның хикмәте бар. Коръән Кәримдә бу хакта Аллаһ Тәгалә әйтте:
«Сиңа килгән барча игелек Аллаһтан килә (Аның юмартлыгы һәм бәрәкәте белән). Сиңа килгән һәр бәла синең үзеңнән (гөнаһларың сәбәпле)». (Ниса сүрәсе, 79 аять).
Кеше башына төшкән бәлаләрнең азы да, күбесе дә гөнаһлардан башка килми, бары шул авырлыклар белән гөнаһлар юыла ясиә бары тик сынаулар аша гына ирешү мөмкин булган дәрәҗәләргә ирешү өчен дә билгеле бер сынауларны үтү кирәк. Гали (Аллаһ аңардан разый булсын): “Кеше башына бер генә бәла дә аның гөнаһыннан башка килмәс, бу бәла бары тик тәүбә итү белән генә юк булыр”
Авырлыкларның килүендә булган хикмәт шунда, кеше үзенең хаталарын аңласын, кылган гамәлләре дөрес түгеллеген төшенсен һәм тиешле чарасын күрсен өчен, тормышын үзгәртсен, тәүбә белән Аллаһка мөрәҗәгать итсен өчен кирәк. Кеше аңлагач, әлбәттә, беренче чиратта чарасын күрә башлый, Аллаһка тәвәккәл кыла, һәм һичшиксез Аллаһ аңа ярдәмен бирер, дөрес адымнар ясарга тиешле юнәлеш күрсәтер, килгән бәладән арыну мөмкинчелекләрен бирер. Кызганычка каршы күп кенә кешеләр авырлыклар килгәч төшенкелеккә биреләләр һәм чыгу юлларын күрмиләр. Барлыкка килгән авырлыкның асылына төшенү өчен фикерләп карарга, кылган гамәлләрне исәпкә алырга, ягъни кеше аек акыл белән төптән уйларга тиеш, үзенең эчке хисләренә, күңеленә күз салырга тиеш. Бер чиктән икенче чиккә сикереп кенә килгән авырлыкны җиңеп чыгып булмый. “Җиде кат үлчә, бер кат кис”, дигән мәкаль безне ашыгыч карар кабул итүдән тыя. Гади генә әйткәндә, фикерлә һәм гамәл кыл. “Башта аяк астыңа кара, аннан соң адымыңны яса”. Әмма тормыш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, кешегә бер тапкыр гына хаталану аз, бер баскан тырмага янә басу гадәти хәл булып бара. Безнең халык гадәттә бер авырлыкны җиде мәртәбә үтә, анан соң гына уйлый һәм ниндидер бер карар кабул итә башлый. Халыкта шундый әйтем бар: “Сине башкалар хөкем иткәнче, үз-үзеңне хөкем ит”. Ягъни ниндидер бер карар кабул иткәнче уйлап карарга кирәк, башкаларга да һәм үз-үзеңә зыян салмас өчен, туры юлга китерүче файдалы гыйлемнәрне эзләргә, Аллаһның нигъмәтләре турында уйларга, Аның биргән нигъмәтләренә шөкер итә белергә, сабырлык күрсәтергә күбрәк тәүбә кылырга кирәк. Чөнки бу дөньядагы бәлаләр, авырлыклар һәм сынаулар ахирәт белән чагыштырганда аз һәм җиңел саналалар. Бу дөнья бәлаләре мәңгелек түгел, кайчан да булса алар бетәчәк. Ахирәт тормышы мәңгелек һәм аның хәерлесе дә җәзасы да зур. Бу дөньяда һәркем иманына һәм тәкъвалыгына карап сыналыр. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Адәм баласы гөнаһларыннан арынмыйча, аңардан сынаулар һәм бәлаләр китмәс”. Шулай ук икенче бер хәдистә Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Аллаһ Тәгалә яртакан бәндәләрен сынауларга дучар итәр”.
Дөнья тормышы – ул вакытлыча гамәл дөньясы, ә ахирәт тормышы – ул мәңгелек һәм хисап дөньясы. Тормыш – ул даими килеп-китүче мизгелләр. Шатлык һәм кайгы, авырлыклар һәм җиңеллекләр – кеше тормышының аерылгысыз өлеше булып тора, хисләребезне, сүзләребезне һәм гамәлләребезне тоеп тора алмаган очракта, без гөнаһка һәм өметсезлеккә бик җиңел биреләбез. Аллаһка гыйбадәт кылсак, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм күрсәткән юлдан барсак, Аллаһның ярдәмен күрербез һәм Аның әҗерен алырбыз. Һәм шуны да онытмаска кирәк, авырлыктан соң җиңелек килә. Аллаһ Тәгалә бу хакта Коръән Кәримдә әйтте:
“Дөреслектә, һәр авырлыктан соң җиңеллек килә” (94-5).
Аллаһ Тәгалә гөнаһларыбызны гафу итсә иде, тәүбә-истигъфарларыбызны, кылган изге гамәлләребезне кабул итсә иде, дөньяви һәм дини гамәлләребезне җиңеләйтсә иде, булган авырлыкларга ярдәм бирсә иде, аларны җиңеләйтсә иде, ике дөнья әҗер-савапларын насыйп итсә иде.
Кыямәт көнендә Аллаһ безне, безнең ата-аналарыбызны һәм барча мөэминнәрне гафу итсен. Әмиин.