Динебездә бала тәрбияләүнең әһәмияте
Коръән аятьләрендә һәм Пәйгамбәребезнең (галәйһиссәләм) хәдисләрендә тәрбиячеләрнең вазифалары күрсәтелгән һәм тиешлесен үтәмәүләре өчен кисәтүләр ясалган. Балаларны тәрбияләү ул – олы әманәт. Һәм аның җаваплылыгы бик зур.
Аллаһы Тәгалә “Та-һә” сүрәсенең 132 нче аятендә болай ди: “Әй, Мөхәммәд галәйһиссәлам! Йорт әһелләреңә вә өммәтеңә намаз укуны боер, намаз уку, намазга өйрәтү һәм намазга боеру мәшәкатьләренә сабыр ит”.
Аллаһы Тәгалә “Тәхрим” сүрәсенең 6 нчы аятендә әйтә: “Әй, иман китерүчеләр, үзегезне дә, йорт әһелләрегезне дә җәһәннәм утыннан саклагыз”. Ягъни, үзегез шәригать хөкемнәрен дөрес үтәп, җәмәгатьләрегезгә дә шәригать хөкемнәрен дөрес өйрәтегез. Һәм бу – Аллаһ Тәгалә боерган фарыз эшләрдән булып тора.
Аллаһы Тәгалә “Нәхел” сүрәсенең 93 нче аятендә: “... Кылган эшләрегездән, әлбәттә, соралырсыз, сакланып эш кылыгыз”, – ди. Гаилә кору, балалар үстерү, аларны тәрбияләү, яхшылыкка яки яманлыкка гадәтләндерү бәндәнең кылган гамәлләреннән санала һәм алар турында Кыямәт көнендә соралачак.
Аллаһы Тәгалә “Ән-Ниса (Хатыннар)” сүрәсенең 11 нче аятендә болай ди: “Балаларыгызның хаклары турында Аллаһ сезгә гаделлек кылуны фарыз итте”.
Аллаһ Тәгалә бик күп аятьләрдә гаиләне һәм балаларны карарга, тәрбияләргә боерды, бу эшләрдә булган җаваплылык турында кисәтте.
Пәйгамбәребез (галәйһиссәләм) әйткән: “Ир кеше үз гаиләсендә көтүче һәм көтүе өчен соралачак, хатын-кыз иренең өендә көтүче һәм көтүе өчен соралачак...” Ягъни ир кеше үзенең гаиләсе өчен соралачак: аларга иман өйрәткәнме, фарызларны үтәүләрен караганмы, яхшылыкка боерган, начарлыктан тыйганмы, хәрам эшләрдән һәм хәрам ризыклардан саклаганмы, изгелекләр кылырга өйрәткәнме һ. б. Ир кеше йорт әһелләренең дөньялыклары өчен генә түгел, ә ахирәт гамәлләре өчен дә җаваплы.
Шулай ук Пәйгамбәребез (галәйһиссәлам) әйтте: “Ир-атның баласын тәрбияләве бер саг (3,2-4 кило сыешлы савыт) сәдака бирүеннән хәерлерәк”. Бу хәдистән исә сәдакалар биреп тә, балаларын тәрбия кылуны оныткан кешегә караганда, балаларын тәртип-әдәпкә өйрәтүченең хәерлерәк икәнлеге аңлашыла.
Сәхабәләр һәм тәбигыйннәр (сәхабәләргә иярүчеләр) заманында аталар балаларына иң яхшы гыйлемле һәм әдәпле тәрбиячеләрне сайлаганнар. Гукъбә ибен Әбу Суфьян баласын тәрбиячегә биргәндә әйткән:
“Улыңны төзәтә башлауны үзеңне төзәтүдән башла, чөнки аларның күзләре синең күзләргә бәйле, син яхшы санаган әйберләр, алар өчен дә яхшы булып күренерләр, син начар санаган әйберләр, алар өчен дә начар булып күренерләр. Аларга хикмәтле кешеләрнең тормыш юлларын һәм әдәпле кешеләрнең әхлакларын өйрәт. Аларны Минем белән куркыт, һәм Мин юкта тәрбиялә (җәза бир). Чирне белми торып, дәва бирми торган табиб кебек бул син аларга...”
Хәлифә Һарун Әр-Рашид үзенең улы Әминне тәрбиячегә тапшырганда әйткән: “... Булдыра алганча аны яхшылык һәм йомшаклык белән тәрбиялә, әмма алай да карышса, катылык һәм ныклык күрсәт”.
Хәлифә Габделмәлик ибен Мәрван балаларының тәрбиячесенә әйткән: “Аларга Коръәнне өйрәткән кебек үк тугрылыкны өйрәт, аларда матур холыклар тәрбиялә... Аларны хөрмәтле кешеләр һәм гыйлем әһелләре янында мәҗлестәш кыл, надан һәм түбән кешеләрдән ерагайт... Әгәр алдасалар, аларга сук, чөнки алдау – бозыклыкка, ә бозыклык җәһәннәмгә илтә”. Ягъни ул заман хәлифәләре/патшалары балаларының ахирәте турында сабый чакта ук кайгыртканнар. Бу кыйссаларда баланы тәрбияләү буенча безгә үрнәк булырдай мисаллар күп.
Әбугалисинаның балаларны тәрбияләү турында киңәше бар: “Сабый белән бергә аның янында әдәпле, әхлаклы, яхшы гадәтләре булган сабыйлар булсын, чөнки сабыйлар бер-берсенә тизрәк өйрәтәләр, бер-берсеннән күреп кабатлыйлар һәм тиңдәшләре белән бергә булырга яраталар”. Бу киңәшне бүгенге көндә үтәү балаларыбызны мөселман балалары күп булган балалар бакчаларына, мөселман мәктәпләренә биреп, аларны мәчет-мәдрәсәләргә йөртеп, мөселман гаиләләре белән таныштырып булыр иде.
Ата-ана өстендәге тәрбия җаваплылыгын җиде төргә бүлеп карарга мөмкин:
1) иман тәрбияләү;
2) холкын тәрбияләү;
3) тәнен тәрбияләү (ашату, эчертү һ. б.);
4) акылын тәрбияләү (гыйлем өйрәтү һ. б.);
5) җанын тәрбияләү;
6) җәмгыяви яктан тәрбияләү (җәмгыяттә үзен тотарга өйрәтү һ. б.);
7) җенси тәрбия бирү (госел коену, хәез (менструация), нифас (бала тапканнан соң кан килү) мәсьәләләре һ. б.).
Болар арасында иң мөһиме – әлбәттә, иман тәрбиясе бирү. Баланың инануы ислам диненә генә бәйле булырга тиеш. Иман тәрбиясе алганнан соң исламны гына дин, Коръәнне генә әйдәүчесе, Пәйгамбәребезне (галәйһиссәләм) генә мисал һәм үрнәк итеп белергә тиеш.
Хайван да баласын бәләкәйдән өйрәтә: нәрсәдән куркырга, нәрсә ашарга-ашамаска. Адәм баласы тәрбия алырга хаклырак түгелмени? Үз баласын тәрбия кылмыйча, аны ташлап яки ана карынында килеш үтереп, эт вә песи кебек хайваннарны яки кошларны тәрбия кылучы бәндәләр азмыни?! Безгә (мөселманнарга) балаларыбызны ашату-эчертү, киендерү, дөнья гыйлеме бирүдән дә бигрәк, аларга мөселман әдәп-әхлагы тәрбияләү юнәлешендә әһәмият бирү беренче урында торырга тиеш.
Пәйгамбәребез (галәйһиссәләм) шулай ук әйткән: “Балаларыгызга җиде яшь тулгач намаз укырга боерыгыз, ә ун яшьләре тулса, намаз өчен сугыгыз (ягъни намаз укымаса мәҗбүриләп укытыгыз дигән мәгънәдә)”.
Кайберәүләр дөнья малы өчен балаларын сүгәләр, кыйныйлар, ләкин Аллаһ хакын үтәмәгәне өчен сугарга кызганалар. Уянып җитмәгән сабыйны таң тишегеннән балалар бакчасына илтергә кызганмыйлар, ә намазга уятырга кызганалар. Дөньялыгы өчен үлердәй булып кайгырталар, ә ахирәтләре турында уйламыйлар. Бу инде мөселман тәрбиясе түгел, ә динебезгә каршы булган тәрбия.
Фазыл ибен Зәет бәдәвиләрдән булган бер хатынның улын күреп аңа сокланган һәм анасыннан ничек тәрбияләве турында сораган. Анасы әйткән: “Биш яше тулгач аны тәрбиячегә тапшырдым, хәтта ул улыма Коръәнне ятлатты һәм ул аны укыр булды, шигырьләр өйрәтте һәм ул аны сөйләр булды, кавеменең горурлык хисләре уята торган эшләренә дәртләндерде, ата-бабаларының тарихлары белән таныштырды; бәләгатькә ирешкәч (балиг булгач) мин аны ат ялына ябыштырдым һәм ул оста җайдакка әйләнде, кораллар киде һәм йорт-җирләр гизде, ярдәмгә чакырган тавыш килгән саен шунда ашкынды...”
Мөхтәрәм мөселман кардәш-ләрем! Балаларны мөселманча тәрбияләү Аллаһы Тәгалә тарафыннан ата-аналар өстенә йөкләнгән фарыз бурыч, ата-ана өстендә булган балаларның хакы. Аларның бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле яисә бәхетсез булулары шушы хакларны үтәү яки үтәмәүләренә бәйләнгән. Балаларыгызның, оныкларыгызның хакларын аларны иманда, исламда тәрбияләп үтәгез!