Радикаль булуның алдан ачыкланган билгеләре

Радикаль булуның алдан ачыкланган билгеләре

Радикаль булуның алдан ачыкланган билгеләре

Сәбәпләре

Беркем дә радикаль, экстремист яисә террорчы булып тумый. Кешене мәгълүмат чаралары, шул мохиттә аралашу ахыр чиктә бу халәткә китерә.

Дөньяга караш, билгеле бер юнәлеш кешенең аңын формалаштыра һәм аның тәртибенә йогынты ясый. Әлбәттә, билгеле бер шәхес булу өчен дөньяга карашның булуы бик мөһим. Бөтен дөньяда галимнәр эстремистлык һәм террорлык проблемаларына зур игътибар бирәләр. Асылда кеше хокукларын яклауда һәм билгеле бер котылу чараларын эзләүдә, бу проблеманың нигезен табу аеруча да мөһим. Моның сәбәпләренең никадәр дөрес итеп табылуы һәм билгеләнүе, киләчәктә бу проблемадан тулысынча юк итәргә һәм билгеле бер чаралар күреп котылу юлларын да табарга була. Моның сәбәпләре бик күп, аерым алганда, монда дөньяга караш, психологик яктан тәрбия һәм хокук яклау, иҗтимагый һәм икътисади, оештыру һәм идарә итү, иҗтимагый һәм сәяси һәм башка сәбәпләр, шартлар, яисә тормышның бу өлкәсендә җинаятьчелеккә китерүче вакыйгалар керә.

Экстремистлык юлына омтылыш критерияләре

1. Дини һәм дөньяви карашларга нык ышану;

2. Сәяси карашлар сәбәпле (кеше үзе дини булмаска да мөмкин, әмма ул хәзерге сәясәткә каршылыклы фикерләре белән террорлыкны үз максатларына файдаланырга мөмкин. Бу бигрәк тә хакимияткә менәргә теләгән һәм билгеле бер өстенлекләр яулау максатыннан да эшләнүе ихтимал);

3. Икътисади яктан бердәм булу (ягъни бернинди шәхси яисә дини уртаклык юк, бары тик акча мәсьәләсе генә);

4. Туганлык җепләре сәбәпле бердәмлек (туганнарыннан кемнедер яклыйлар, ярдәм итәләр һәм шул сәбәпле җинәятьчелек кылалар;

5. Милләттәшлек сәбәпле бердәм булу;

6. Куркыту, шантаж сәбәпле;

7. Мәхәббәт бәйләнешләре сәбәпле. Яшь егетләр һәм кызлар бу юлга өндәүчеләргә гашыйк булалар, аралашкан кешеләрен бер тапкыр да күрмичә, террорчылык оешмалары рәтенә ке-реп китәләр.

Уку йортларындагы үтерешләр

Кешеләрне яратмау аркасында төрле рәвештәге җинаятьчелекләр кылына. Соңгы елларда Рәсәйдә уку йортларында үтерешләр еш булды. Эллеке елларда бу вакыйгалар Америкада гына була иде. 2016 елдан башлап барлыгы (2021 елның 20 сентябрьендә булган Пермьдәге очракны да кертеп), урта уку йортларында, төрле кораллар кулланып атыш сәбәпле кешеләр зыян күргән 10 очрак теркәлгән. Пермьдә булган очрак университетта булган атышның беренче очрагы.

Ачыклау

Җинаятьне ачыклау һәм туктату аның нәтиҗәләре белән көрәшүгә караганда яхшырак. Күп кенә экспертларның фикеренчә, Якын Көнчыгышка террорчылык оешмаларында катнашырга теләп киткән Рәсәй гражданнарының 80%ы интернет аша экстремист өндәүләргә ышанып бара. Бу саннарны игътибарга алмау мөмкин түгел, бигрәк тә яшьләр күп вакытларын интернетта үткәргән чорда.

Шул сәбәптән, дәүләт әгъзаларын гражданлык оешмалары институты белән берләштереп нәкъ менә виртуаль дөньяда террорчылыкка каршы көрәш алып бару актуальлек ала. Бергә алып ба-рылган эш мәгълүмати җирлек, террорчылык идеясен кабул итми торган җәмгыятьне булдыру-га китерә. Һәм һәрбер чара үз эчен бик күп мәгълүмат сылтауларына китерә Билгеле бер янауның каян килүен вакытында билгеләү бик мөһим.

Әмма бу гади эш кенә түгел. 15-25 ел элек кешеләрне тышкы кыяфәтләренә карап билгеләп булса, бүгенге көндә бу җиңел түгел. Сакаллы булу, кара кием кию күптән инде идеалогик ка-рашларның күрсәткече түгел. Террорчылык идеясен яклаучының аерылып торган билгесе – ул күрәлмау хисе, аларның карашын бүлешергә теләмәүчеләргә карата нәфрәт тою.

Тормышында катгый дини карашлы яшьләрнең күбесе өчен абруйлы дин галимнәренең фикере билгеле бер карарга килгәндә беренче урынны алып тора. Тормышның төрле өлкәләренә ка-гылган һәм дин мөгамәләдәге сораулар бирәләр. Шуңа күрә мондый сорауларга дин га-лимнәренең дөрес җавап бирүләре дә бик мөһим. Дин һәм тормыш бергә атлаган, ватанын яраткан, тарихка һәм мәдәнияткә, милли һәм дини карашларның төрле булуын аңлаган очракта гына бу террорчылыктан яшьләрне йолып алып булыр.

Тагын бер мөһим фактор – ул галимнәрнең интернет челтәрләрендә дә, диния нәзарәтләренең сайталарында булуы. Яшьләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавапны төрле шикле сайтлардан эзлиләр. Кызганычка каршы, бу нәтиҗәдә бик авыр очракларга китерә. Шуңа күрә яшьләр белән атааналар, укытучылар сөйләшергә, төрле сөйләшү чаралары үткәрергә тиеш. Яшьүсмерләр белән эшләүнең бер ысулы, мәсәлән, артык бәйләнмичә, мәҗбүр итмичә сөйләшүгә хас булган бер анкета алырга була.

Мондый сорауларга тукталып китү бик мөһим: Синең өчен кем абруйлы шәхес? Кемгә охшарга телисең? Үз илеңдәге кайсы дин әһелләренең фикерләрен кабул итәсең? Чит илдәге кайсы га-лимнәрне беләсең? Кайсы чит ил дин галимнәренең фикере синең өчен абруйлы санала? Эст-ремистлык идеясенә нигез салган һәм бу юлдан барган дин галимнәренә син нинди мөгамәләдә?

Безнең илгә карашың нинди? Башка дин тотучыларга карата мөгамәләң нинди? Дәүләт структу-раларында эшләргә ярыймы? Синең фикереңчә, кем адашкан юлда санала? Хакимият ияләренә, һәм башка дәүләт өлкәсендә эшләгән кешеләргә карата нәфрәтле булу факторын игътибарга алырга кирәк.

Дин белән кызыксынуның үсеше

Диннән ерак булган кеше тиз арада дини тәгълиматларга иярә башласа, мәгълүматны нинди чы-ганаклардан алуын белешергә кирәк. Нинди китаплар укый, кемне тыңлый, нинди сайтларны еш карый.

Рухи азык эзләгәндә кеше төрле өндәүләрне аеруча да күңеле белән тирәнтен кабул итә, мондый вакытта кешене радикаль фикерләрдән аеруча да сакларга кирәк. Кешенең эчке халәтендә, фикерләвендә билгеле бер аңлау барлыкка килгәнче, ул төрле төркемнәргә кереп китүе бар һәм шул сәбәпле ул үзен ничек итеп яман гамәлләр өчен файдаланганнарын аңла-мыйча да кала. Кешенең дини гыйлеме булмаса, радикаль карашны тануы бик авыр булачак.

Интернетта үз-үзен тотышына карап беренче билгеләрен ачыкларга була: Үзен ничек күрсәтә, социаль челтәрләрдә нинди рәсем куюына, үзен нинди исем белән атавына карап, кешенең нинди рәвештә фикерләвен аңларга була.

Нинди төркемнәргә кушылган, кемнәрнең мәкаләләрен, язмаларын яклап чыга һәм үз битендә нинди сылтамалар калдыруы да уйланырга сәбәп тудыра. Кемгә үзе язылган һәм аңа кем язылган булуы да бер билге булып тора. Җинаятьләргә карап бирелгән бәясе дә һәм нинди фи-керләр калдыруы да шул хакта.

Дәвамы бар

МОРАТ РӘҖӘПОВ

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди? Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки...


Рамазан ае фазыйләтләре

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле...


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


Рамазан аенда иң яхшы бизәлешле бинаның хуҗасына – хаҗ юлламасы!

Быел Татарстан мөфтияте дүртенче тапкыр изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итте. Бәйгегә гаризалар 20 гыйнвардан алып 18 февральгә кадәр кабул ителә. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый,...