Пәйгамбәрне ﷺ яратуның әһәмияте

Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “Әй Мөхәммәд, әйт: “Әгәр Аллаһны яратсагыз, миңа иярегез, миңа иярсәгез Аллаһ сезне яратыр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар. Тәүбә итеп Аллаһ юлына керсәгез, Ул әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле”. (3:31)
Аллаһ Тәгалә җирдәге һәм күкләрдәге барча нигъмәтләрнең Хуҗасы. Ул бөтен кешелеккә Үзенең бетмәс-төкәнмәс нигъмәтләрен бирүче. Әгәр Аллаһ Тәгалә безгә туры юл күрсәтмәсә, без ялгышкан булыр идек. Әгәр Ул безгә колак бирмәгән булса, без саңгырау булыр идек. Әгәр Ул безгә сөйләргә тел бирмәгән булса, без телсез булыр идек. Әгәр Ул безгә уй-фикерләр бирмәгән булса, без акылсыз булыр идек. Әгәр Ул безгә балалар бирмәсә, без нәселсез булыр идек. Әгәр Ул безгә намусны бирмәсә, без хур булыр идек.
Кешедә булган бөтен нигъмәтләр бары тик Аллаһның рәхмәте белән генә бар. Аллаһ Тәгалә кешелек өчен аларның арасыннан сайлап Үзенең Илчесен (галәйһиссәләм), ягъни пәйгамбәребез Мөхәммәдне җибәрде һәм бу дөрестән дә Аллаһ Тәгаләнең бәндәләренә карата олуг рәхмәте. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Аллаһны яратыгыз, чөнки Ул сезгә нигъмәтен һәм бәрәкәтен бүләк итте һәм Аның ризалыгы өчен мине яратыгыз”. Бу хәдиснең мәгънәсе шунда ки, без Аллаһның Илчесен (галәйһиссәләм) яратырга тиеш, чөнки Аллаһ Тәгалә аны ярата. Җир йөзендә тәүхидне (ягъни Аллаһның берлеген тану) тәртипкә салу өчен Аллаһның Илчесен галәйһиссәләмне ярату – ул азатлыкка илтүче иң дөрес юл. Пәйгамбәр галәйһиссәләмне яратучы Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенең кадерен белә. Моның олуглыгын белгән кешегә Аллаһның бәрәкәте дә күбрәк бирелә. Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “Дәхи Раббыгыз сезгә белдерде: “Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, нигъмәтемне сезгә арттырырмын;...” (14:07) Пәйгамбәребез e яратуның никадәр мөһим булуын аңласак, Аллаһ Тәгалә безгә нигъмәтен тагын да арттыра. Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә карата булган мәхәббәт һәм Аллаһ Тәгаләнең ризалыгы – ул зур файда. Димәк, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм белән булган бәйләнеш аша без Аллаһ Тәгалә белән элемтә урнаштырабыз.
Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “Хакыйкаттә, сиңа (ягъни пәйгамбәр галәйһиссәләмгә) бәйгать бирүчеләр Аллаһка бәйгать бирәләр. Аллаһның кодрәте аларның бәйгатьләреннән өстенрәк”. (48:10) Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә тугры булырга ант итеп бәйгать биргән сәхәбәләр, дөреслектә Аллаһка тугры булырга ант итеп бәйгать бирделәр. Шулай ук Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “Пәйгамбәр мөэминнәргә үзләренә караганда да якынрак” (33:6) Бу матди якынлык түгел, ә рухи якынлык.
Бер риваятьтә язылган, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм Аллаһ Тәгаләгә дога кылганда үзен яратучылар белән бергә булуны теләде. Хәзрәти Сәүбән (Аллаһ аңардан разыйбулсын) бу сүзләрне ишеткәч болай диде: “Әй Аллаһның Илчесе, без сине яратабыз һәм без синең яныңда, син кем белән бергә булуны теләп дога кыласың?” Пәйгамбәребез галәйһиссәләм җавап итеп: “Әй Сәүбән, сез мине һәм Коръән Кәримнең иңгәнен күрдегез. Күктән төшүче фәрештәләрне күрдегез һәм сезгә минем өммәтемдә булу ошады. Дөреслектә сезнең иманыгыз бик кадерле. Әмма Ахырзаман якынлашканда шундый кешеләр булыр, аларның мине күргәннәре булмас һәм минем турында бары китаплардан гына укып белерләр. Ул кешеләр мине шулкадәр нык яратырлар ки, мине бер мәртәбә күрү өчен, хәтта балаларын да сатарлар иде. Сәүбән, ул кешеләр миңа гашыйклар һәм мин алар белән күрешүне теләп дога кылам”, - диде.
Әгәр кеше яхшылык белән яманлыкны аера алмаса, ул йөрәгенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Дөрес булмаган нәрсәне йөрәк беркайчан да кабул итми. Бары тик яманлык кылып каралган йөрәкләр генә аерманы күрмәсләр һәм башкаларга да күрсәтә алмаслар. Мөэмин кешенең йөрәге хаклыкта һәм гыйлем белән нурланган булганда, ул хаклык белән идарә итә ала, ә аннан соң инде ул Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә карата яратуны тоя башлый. Барча мәхлуклар Пәйгамбәр галәйһиссәләмне яратуга чумганнар. Әгәр ул галәйһиссәләм берәр агач янәшәсеннән үтсә, агачлар аңа сәлам биреп бөгелә торган булган. Шулай ук бик нык эссе көннәрдә аны кояштан ышыклап бөгелгәннәр. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм Өхед тавына карап: “Бу тау безне ярата һәм без дә аны яратабыз”, - дигән. Аллаһ Тәгалә безнең күңелләребезгә Үзенең Илчесенә (галәйһиссәләм), аның сөннәтенә карата мәхәббәт салсын, аның шәфәгатен насыйп итсен.
Рәҗәб аеның фазыйләтләре
“Рәҗәб Аллаһның ае, Шәгъбан – минем аем, Рамазан – өммәтемнең ае...” Хәдис
Рәҗәб ае – ул хәрам, ягъни тыелган айларның берсе. Бу хакта Коръән Кәримдә әйтелгән: «Дөреслектә, Аллаһ хозурында айларның саны Аллаһның күкләрне һәм җирне яралткан көндәге язуында – унике. Шуларның дүртесе хәрам айлар. Бу – хак дин. Боларда үз-үзегезгә золым итмәгез”. (әт-Тәүбә сүрәсе, 36аять).
Рәҗәб аеннан башка хәрам айлардан саналган айлар – зөлкагъдә, зөлхиҗҗә һәм мөхәррәм айлары. Рәҗәб ае мөселман календаре буенча җиденче ай, һәм ул Рамазан һәм Шәгъбан айларына илтүче күпер кебек. Рамазан аена әзерләнү өчен Рәҗәб аен орлык чәчү ае итеп карарга кирәк (ягъни изге гамәлләр, нәфел уразалар, садака, зикер итү, дога, нәфел намазлар, күбрәк Коръән уку, нәфес белән көрәшү, үз-үзеңне тәрбияләү өстендә эшләү кебек). Шәгъбан ае – ул бу орлыкка су сибеп тору, ягъни күз яшьләре түгеп тәүбә кылу, Аллаһ Тәгалә каршында истигъфар кылу, гафу үтенү. Ә Рамазан – уңышны җыеп алу ае.
Әйткәнебезчә, Рәҗәб ае хәрам айлардан санала һәм моның асыл мәгънәсе шунда, бу ай тугач, мөэминмөселманнар гамәлләренә карата аеруча да игътибарлы булырга тиеш. Ибен Габбас (Аллаһ аңардан разый булсын) әйтте: “Аллаһ Тәгалә унике айдан дүрт айны аерды һәм аларны олылап хәрам кылды. Һәм Ул бу айларда кылынган гөнаһларны иң начары, ә изге гамәлләр һәм әҗер-савап иң бөеге дип белдерде” (Ибне Әбу Хәтим). Монда Аллаһ Тәгаләдән кисәтү бар: «Һәм шуңа күрә бу айларда үзегезгә карата гаделсезлек кылмагыз» (9:36).
Хөрмәтле дин кардәшләрем! Аллаһ Тәгалә безгә хәрам айларны бирде һәм бу айда без хәлебездән килгән кадәр гөнаһлардан пакьләнергә Аллаһ ризалыгына омтылырга тиеш булабыз. Һәм иң беренче чиратта Аллаһ Тәгалә безнең тәүбәләребезне, яманлыкны калдырып яхшылыкка омтылуыбызны һәм гыйбадәтләребезне арттыруыбызны көтә. Имам Җәгъфар Садыйк (Аллаһ аңардан разый булсын) әйтте: “Рәҗәб ае – ул өммәтнең тәүбә кылу ае. Күп итеп тәүбә кылыгыз, чөнки Аллаһ гафү итүче һәм мәрхәмәтле” Аллаһның гафу итүенә якынайтучы нәрсә – ул бу айда тыелган гамәлләрдән тыелу. Моңа ярдәмче буларак, изге гамәлләр кылу һәм нәфел ураза тоту. Пәйгамбәребез галәйһссәләм әйтте: “Рәҗәб – ул Аллаһның ае, бу айда (һичьюгы) бер көн ураза тотучы Аллаһның олуг ризалыгына ирешә һәм Аллаһның ачуы аңардан ерагая. Җәһәннәм ишекләренең берсе аның өчен ябык була”. Шулай ук Рәҗәб ае мөселманнар өчен аеруча мөһим вакыйгаларга бәйле. Беренчедән, риваятьләрдә әйтелгәнчә, Рәҗәб аенда Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең әти-әнисе өйләнешкән. Пәйгамбәребезнең әтисе – Габдулла, әнисе – Әминә исемле. Аларның никахы рәҗәб аеның беренче җомга көнендә булган. Бу кичне күбесе “Рәгаиб”, ягъни “мәрхәмәт кичәсе” дип атыйлар.
Икенчедән, нәкъ бу айда Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм күкләргә күтәрелде (Мигъраҗ) һәм Мәккәдән Иерусалимга күчерелде. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм Аллаһ Тәгалә белән, пәйгамбәрләр һәм рәсүлләр белән очрашты. Моңа кадәр бер генә пәйгамбәр дә бу олуг нигъмәткә ирешмәгән иде. Бу вакыйга хөрмәтенә Коръәндә бер сүрә “Исра” (Төнлә күчү) исемен йөртә. Нәкъ мигъраҗ вакытында иң озын сүрә булган “Бакара” сүрәсенең соңгы аятьләре иңдерелде. Өченчедән, Аллаһ Тәгалә мөселманнарга биш вакыт намазны мигъраҗ вакытында фарыз кылды. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Рәҗәб Аллаһның ае, Шәгъбан – минем аем, Рамазан – өммәтемнең ае...” Рәҗәб Аллаһның ае икән, димәк, без Коръән һәм Сөннәткә таянып, гөнаһлардан һәм талашудан тыелырга, сабыр булырга, шайтанның капкыннарына эләкмәскә тырышырга, гыйбадәтләребезгә һәм изге гамәлләр кылуга игътибарлы булырга, тәкъвалык һәм тәүфыйк юлында булырга тиеш.
“Иң зур байлык – ул күңел байлыгы”, - диде Пәйгамбәребез галәйһиссәләм. Шуңа күрә, әйдәгез, бергәләп үзебезнең яхшы якларыбызны күрсәтик, кешеләргә карата игътибарлы, мәрхәмәтле булыйк, күңел җылылыгыбыз белән бүлешик һәм бер-беребезнең хакларын үтик. Хәдисләрдә әйтелгән, Рәҗәб ае килүгә Пәйгамбәребез галәйһиссәләм күп дога кылган, нәфел намазларын, нәфел уразаларын тагын да арттырга, сәдака биргән.
ФӘРХӘТ ХӘЗРӘТ МӘҮЛЕТДИН