Гыйлемнән максат – нәфесне пакьләү

Гыйлемнән максат – нәфесне пакьләү

Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте:

“Көферлектән һәм гөнаһлардан чистарынучылар уңышка ирешерләр” (87:14)

Бу аятьнең мәгънәсе шунда ки, пакь яисә чистарынган бәндәләр генә өстенлек табарлар. Ягъни адәм баласы нәфес теләкләреннән чистарынгач кына канәгатьлек таба. Аллаһ Тәгалә адәм баласын яхшылык белән яманлык арасында көрәшүче итеп яратты. Кешенең күңеленә яхшы теләкләр белән бергә яман теләкләр дә урнаштырды. Яхшы теләкнең мисалы – ул Аллаһның итәгатьле колы булырга тырышу һәм изгелеккә омтылу. Яман теләкнең мисалы – ул саранлыкны һәм тәкәбберлекне үстерүче бу дөнья мәшәкатьләре белән даими шөгыльләнү. Адәм баласы яхшы сыйфатларын күрсәтергә һәм яман теләкләреннән арынып нәфесен чистартырга тиеш. Шул вакытта Аллаһ Тәгалә аңардан разый булыр.

Гарәп телендә чистарынуны аңлатучы ике сүз бура: “тәсфия” һәм “тәзкия”. “Тәсфия” сүзенең тамыры – “пакьләнү”, ә инде “тәзкия” исә “чистарыну”ны аңлата. Көзге өстендә яткан тузанны чүпрәк белән сөртеп алсак, көзге янәдән өр-яңа кебек ялтырый башлый. Чөнки тузан көзгенең өстендә генә ята, шуңа күрә чистарту да бик җиңел. Бу “тәсфия” (ягъни пакьләнү) сүзенә мисал. Ә инде моңа капма-каршысы булганы – ул, мәсәлән, пычрак киемне чистарту өчен аны яхшылап юарга, тапны бетерү өчен сабын белән яхшылап ышкырга кирәк. Чөнки пычрак тап тукымага үтеп кергән. Бу “тәзкия” (ягъни чистаыну) сүзенә мисал. Беренче очракта пычрак эченә кермәгән иде һәм шуңа күрә таптан арыну да җиңел, әмма икенче очракта пычраклык тирәнгә үтеп кереп, ул нәрсәнең бер өлешенә әверелде. Йөрәк өчен тәсфия, ягъни пакьләү дә җитә, нәфес өчен исә тәзкия, ягъни яхшылап чистарту ләзем була.

Тимерне күгәрек каплаган кебек гөнаһлар да йөрәктә кара катлам ясый, әмма тирәнтен үтеп керми. Явызлык һәм нәфес теләкләре тирәнтен кереп яманлыкка китерә. Тимер янәдән ялтырап торсын өчен, бу күгәрекне махсус чара белән бетереп була. Шулай ук йөрәк тә үзенең ялтыравын сакласын өчен ул даими Аллаһне зикер итүгә, тәүбә кылуга мохтаҗ.

Нәфес исә үсүзле, күп кенә очракта кимчелекләрдән арыну өчен күбрәк тырышлык таләп итә.

“Фәләх” ягъни уңышка ирешү сүзе зур әһәмияткә ия. Коръән Кәримдә ул өч төрле гамәл белән бәйләнгән. Берсе – тәүбә итү. Аллаһ Тәгалә әйтте: “...Әй мөэминнәр. Аллаһка тәүбә итү белән мөрәҗәгать итегез, бәлки сез бәхетлеләрдән булырсыз” (24:31). Икенчесе – тәзкия, алда әйткәнебез кебек чистарыну, һәм өченчесе – намаз. Аллаһ Тәгалә бу ике гамәл турында әйтте: “Тәхкыйк, хак мөэминнәр газаптан котылып мәңгелек сәгадәткә ирештеләр. Алар намазларында итәгатьлеләр” (23:1-2).

Коръәнне тәфсир кылучылар әйтүенчә, тәүбә кылу беренче урында килә. Чөнки адәм баласы уңышка ирешү юлын бары тик гөнаһларыннан тәүбә иткәннән соң гына башлый ала. Бу юлның икенче адымы – ул күңелне барча кимчелекләрдән арындыру, ягъни нәфесне яхшылап чистарту. Бары шуннан соң гына кеше намазга басып Аллаһ Тәгаләне олуглый, шулай итеп уңышка ирешә.

Бу тәртипне Аллаһ Тәгалә урнаштырды, кеше аны үзгәртә алмый. Бөтен нәрсәгә китерүче беренче адым – ул тәүбә итү, аны төшереп калдырып булмый. Кеше уңышка ирешергә омтыла, намазларының кабул булуын тели, әмма гөнаһлары өчен гафу үтенергә әзер түгел. Баскычның беренче басмасына басмыйча өскә күтәрелеп булмый. Шулай ук, әгәр кеше уңышка ирешергә теләсә, беренче чиратта ул гөнаһларыннан тәүбә итәргә, нәфес теләкләреннән арынырга тырышыра, аннан соң ихлас күңел һәм чын итәгатьлек белән гыйбадәт кылырга тиеш була.

Кызганычка каршы, бүгенге көндә бәдәнебез намазда булса да, күңелебез белән без дөньяви эшләргә чумганбыз. Аллаһ Тәгаләгә безнең намазларыбыз кирәкми. Ихластан кылынмаган намазны Ул теләми. Пәйгамбәребез , кеше намаз укыганда Аллаһ каршында басып торган кебек хисләр кичергәндә генә бу хакыйкый гыйбадәт була, диде. Һәрбер ир һәм хатын-кыз уңышка ирешергә тели. Пәйгамбәр  нәкъ менә шуның өчен җибәрелде. Ул безгә моңа ирешү юлларын өйрәтте.

Ибраһим пәйгамбәр Кәгъбәне төзеп бетергәч мондый дога кылды: “ Әй Раббыбыз, бездән соң нәселебезгә үзләре арасыннан пәйгамбәр җибәр. Ул пәйгамбәр аларга Синең китабыңны, хикмәтне өйрәтер һәм аларны мөшриклектән чистартыр. Дөреслектә Син Олуг, Хикмәт Иясе!” (2:129).

Аллаһ Тәгалә Ибраһим пәйгамбәрнең догасын кабул итте һәм Мөхәммәд пәйгамбәрне җибәрде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтте: “Мин Ибраһим бабамның догасы сәбәпле җибәрелдем”.

Без тән авырулары, мәсәлән шикәр авыруы, ашказаны авыруы кебек авырулар турында бик күп беләбез. Әмма кешеләрдә шулай ук рухи авырулар – явызлык, саранлык, шәһвәт кебек авырулар да бар. Алар бәдән авыруларына караганда да куркынычрак. Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә бу рухи авыруларның сыйфатларын билгеләп болай диде: “Аларның йөрәкләрендә авыру” ( 2:10). Шуңа күрә тәзкия, ягъни чистарыну һәрбер кешегә дә бик кирәк.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Аллаһны зикер итү – ул йөрәккә дәва”. Ислам дине галимнәре төрле зикер кылу ысуллары билгелиләр һәм Аллаһ Тәгалә шул зикер бәрәкәтендә йөрәкләрне дәвалый. Бу тәзкия-нәфс, ягъни нәфесне чистарту дип атала.

Аллаһ Тәгалә һәркайсыбызга да нәфес теләкләреннән чистарынырга һәм Аның каршына пакь һәм сәламәт йөрәк белән барырга насыйп итсен! Әмин.

Резидә замалетдинова

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...