Гаилә — ике дөньяда да бәхеткә илтүче юл

Гаилә проблемалары һәм аларның дәвалары турында искә алыйк әле. Коръәни Кәримдә болай дип әйтелә: «Бергә яшәвегез өчен үзләрегездән сезнең өчен хатыннар яратуы һәм арагызда сөю [нәтиҗәсендә хасил булган бердәмлек] белән бер шәфкать [чарасы булган бала] бирүе дә — Аның билгеләреннән. Һичшиксез, монда уйлаганнар өчен [аңлатылып бетерә алмаслык дәрәҗәдә зур] билгеләр бар». (Әр-Рум» сүрәсе, 30:21аять)
Ягъни, ирләр тынычлык тапсыннар өчен, аларга хатыннар яратылган. Гаилә ул — кешегә күңел тынычлыгы бирә торган, рухи көч чыганагы булып торган, иң якын һәм кадерле кешеләрдән торган бер җәмәгать. Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Сөннәтеннән дә без гаиләгә карата күркәм мөнәсәбәтне күрәбез.
Статистика безгә аерылышуларның күп сәбәпләрен күрсәтә. Иң киң таралганнары икәү: беренчесе — акча җитмәү; икенчесе — холыклар (характерлар) туры килмәве. Шушы сәбәпләрне шәригатебез күзлегеннән карыйк әле.
- Гаиләне тәэмин итү — ир бурычы. Гаиләне акча белән тәэмин итү бурычын Аллаһы Тәгалә ирләргә йөкләде. Шуның өчен шәригатьтә ир хатыннан өстен: «Аллаһының [тирән акыл, оста җитәкчелек, көч, ныклык кебек сыйфатлар белән] берәүләрне икенчеләрдән өстен кылганы өчен һәм малларыннан сарыф иткәннәре сәбәпле, ирләр [гаилә эчендә әмер бирү һәм тыюлар мәсьәләсендә] хатыннардан өстен торалар». («Ән-Ниса» сүрәсе, 4:34) Бу аятьтән нәрсә аңлыйбыз? Өстенлек белән бергә ирләргә җаваплылык һәм бурычлар да йөкләнә. Менә алар: мәһәр түләү, нәфака (гаиләне тәэмин итү), торак бирү, физик һәм рухи зыян китерүдән саклау һәм яклау, гадел булу һәм ирнең мирасыннан хатынга өлеш бирелү. Болар барысы да — хатынның хаклары.
Ә хатынына карата ирнең хаклары икәү генә. Һәм алар икесе дә милек белән бәйле түгел. Болар: хатын иргә буйсынырга тиеш; ире хатынын тәрбияләргә хаклы.
Моннан нинди нәтиҗә ясыйбыз? Әгәр дә ир, хатынына сораганча мәһәр түләгән, аерым торак белән тәэмин иткән, хатынын һәм аның шәхси милкен төрле куркынычлардан саклый икән, димәк, хатын, ире кайда кушкан, шунда яшәргә тиеш, нәрсә куша — шуны эшләргә, аны тыңларга тиешле.
Коръән Кәримдә әйтелгән: «Әшәке хатыннар [һәм сүзләр] — әшәке ирләргә, әшәке ирләр — әшәке хатыннарга. Пакь хатыннар — пакь ирләргә, пакь ирләр — пакь хатыннарга. [Боларның бер-берләре белән өйләнешүе генә дөрес]». («Ән-Нур» сүрәсе, 24:26 аять)
Моны ничек аңларга? Һәр кеше үзенә тиң ярын рухи якынлык буенча сайлый: кемгә байлык мөһим булса, шул байлыкка омтыла; кем Аллаһының ризалыгына ирешергә тели, шул ахирәт кыйммәтләре белән яши. Галимнәр болай дип әйтә: ирләр хатыннарны дүрт сыйфатка карап сайлый: матурлыгына, байлыгына, нәсел-нәсәбенә һәм тәкъвалыгына. Кем нәрсә сайлый — шуңа ирешә. Кайсы хатын белән финанс авырлыкларны кичерергә җиңелрәк соң? Әлбәттә, намуслы һәм иманлы ир белән хатын үз гаиләсен шул сәбәпле генә таркатмас. Алар һәр авырлыкны Аллаһыдан сынау дип кенә кабул итәр һәм, күркәм сабырлык күрсәтеп, хәләленә ярдәм итәр.
Аерылышуларның асыл сәбәбе акча җитмәүдән түгел, ә рухи кыйммәтләр җитмәүдән, ирләр хатыннарын ташлый, хатыннар ирләреннән китә.
Ибраһим галәйһиссәламгә бәйле бер гыйбрәтле вакыйганы искә төшерик. Ибраһим пәйгамбәр хатыны Һаҗәрне һәм кечкенә баласы Исмәгыйльне, бер турсык су һәм берничә хөрмә җимеше тоттырып, берүзләрен чүлдә калдырып китә. Һаҗәр нык курка, аларны ташламаска ялвара. Ибраһимның да йөрәге сыкрый, ләкин аның башка чарасы булмый — ул Аллаһы сүзеннән чыга алмый. Һаҗәр аңардан: «Син Аллаһы кушканга шулай эшлисеңме?» — дип сорагач, Ибраһим: «Әйе», — дип җавап кайтара. Һаҗәргә шушы бер сүз җитә! Ул Ибраһим галәйһиссәламгә ачуланмый да, аның белән талашмый да. Ул Аллаһыга тәвәккәл кылып, иренең сүзенә күнеп, баласын кочаклап чүлдә кала. Һәм бу тарихның ахырын без беләбез: Раббыбыз Һаҗәр һәм Исмәгыйльне Зәм-зәм чыганагы һәм Мәккә шәһәренең барлыкка килүенә сәбәпче итә. Менә Аллаһының чиксез рәхмәте! Ир үзенең гаиләсе алдында бурычларын үтәсә, хатын аңа ярдәмче һәм фикердәшче булса, ә икесе бергә алар тәкъва кешеләр булса, шул чакта гаилә нык булыр.
Әмма хатын тәкъвалы дип, ир үзенең өстендә торган тәэмин итү бурычын онытырга тиеш түгел, әлбәттә. Хатыннарга бу хакны Аллаһы Тәгалә Үзе бирде. Бер хәдистә болай диелә: «Эшләгән акча дүрт төрле яхшы юнәлешләргә сарыф ителергә мөмкин: Аллаһы юлында, мохтаҗларга, колны азат итүдә, гаилә өчен. Гаиләңә тотылган акча өчен иң олы әҗергә лаеклы булачаксың». Ягъни кешенең Аллаһы алдында иң яхшы малы — гаиләгә тотылган малы икән.
Гаиләне тәэмин итү мәсьәләсендә тагын бер мөһим сорауга тукталасым килә: ул — бюджет. Ир кеше гаиләсен тәэмин итәргә тиешле булса да, динебездә гаилә бюджеты дигән төшенчә юк. Хатын эшләгән акча — аның үзенеке. Ничек тели, шулай сарыф итә һәм шуның өчен Аллаһы каршында үзе җавап тота. Бу бик җитди мәсьәлә, чөнки, мәсәлән, корбан чалу кебек фарыз гамәлләр башкарганда, һәр кеше үзе өчен генә җавап бирә.
- Гаиләдә тынычлыкны саклау — хатын бурычы. Аерылышуларның икенче сәбәбе — холыкларның туры килмәве, дип күрсәтә статистика. Гаиләне тәэмин итү өчен ирләр җавап бирә, дидек, ә инде гаиләдәге тынычлык, үзара аңлашу һәм, киресенчә, тавыш чыгу — хатыннардан тора. Характерлар кайчан туры килми? Нәфес көчле булганда. Җәмәгать! Гаиләнең иминлеге хатын-кызның тыңлаучан булуыннан тора. Чынлыкта, ир хакы ата-ана хакыннан да артык. Ирне ачуландыруда бик зур куркынычлар бар, ә аны тыңлауда — бик зур саваплар. Галимнәр әйтүенчә, Кыямәт көнендә хатын-кыздан иң беренче чиратта намазы турында соралыр, икенче чиратта — ире алдында бурычларын үтәве турында.
Чынлыкта, хөрмәтле мөслимәләр, барысы да бик гади бит: әгәр дә сезнең патшабикә буласыгыз килсә, ирегезне патша итеп күрегез. Әгәр дә ирегезне үзегезнең колыгыз итәсегез килсә, үзегез аның өчен кол булыгыз. Ирне ир иткән дә — хатын, юк иткән дә — хатын, диләр безнең халыкта.
Әгәр Хәдичә анабыз Расүлебез галәйһи сәламнең берничәшәр көн өйгә кайтмыйча, мәгарәдә утырганы өчен ачуланса, ул хаклы булыр идеме? Ул чып-чын пәйгамбәр хатыны булган! Сез дә хәдисләрдә һәм риваятьләрдә тасвирланган иң күркәм хатын-кызларга охшарга тырышыгыз!
- Гаиләне ничек саклап калырга? Күрәбез: гаилә ул — зур хезмәт. Хәзрәти Хәсән әл-Бәсридән мондый хәдис китерелә: «Хатыннарыгызга игелекләр кылыгыз, чөнки алар — сезнең ышанычлы ярдәмчеләрегез, һәм алар үз йөрәкләренә хуҗа түгел. Сез аларны әманәт итеп кенә алдыгыз».
Икенче киңәш — мәһәрне күпсенмәгез. Муса галәйһиссәлам нинди мәһәргә ризалашкан, беләсезме? Кызның атасы аңа шарт куя: әгәр дә 10 ел буе миңа бушка эшләсәң, кызымны бирәм, дигән. Бөтен кеше шакката: нинди кыз соң ул? Ә аның бик кыйммәтле бер сыйфаты булган икән: ул Муса галәйһиссәламгә тыйнаклыгы белән ошаган. Кыз тыйнак булганга күрә, ул 10 ел буе бушка эшләргә дә риза булган! Кызганыч, бүген мәһәр турында сүз чыкканда, бик күп егетләр кызларны гаепли: янәсе, алар бик кыйммәтле бүләкләр сорыйлар. Сорасыннар, аларның хакы ул. Мәһәрнең иң аз күләмен Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм билгеләгән, ләкин аның зурлыгын чикләмәгән. Түли алмыйсың икән, үзеңә тиң, тәкъвалырак кызны эзлә, ләкин гаепләргә хакың юк. Чынлыкта мәһәр ул — гаиләне ныгыта торган бер чара. Мәһәр күбрәк булган саен, егетнең кызга карата җитди мөнәсәбәте дә яхшырак күренә.
Өченче киңәш — сабыр булыгыз һәм гафу итә белегез. Бик күп гаиләләр, сабырсызлык сәбәпле талак әйтеп, харап була.
Илфар хәзрәт Хәсәнов, Казанның «Кол Шәриф» мәчетенең имам-хатыйбы