Пәйгамбәребезгә ﷺ салават

Пәйгамбәребезгә ﷺ салават

Пәйгамбәребезгә ﷺ салават

Аллаһның Илчесе галәйһиссәламнең рәхмәте, мәрхәмәтлеге өчен без берничек тә түләп бетерә алмыйбыз һәм аның каршында булган бурычыбызны да тулысынча аңлап бетерү мөмкин түгел. Аллаһ Тәгалә безгә Пәйгамбәребезгә салават әйтергә әмер итте. Әүвәлге галимнәребез салават әйтүне даими кылдылар. Салават әйткәндә Пәйгамбәребез галәйһиссәламгә никадәр мәхәббәтебезне һәм яратуыбызны салсак та, аның безгә карата булган мәрхәмәте өчен тиешенчә түләп бетерә алмабыз. Шулай булса да, салават әйткән саен без савап алабыз, Аллаһ Тәгалә безгә моның өчен әҗерен бирә.

 

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Дөреслектә, Аллаһ һәм Аның фәрештәләре пәйгамбәргә салават әйтәләр. Ий иман китерүчеләр, сездә салават әйтегез һәм сәлам әйтегез” (Әхзәб сүрәсе, 56)

Бу аять “Иннә” (дөреслектә) кисәкчәсе белән башлана, һәм бу кисәкчә аеруча көчәйтү мәгънәсенә китерә. Аннан соң бу аятьтә фигыль хәзерге заманда килә, димәк, Аллаһ Тәгалә һәм Аның фәрештәләре Пәйгамбәребез галәйһиссәламгә даими салават һәм сәлам әйтәләр. Аллаһ Тәгалә башта Үзен ассызыклый, аннан фәрештәләрен китерә, ә аннан соң мөэминнәргә дә шуны ук эшләргә әмер итә. Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең дәрәҗәсен дәлилләү өчен тагын нинди дәлил кирәк булыр икән?

Бурычны түләү ул әдәпле булу сыйфатыннан санала. Аллаһ Тәгаләдән соң Пәйгамбәребез галәйһиссәлам – ул безнең өчен иң зур игелек күрсәтүче. Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең мәрхәмәте өчен без беркайчан да түләп бетерә алмасак та, Аллаһ Тәгалә безгә бер ысул күрсәтте һәм бу ысул белән без берникадәр әҗер тәкъдим итә алабыз. Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең зур дәрәҗәгә ия булуын иман кәлимәсенә карап та билгеләргә була, чөнки анда Аллаһның һәм Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең исемнәре янәшә, бернинди чикләүсез. Пәйгамбәр галәйһиссәламне ярату белән Аллаһка карата булган мәхәббәт үзара бәйләнештә булуын Аллаһ Тәгалә карар кылган. Аллаһны яратуыгызны раслаганда Пәйгамбәр галәйһиссәламне яратуны инкарь итеп булмый һәм киресенчә.

Итәгатьлек формуласына килгәндә дә шулай ук: Пәйгамбәребез галәйһиссәламгә буйсыну – ул Аллаһка буйсыну дигән сүз.

Пәйгамбәребез галәйһиссә-лам әйткән: “Миңа салават әйткән һәркемгә Аллаһ ун салават итеп кайтара”.

Имам Сәхәви мондый хәдисне китергән: “Кыямәт көнендә Аллаһның Гареше күләгәсе астында өч төрле кеше булыр: авырлыгы булган кешенең авырлыгын җиңеләйтүче, Сөннәтне торгызучы һәм Аллаһның Илчесе галәйһиссәламгә бик күп салават әйтүче”.

Күп итеп салават әйтүченең нинди җимешләргә ия булуын әйткәндә, түбәндәгеләрне санап китү мәслихәт булыр: даими күп итеп салават әйтүченең гөнаһлары гафу ителер; Аллаһ каршында дәрәҗәсе күтәрелә; үзенең гамәлләренең кыйммәте артыр; кол азат иткәннән дә күбрәк савап алыр; хәвеф-хәтәрдән саклар; Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең шәфәга-тенә ия булыр; Гареш күләгәсе астында булыр; Кәүсәр сулыгы янында булыр; Кыямәт көнендә эсселектән саклар; Сират күперен тиз чыгар; җәһәннәм утыннан саклар; үлеме алдыннан үзенең җәннәттәге урынын күрер; байлыкта бәрәкәте булыр; икейөзлелектән азат булыр; йөрәге чистарыр; Аллаһның Илчесе галәйһиссәламне төшендә күрер.

Мөэмин кеше иртән һәм кичен Аллаһның Илчесе галәйһиссәламгә мәхәббәткә уралган салаватларын һәрвакыт ирештереп торырга тиеш.

Кайвакытта мондый сорау бирүчеләр дә бар: Әгәр Аллаһ Тәгалә һәм фәрештәләр салават әйтеп торалар икән, безнең салават нәрсәгә кирәк?

Моңа җавап шул: Әгәр ихтыяҗ турында сүз барса, фрештәләрнең салаваты да кирәкмәс иде. Чөнки Аллаһ Тәгалә бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел. Пәйгамбәребез галәйһиссәламгә без салаватыбызны ирештерәбез, шуның өчен ки, аның олуглыгын билгеләп, гөнаһларыбызга кәффарәт булсын дип һәм дәрәҗәбезне үстерү өчен салават әйтәбез.

 

Резидә Замалетдинова

 

 

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


БисмиЛләһ

БисмилЛәһир-Рахмәнир-Рахим дип, бөтен гамәл башлана. Таш атып куылган шайтаннан сыенам мин Аллаһка.   БисмиЛләһ ул – бар эшне дә башлаучы дога була. БисмиЛләһ әйтеп башлаган эш, һәрчак уңышлы була.   БисмиЛләһ әйтеп иртә торсаң, уңар бөтен эшләрең. БисмиЛләһ әйтеп ятар...


«Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады

Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады. «Изге Болгар җыены» чаралары җыенның рәсми программасын төгәлләде. Быел татар дин әһелләре җыены 15-17 май көннәрендә узды. Җыенның беренче көнендә делегатлар Казанның тарихи мәчетләрендә...


Кечкенә изге эшләр

“Әй юк! Нигә син велосипедны туктатасың?» — дип кычкырып җибәрде Фарук.   «Бер генә минутка сабыр ит», — диде Гали йомшак кына итеп.  «Нигә? Без әле генә чыгарылыш контроль эшен язып бетердек һәм хәзер мин ял итәр өчен өйгә кайтып китәргә...


Мөселман галимнәренең уйлап табулары

Мөселман дөньясында, аеруча Исламның Алтын дәверендә һәм шулай ук Госманлы империясе һәм Бөек Могол империясе кебек дәүләтләрдә ясалган фәнни уйлап табулар, ачышлар һәм фәнни казанышлар күп булган.   Исламның Алтын дәвере мәдәни, икътисади һәм фәнни чәчәк ату чоры булган, аны гадәттә 780...


“Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы узды

Казанда “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең утырышы узды. Чара “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026” Халыкара икътисади форумын үткәрүгә багышланды һәм “Россия һәм Ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак уртак...