Мөхәррәм ае

Мөхәррәм ае

Мөхәррәм – мөселман айлары календаре буенча беренче ай. Бу ай дүрт хәрам айларның берсе. Бу хакта Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте:

“Аллаһ хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе тыелган айлар”. (9:36)

Хәдисләрдә әйтелгәнчә, бу айлар – зөлкагъдә, зөлхиҗҗә, мөхәррәм һәм рәҗәб айлары. Бөтен мөселманнар да шушы фикергә таяналар, чөнки Пәйгамбәребез галәйһиссәләм үзенең саубуллашу хаҗында әйтте:

“Бер ел 12 айдан тора, шуларның дүртесе тыелган (хәрам) айлар. Аларның өчесе – зөлкагъдә, зөлхиҗҗә һәм мөхәррәм бер-бер артлы киләләр, ә дүртенчесе – рәҗәб ае”.

Бу инде башка айларның аерым бер кагыйдәләре юк дип әйтелми. Мәсәлән, рамазан ае елның иң изге айларыннан санала. Ошбу дүрт айның изгелеге, хәтта Мәккә мәҗүсиләре тарафыннан да танылган.

Үзенең табигате буенча һәр 12 ай икенчесенә тиң, аларның берсе дә башка айлардан аерым буларак бер табигый изгелеккә ия түгел. Бары тик Аллаһ Тәгалә тарафыннан гына изге ай буларак билгеләнә ала. Ул Үзенең нигъмәтләрен иңдерү өчен аерым бер вакытны сайлый.

Әлеге дүрт айның изгелеге Ибраһим галәйһиссәләм вакытыннан бирле танылып килә. Мәккә мәҗүсиләре Ибраһим галәйһиссәләмне хөрмәт иткәннәр, шушы айларның тыелган булуы турындагы канунны үтәгәннәр, үзара сугышып торсалар да, бу айларда сугышырга ярамый, дип санаганнар.

Аллаһ Тәгалә тарафыннан Мөхәммәд галәйһиссәләмгә бирелгән канун да бу айларның изгелеге шулай ук танылган, бу хакта Коръән Кәримдә ачык итеп әйтелгән. Моннан тыш Мөхәррәм аеның тагын башка махсус үзенчәлекләре бар: 1. Мөхәррәм аенда ураза тоту. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтте:

“Рамазан аеннан соң ураза тоту өчен иң яхшы ай – ул Мөхәррәм ае”.

Бу айда ураза тоту фарыз булмаса да, сөннәт гамәлләрдән санала, аның өчен Аллаһтан олуг әҗер-савап булыр. Алда китерелгән хәдистән күренгәнчә, бу айда тоткан ураза, башка айларда тоткан нәфел уразаларга караганда күпкә саваплырак. Моннан тыш хәдистә мөхәррәм ае буе ураза тоткан очракта гына зур савап вәгъдә ителмәгән, бу айның бер генә көне дә уразада үтсә, ул зур савапка ия була. Шуңа күрә бу мөмкинчелектән файдаланып калырга кирәк.

2. Гашура көне. Мөхәррәм ае тулысынча тыелган ай булса да, аның унынчы көне – бөтен көннәреннән дә изгерәк. Бу көнне Гашура дип атыйлар. Ибен Габбас разыяЛлаһу ганһү риваять итте: Пәйгамбәр галәйһиссәләм Мәдинәгә һиҗрәт кылганда, Мәдинә яһүдләренең мөхәррәм аеның унынчы көнендә ураза тотканнарын күрде. Яһүдләр әйттеләр, бу көнне Муса галәйһиссәләм һәм аның иярченнәре могҗизалы рәвештә Кызыл диңгезне кичеп чыктылар, ә фиргавен диңгездә батып калды. Бу хакта яһүдләрдән ишеткәч, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте:

“Без Муса галәйһиссәләмгә сезгә караганда күпкә якынрак”.

Моннан соң ул мөселманнарга Гашура көнендә ураза тотарга әмер итте.

Хәдисләрдә әйтелгәнчә, әүвәлдә мөселманнарга Гашура көнендә ураза тоту фарыз булды. Аннан соң рамазан аенда ураза тоту фарыз булгач, Гашура көнендәге ураза сөннәт гамәлләрдән булып калды. Сәйидә Гаишә разыя-Ллаһу ганһә әйтте:

“Пәйгамбәр галәйһиссәләм Мәдинәгә һиҗрәт кылгач, ул Гашура көнендә үзе дә ураза тота иде һәм башкаларга да ураза тотарга әмер итте. Әмма рамазан аенда ураза тоту фарыз булгач, Гашура көнендә ураза тотуның фарыз булуы кире кагылды. Бу көнне теләгән кеше ураза тота ала, әгәр теләмәсә, уразасын томаса да ярый”. Әмма Пәйгамбәр галәйһиссәләм Рамазан аенда ураза тоту фарыз булганнан соң да, Гашура көнендә дә ураза тота иде. Габдулла бине Муса разыя-Ллаһу ганһу әйтте: “Пәйгамбәребез галәйһиссәләм башка көннәргә караганда Гашура көнендә ураза тотуны өстенрәк күрде”. Ягъни Гашура көнендә ураза тоту – ул Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең сөннәте, бу гамәлне үтәүчегә зур савап булачак.

Бер хәдистә әйтелгәнчә, Гашура көнендәге ураза тагын бер көн белән тулыландырылса хәерлерәк. Ягъни ике көн ураза тотарга кирәк: мөхәррәмнең 9 нчы һәм 10 нчы көннәрендә, яисә 10 нчы һәм 11 нче көннәрендә. Моның сәбәбе шунда, Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтүенчә, яһүдләр Гашура көнендә генә ураза тоттылар, ә Пәйгамбәребез галәйһиссәләм мөселман уразасын яһүд уразасыннан аермалы итәргә теләде. Шуңа күрә ул мөселманнарга Гашура көне уразасына тагын бер көн өстәргә кушты.

Кайбер хәдисләр Гашура көненең тагын бер хосусый ягына ишарәлиләр. Бу хәдисләрдә килгәнчә, бу көнне гаиләңә карата юмартрак булырга кирәк, башка көннәргә караганда күбрәк ризыкландыру ләзем.

Ренат Исмәгыйлов

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...