Хафса бинтү Сирин – хәдис белгече һәм фикыһ хокуклары буенча галимә

Хафса бинтү Сирин – хәдис белгече һәм фикыһ хокуклары буенча галимә

Хафса Сирин кызы кебек хатын-кыз галимәләр бүгенге көндәге мөслимәләр өчен илһамландыручы үрнәк булып торалар.

Хафса Сирин кызы 651 нче елда Гомәр (Аллаһ аңардан разый булсын) хәлифәлек иткән заманнарда туган. Аның әтисе Сирин Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең сәхабәсе Әнәс бин Мәликнең (Аллаһ аңардан разый булсын) азат ителгән колы. Сирин Гыйрак сахрасында әсирлеккә эләгә һәм Халид бин Вәлидкә сатыла, ә ул аны Әнәс бин Мәликкә сата. Олуг сәхабә Әнәс бин Мәликтә хезмәт иткәндә, Сирин аңардан Ислам дине буенча бик күп гыйлем ала. Берничә елдан соң ул Әнәс бин Мәликкә килешенгән бәяне түләп, үзен һәм гаиләсен азат итә.

Хафсаның әнисе Сафия җаһилият заманында Әбү Бәкернең (Аллаһ аңардан разый булсын) кәнизәге булып торган. Аның әтисенең исемен беркем белми һәм ул да үзенең әти-әнисе кем икәнен белмәгән. Ислам дине Мәккә җирлегендә тарала башлагач, Әбү Бәкер Сафияне азат итә һәм ул аның укучыларының берсе була. Соңыннан ул хатын-кызлар арасында иң мәшһүр галимә буларак дан казана. Үзенең белемен ул балаларга бирә, аңарда укып чыккан балалар да шулай ук дин гыйлеме өлкәсендә зур галимнәр булып китәләр. Сирин белән Сафиянең никахлары вакытында Бәдер сугышында катнашкан 18 сәхәбә дә була. Әбү Бәкер вафат булганнан соң да Сафия Пәйгамбәребезнең (галәйһиссәләм) хатыны Гайшә (Аллаһ аңардан разый булсын) янәшәсендә гыйлем алуын дәвам итә.

Мәшһүр галим Ибен Кәсир аңа карата булган хөрмәтне күз алдында тотып болай дигән: “Аллаһның Илчесе галәйһиссәләмнең җеназасыннан соң, бөек галимнәрнең күбесе катнашкан җеназа Сафиянеке булды”. Хафса Сирин кызы 10 яшендә Коръән Кәримне яттан белә, ә 12 яшендә ул кыйраәтләрнең бөтен төрләренә дә өйрәнеп бетә. Ул хәдисләр буенча шулкадәр тирән гыйлемлеккә ия була, хәтта аның үзенең кардәшләре дә аның укучылары булып китәләр, шуларның берсе мәшһүр галим, хәдис белгече, фәкыйһ һәм төшләрне юраучы Мөхәммәд бин Сирин (Аллаһның рәхмәтендә булсын). Хафса Басрада яши, ул анда гыйлем бирү берлән шөгыльләнә, аның укучылары арасында хатын-кызлар гына түгел, хәтта ир-атлар да була. Ул үзенең тәкъвалыгы һәм Ислам диненең гамәли һәм шәргый кануннары буенча тирән гыйлемле булуы белән мәшһүрлек ала. Һишам бу хакта искә алып болай дигән: “Әгәр Мөхәммәд бин Сирингә Коръән уку буенча берәр төрле авыр һәм ике мәгънәле сораулар бирсәләр, ул кыз кардәше янына барырга кушып: “Бар, ничек укырга кирәклеген Хафсадан сора”, - дип әйтә торган иде”.

Хафса Сирин кызы мәшһүр мөхәддис (хәдисләр белгече) һәм фәкыйһь (шәригать кануннары буенча белгеч) булып таныла. Ул Әнәс бин Мәликтән бик күп хәдисләр өйрәнә. Һәрбер мөселманга билгеле булган 6 мәшһүр хәдисләр җыентыгында да аның исеме телгә алына. Бервакыт Басрада галимнәр җыенында Хафса да катнаша. Хатын-кызлар җәмәгать намазында катнашырга тиеш түгел, дигән сорауны тикшерәләр. Хафса ризасызлык белдерә һәм үзенең сүзләрен раслап хәдис китерә. Хафса Сирин кызының тормышы безгә шуны искәртә, Ислам динендә гыйлемне арттыру һәм гыйлем эзләү һәм галим булу ирләргә хас булган кебек, хатын-кызларга да хас.

Ислам дине тарихында үзләренең тормышларын гыйлем арттыруга һәм гыйлемне таратуга багышлаган хатын-кызлар күп. Хәдистә әйтелгән: “Гыйлем алу ул һәрбер мөселман иргә һәм мөслимә хатын-кызга фарыз”. Хафса бинтү Сирин (Сирин кызы) тарихы мине бик илһамландыра. Һәркемгә үрнәк булырлык галим һәм тәкъва ирләр күп булса да, яшь мөслимәләр Хафса Сирин кызы кебек булган галимәләр турында да белергә һәм аларга карап илһам алырга тиеш.

САЛАВАТ АША КИЛГӘН ЯРДӘМ

Суфьян Сәүри (Аллаһ аңардан разый булсын) риваять ителә: “Мин Кәгъбә тирәли таваф кыла идем һәм юлымда бер кешегә игътибар иттем, ул һәр адымы саен салават әйтә иде. Мин аңа: “Тәсбих һәм тәһлилне калдырып син даими Пәйгамбәргә салават әйтәсең. Синең бу хакта башкалар белмәгән бер хәбәрең бармы?” – дип сорау бирдем. Ул миңа карап: “Аллаһ сине гафу итсен, син кем?” – диде. “Мин Суфьян Сәүри”, - дип җавап бирдем. Ул сүзен дәвам итеп: “Әгәр син заманыбызның хөрмәтле кешеләреннән булмасаң, мин сиңа берни дә сөйләмәс һәм бу серемне ачмас идем. Адым саен салават әйтүемә бер очрак сәбәпче булды. Без әтием белән бергә хаҗ кылырга юнәлдек. Бер тукталышта әтием кинәт авырып китте һәм вафат булды. Ул вафат булуга аның йөзе каралды, эче кабарды. Мин бик еладым, ә үзем: “Без Аллаһтан килдек һәм Аңа кайтачакбыз. Минем әтием чит җирләрдә вафат булды”, - дип тәкърарладым. Аннан мин аның йөзен күлмәк белән томаладым.

Шул мизгелдә күземә йокы төште. Төшемдә мин бер кешене күрдем. Моңа кадәр бу кадәр матур кешене күргәнем юк иде, аның күлмәге җете ак төстә һәм аңардан гаҗәеп хуш ис килә иде. Бу кеше әтием янына килдеиһәм куллары белән аның йөзен сыпырды. Шунда ук әтиемнең йөзе сөттән аграк булды. Аннары ул кулы белән аның эчен сыпырды. Эченең кабаруы шунда ук бетте. Аннары бу кеше китәргә җыенды. Мин тизрәк урынымнан торып аның янына килдем, аның киеменең җиңеннән тотып: “Әфәндем, сезне әтием янына рәхмәт буларак җибәрүче ризалыгы өчен әйтегезче, Сез кем?” – дип сорадым.

“Син мине танымадыңмыни? Мин – Мөхәммәд, Аллаһның илчесе. Синең әтиеңнең гөнаһлары күп иде, әмма ул миңа күп салават әйтә иде. Ул бәлагә таргач, миңа күп салават әйтте һәм мин килдем. Миңа салават әйтүчегә мин бу дөньяда да, ахирәттә дә ярдәмче булырмын”, - диде. Шунда мин уянып киттем һәм дөрестән дә әтиемнең йөзе агарган һәм эченең кабаруы беткән иде”.

ИСМӘГЫЙЛ ХАККЫЙ

БУРСАВИНЫҢ “РУХУЛ-БӘЙӘН”

КИТАБЫННАН

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе. Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе...


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...


СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди? Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки...


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...