Кадер кич

Кадер кич

(Сүрәи кадердән)

 Бу кадер кич елда бер кич — барча кичләр изгесе;

Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе.

Сафланыр ул, пакьләнер, — бик зур Ходайның дәүләте;

Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы шәүләсе.

Шул капугъдан күндерермез Тәңремезгә без теләк, —

Бер кадер кич Тәңре каршында мең айдан изгерәк.

Җон, мамыктай әйләнер җирдә бу кич әрвах вә рух;

Һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер меңнәр гөруһ.

Ул мәлаикләр җыярлар тол, ятимнәр яшьләрен,

Барча көчсезләр, зәгыйфьләрнең аһын, каргышларын.

Күз яшеннән, төрле рәнҗештән ясап зур энҗеләр,

Ул мәлаик гарше-көрсине бизәр һәм энҗеләр.

Таң сызылганча йөрерләр, әйтмичә һичбер кәлям;

Тик диерләр: «Барча мөэмингә, мөселманга сәлям!»

 

Габдулла Тукай

2026-09-01 (Рабигыл-әхир 1448 ел.) №9.


СОРАУ-ҖАВАП

«Әр-риба»ның сөйләмдәге мәгънәсе һәм шәригатьтәге терминологик мәгънәсе нәрсәне аңлата? «Әр-риба»ның сөйләмдәге мәгънәсе «арттыру» дигәнне аңлата, ә шәригатьтәге аңлатмасы буенча ул ике төркемгә бүленә: 1) сату-алудагы риба; 2) залог һәм әҗәт (заем)...


Чүпрәле мөхтәсибәтендә Мунчәли укулары

Чүпрәле мөхтә-сибәтендә XIX «Мунчәли укулары» конференциясе үтте. Ул «Гореф гадәтләр – милли мирасны саклау чарасы» темасына багышлап уздырылды. Әлеге чара 2008нче елдан башлап ел саен танылган татар драматургы, язучы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе, мәрхүм Туфан Миңнуллин (1935-2012) тәкъдиме...


Балаларга пәйгамбәрләр турында

Максат: пәйгамбәрләр, аларга хас сыйфатлар хакында төшенчә бирү. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. аның тормышының кайбер өлешләре белән таныштыру. Сөннәт төшенчәсен аңлату. Пәйгамбәребезгә иярүчеләрне мөселманнар булуын аңлату һәм пәйгамбәребезгә, башка пәйгамбәрләргә хөрмәт тәрбияләү, аңа иярү теләге...


Кайбыч районында “Кошман укулары” үтте

Кайбыч районың Кошман авылында сөннәт йоласының тарихына, аның рухи традицияләренә һәм осталары — сөннәт бабайларга багышланган фәнни-гамәли конференция булып узды. Чараны җирле мәчет һәм Казанның «Ислам кабул итүгә 1000 ел» мәдрәсәсе оештырды. Конференциядә йөздән артык кеше...


Гыйлем алуның фазыйләтләре турында

Ислам динендә гыйлем бик зур урын алып тора. Әбу әд-Дарда исемле сәхабә (Аллаһ аннан разый булса иде): “Гыйлем иясе, яки гыйлем алучы, яки гыйлемне тыңлаучы бул. Ләкин дүртенчесе булма, һәлак булырсың”, – дип әйткән.   Моннан аңлашылганча, һәркайсыбызга гыйлемле, белемле...