Гаилә – тормыш нигезе
Гаилә – тормыш нигезе
Ислам диненең гүзәллеге шунда ки, никах җепләре тормышыбызны бизи һәм гөнаһлардан ерагайта. Никахлашып, гаилә корып яшәү сөннәт гамәл. Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең сөннәте булган җирдә бозыклыкка урын калмый.
Шәригать кануннарын үтәү кешене гөнаһлардан саклый. Әгәр инде Шәригать кануннары инкарь ителсә, адәм баласы гөнаһларга буталып бетә.
Өйләнешү белән бозыклыкның аермасы шунда, бозыклык – ул бары шәһвәтне канәгатьләндерү генә, ә өйләнешү исә ир кешенең хатын-кыз өчен тулы җаваплылыкны үз өстенә алуы. Әгәр Шәригать өйләнешүне фарыз кылмаса, ирләр хатын-кызларны уенчык урынына тотарлар иде.
Бозыклык киң таралган һәм гадәти хәлгә әйләнгән җирлекләрдә өйләнешүдән читләшү ул җаваплылыктан качу.
Хәзрәти Гаишә (Аллаһ аңардан разый булсын) әйтте: “Мәдинәдәге кияүгә чыкмаган кызларның күзләрендә булмаган оялчанлыкны һәм итәгатьлекне Сөекле Пәйгамбәрнең (салләЛлаһу галәйһи вә сәлләм) күзләрендә күрдем”.
Шәригать буенча никахлашу – ул гомерлек, шуңа күрә өйләнешү өчен хәләл җефет тә гомерлек булырга тиеш. Вакытлыча дус табу авыр түгел, әмма гомерлек дус табу бик сирәк хәл.
Әлбәттә өйләнешү инкарь ителгән җирдә бозыклык киң тарала. Пакь һәм намуслы тормыш итү өчен Шәригатьтә өйләнешү әмер ителде. Өйләнешү булмаса, хатын-кызның җәмгыятьтә хокуклары бөтенләй булмас иде, аңа бары уенчык итеп кенә карарлар иде. Шуңа күрә шәригать буенча, әгәр ир белән хатын-кыз бергә яшәргә телиләр икән, алар үзләрен никах җепләре белән бәйләргә, үз өсләренә ир һәм хатын вазыйфаларын алырга тиеш булалар.
Никахлашу – ул ир белән хатын-кызның гомерлек килешүе. Бу килешү шартлары буенча шәригать хатын-кызга үзе теләгән шартларны куярга рөхсәт итә. Хатын-кыз яшәү өчен яхшы өй, шәхсән үзенә генә сарыф итү өчен ай саен акча һәм аерылышу хокукларын таләп итә ала. Шәригать аңа боларның барысын да рөхсәт итә. Әмма, әгәр бу шартлар өйләнешкәнчегә кадәр сөйләшенмәгән һәм килешенмәгән булса, никахтан соң бу сораулар тикшерелми һәм кузгатылмый.
Кызганычка каршы кешеләр бу килешүнең никадәр әһәмиятле булуын аңлап бетермиләр, шуңа күрә килешү төзелгәндә кызның гаиләсе тыйнак булу яхшырак дип уйлап, таләпләрне аз куялар. Күп таләпләр куюның начарлыгы юк, чөнки бу хатын-кызның бөтен тормышына кагыла. Шәригать моны рөхсәт итә.
Кияүнең гаиләсе исә иң аз мәһәргә яисә бөтенләй дә сорамаслар дип өметләнә, чөнки мәһәр түләү аның гаиләсе өчен өстәмә чыгымнар китерә.
Шәригатьтә өч төрле мәһәр бар. Ир кеше үзенең матди халәтен игътибарга алып, шул өч төрле очракны күз алдында тотарга тиеш:
- Фатыйма мәһәре, ягъни Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең яраткан кызы Фатыйма (Аллаһ аңардан разый булсын) өчен бирелгән мәһәр. Яисә Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең Гаишә (Аллаһ аңардан разый булсын) өчен биргән мәһәре.
- Мәһәр мисли, ягъни билгеле бер хатын-кызның яшәешенә туры килгән чагыштырмача мәһәр.
- Күркәм әхлакны игътибарга алып, мәсәлән, хатын-кызның тәкъвалыгын, гыйлемлелеген һәм тыйнаклыгын күзалдында тотып билгеле бер мәһәр турында килешү.
Мәһәрне ашыгыч рәвештә яисә соңрак бирергә була. Мәһәр мө’әҗҗәл – ул мәһәрне ашыгып бирү. Бу очракта кияү мәһәрне кәләшкә никах вакытында тапшыра. Әгәр мәһәрен бирмәсә, ир гөнаһлы була.
Мәһәрнең икенче төре – соңартылган. Бу очракта ир мәһәрне хатыны кайчан таләп итсә, шул вакытта бирергә тиеш. Ирнең хатыныннан мәһәрдән баш тарт дип таләп итәргә хакы юк. Әгәр инде хатыны Коръән Кәрим буенча мәһәрне кире кайтара яисә бөтенләй баш тарта икән, бу саваплы гамәл булып санала.
Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Никах турында хәбәр таратыгыз”. Бу хәдис кешеләрне өйләнешүләре турында игълан итүгә өнди. Әгәр никах яшерен укыла икән, гадәттә монда шик туа. Сөннәт буенча никах җомга көнне мәчеттә кешеләр каршында үткәрелә. Бу сөннәт гамәлне кылучыларга зур савап бирелә.
Яңа тормышка нигез салучы ике кешенең берләшүе ул бик мөфим вакыйга. Бу вакытта алар бигрәк тә догага мохтаҗ. Никахның мәчеттә укылуының өстенлеге шунда ки, мәчеттәге бөтен кеше дә тәһарәтле килеш Аллаһтан өлфәт һәм мәхәббәт сорап кулларын догага күтәрәләр, барчасының да йөрәкләре Аллаһ Тәгаләгә юнәлтелгән.