Исламда белем бирү концепциясе: тәрбиядән башка белем бирү мөмкин түгел
Ислам динендә белем бирү, нигездә, «Тәглим» термины белән, ә тәрбия «тәрбия» термины белән билгеләнә. Моннан тыш, белем бирүне билгеләү өчен- «тәхсил», ә тәрбия – белем бирү процессы өчен - «тәдрис», «тәәдиб», «тәхзиб», «сиясә», «тәзкия», «иршад» һ. б. терминнары да кулланыла.
Тәглим белемнәрне тапшыруны, аларны хәтердә саклауны һәм кирәк булганда файдалануны аңлата.
Тәрбия исә – кешедә булган барлык сәләтләрнең үсеше. Димәк, тәрбия төшенчәсе тәглимгә караганда киңрәк.
Белем бирү төрле вакыйгалар турында кешеләргә төгәл мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән. Белем бирү күнекмәләре үскән саен һәм белем дәрәҗәсе арта бару белән, кешеләрдән даими гамәл кылу һәм камил бер шәхес булуы көтелә. Әмма ислам дине нигезләре буенча, бу максатка тәрбиядән башка гына бирелгән гыйлем аша гына ирешеп булмый. Кешенең акылы һәм белеме гыйлем алу (тәглим) юлы белән үссә, тәрбия ихтыяр көчен ныгыта һәм тәрбия белән гыйлем арасында билгеле бер баланс урнаштыра. Димәк, тәрбия кешене укыту белән параллель рәвештә алып барылырга тиеш. Тәрбия һәм өйрәтү - ул өзлексез процесс, аның максаты – кешене һәм җәмгыятьне хакыйкый дингә китерү, аларга дөрес белем бирү һәм яхшылык тәрбияләү. Шуңа күрә укытучылар һәр баланы әманат, ягъни Аллаһы Тәгалә тарафыннан ата-аналарга, укытучыларга һәм җәмгыятькә ышанып тапшырылган. Һәм бала әлбәттә яклау һәм үсеш таләп ителә.
Ислам дине балаларны тәрбияләү, укыту принципларын һәм кагыйдәләрен билгеләде. Ааларның күбесе хәзерге педагогикада да мөһим булып кала. Мәсәлән, акыл һәм тәртип тәрбиясенә тигез игътибар бирү, белем бирүдә тигез мөмкинлекләр булдыру, баланың интеллектуаль сәләтләрен, яшен исәпкә алып укыту һәм тәрбияләү, уңышларны хуплау, педагогик принциплар нигезендә уңышсызлыкларны һәм хаталарны төзәтү, җәза бирергә ашыкмау.
Мөселман педагоглары түземлелек, мәхәббәт һәм кызгану белем бирүнең үзгәрешсез принциплары сыйфатында кабул ителергә тиешлеге һәм, әгәр бу бөтенләй кирәк булмаса, укучылар белән кырыс мөгамәлә булмаска тиешлеге белән бер фикергә килделәр. Алар шулай ук кисәтүдән башланган һәм системалы уңышсызлыклар очрагында акрынлап катгыйлана барган җәза методын куллануны файдалы дип санаганнар. Ибн Сәхнун, Әл-Кәбиси, Ибн Сина һәм Ибн Мискавайх кебек укытучылар һәм фикер ияләре җиңелчә кыйнауны соңгы чара буларак файдалы дип санаган вакытта, Әл-Маварди һәм Ибн Халдун кебек башкалар физик җәзага каршы чыкканнар.
Исламда белем һәм тәрбия бирүнең максаты – дини тәкъва, игелекле шәхесләр тәрбияләү. Бу принцип вакыт яки географик төбәк белән генә чикләнми. Коръәннең иң беренче иңдерелгән аяте « Укы!» сүзе белән башлана. Димәк, Аллаһ Тәгалә безне беренче чиратта укырга һәм белем алырга өнди. Шуңа күрә мөселманнар белемгә зур әһәмият биргәннәр. Баштарак бу тырышлык нигездә дин өйрәтүгә юнәлтелгән булган, чөнки аны белү дини бурычларны үтәү өчен мөһим булып тора. Әмма намаз уку, ураза тоту, хаҗ кылу, зәкят (фәкыйрьләр файдасына салым) түләү кебек гыйбадәтләрне кылу өчен мөселманнарга астрономия, география, математика һәм медицина кебек фәннәрен белү дә таләп ителгән. Исламда белем бирү эшчәнлеге күбесенчә шул ихтыяҗлардан чыгып эш ителә дип әйтергә була, шуңа күрә соңрак мәдрәсәдә мондый фәннәр дә кертелгән.