Мөхәррәм ае фазыйләтләре

Мөхәррәм ае фазыйләтләре

Мөхәррәм ае фазыйләтләре

Аллаһ Тәгалә тарафыннан колларына бирелгән нигъмәтләреннән берсе – ул билгеле бер сайлап алынган бәрәкәтле көннәр. Бу көннәрдә Аллаһ Тәгалә аеруча да күп итеп савапларын бирә һәм игелекле гамәлләрнең фазыйләтен арттыра, әҗерен артыгы белән бирә. Әле генә мөбарәк хаҗ көннәре тәмамланды һәм аның артыннан ук бәрәкәтле ай – Аллаһ ае булган Мөхәррәм килә.

 

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Рамазан аеннан соң ураза тоту өчен иң яхшы ай – сез Мөхәррәм дип атаган Аллаһның ае. Фарыз намазлардан соң иң яхшы намаз – ул төнге нәфел намаз (кыямуль-ләйл)”.

Пәйгамбәребез галәйһиссәлләм-нең Мөхәррәм аен Аллаһ ае дип атавы аның никадәр фазыйләтле һәм хөрмәтле ай булуына дәлил булып тора. Чөнки дөреслектә Аллаһ Тәгалә кайбер мәхлукларын сайлап алып, аларга махсус үзенчәлекләр бирә һәм берсен икенчесенә караганда лаеклырак кыла.

Хәсән әл-Басри (Аллаһның рәхмәтендә булсын) әйткән: “Дөреслектә Аллаһ елны хәрам айдан башлый һәм хәрам ай белән тәмамлый. Бер елда хәрамлык дәрәҗәсе буенча караганда Рамазаннан кала олуг булган ай бу Мөхәррәм аедыр”.

Бу айда аеруча билгеле булган вакыйга – ул Муса галәйһиссәләмне халкы белән бергә Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән Аллаһ Тәгалә азат иткән көн. Бу көн олуг фазыйләт һәм борынгы хәрамлык сыйфатларына ия һәм бу Мөхәррәм аеның 10нчы – Гашура көне.

 

Гашура көненең һәм бу көндәге уразаның фазыйләте

Гашура көне һәм уразасы турында күп кенә дөрес хәдисләрдә зикер ителгән. Кайберләрен монда да китереп үтәбез.

Ибен Габбас (Аллаһ аңардан разый булсын) ике “ Сахих” җыентыгында китерелгән хәдистә риваять ителгән, аңардан Гашура көне турында сорагач, ул: “Мин башка көннәргә караганда Аллаһның Илчесе галәйһиссәләмнең ул көндә (Гашура көне) һәм бу айда (ягъни Рамазан ае) фазыйләтен аеруча алырга омтылганын күрдем”.

Бу көннең бәрәкәтенә ирешергә теләп Муса галәйһиссәләм ураза тоткан. Ләкин ул гына түгел, китап әһелләре дә бу көндә ураза тотканнар, хәтта Ислам дине килгәнгә кадәр җаһилият заманында Курайш кабиләсе халкы да.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм Мәккәдә Гашура көнендә ураза тоткан, ләкин башкаларга ураза тотарга әмер итмәгән. Мәдинәгә күчеп килгәч, китап әһелләренең ураза тотканнарын һәм бу көнне олылаганнарын күргән. Ул вакытта үзе дә ураза тоткан һәм башкаларны да моңа өндәгән. Шулай ук кайбер сәхабәләр балаларына да бу көнне ураза тотарга өйрәткәннәр.

Шулай ук Ибен Габбастан (Аллаһ аңардан разый булсын) ике “Сахих” җыентыгында риваять ителә: Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм Мәдинәгә күчеп килгәч, яһүдләрнең Гашура көнендә ураза тотканнарын күреп: “Сез ураза тоткан нинди көн ул?” – дип сораган. Алар җавап биреп: “Бу бөек көндә Аллаһ Мусаны һәм аның халкын Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән азат итте, Фиргавен белән гаскәрен диңгезгә батырды. Аллаһка шөкер итеп Муса бу көнне ураза тоткан һәм без дә шуңа күрә ураза тотабыз” – дигәннәр. Һәм шунда Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм әйткән: “Муса галәйһиссәләмгә охшарга тырышуга безнең хокукыбыз күбрәк һәм сезгә караганда без моңа лаеклырак”. Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм бу көнне ураза тоткан һәм сәхабәләренә дә ураза тотарга әмер иткән.

Рамазан аенда ураза тоту фарыз булгач, Пәйгамбәребез галәйһиссәлам Гашура көнендә ураза тотуны сәхабәләренә әмер итми башлаган.

Шулай булса да, Пәйгамбәребез галәйһиссәлам Рамазан уразасы фарыз булгач та Гашура көнендә ураза тоткан. Моннан чыгып шуны аңларга була, Гашура көнендә ураза тоту – ул сөннәт гамәл һәм моның өчен кешегә тиешле савабы булачак.

Икенче хәдискә таянып шуны да әйтергә кирәк, Гашура көненә өстәп тагын бер көн ураза тоту хәерлерәк санала, ягъни Мөхәррәм аеның 9 нчы һәм 10 нчы көнендә, яисә 10 нчы көне белән 11 нче көнендә ураза тотыла. Тагын бер көн өстәп ураза тотуның сәбәбе шунда, Пәйгамбәребез галәйһиссәлам искә алганча, яһүдләр бары тик Гашура көнендә генә ураза тотсалар, Пәйгамбәребез галәйһиссәлам мөселманнар ысулын аерып билгеләргә теләгән, Гашура көненә өстәп тагын бер көн ураза тотуны киңәш иткән.

Кайбер хәдисләрдә әйтелгәнчә, Гашура көненең тагын бер үзенчәлеге бар, бу көнне үз гаиләңә карата юмартрак булырга киңәш ителә.

Аллаһ ае булган Мөхәррәмнең унынчы Гашура көнендә ураза тоту үткән елгы гөнаһлар өчен кәффарәт була.

 

Сәлим Ибраһим

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


Бер кирпеч һәм тукыма кисәге өчен хисап

Бервакыт Муса галәйһиссәләм Аллаһка дога кылып: “Әй Раббым, миңа Үзеңнең бер колыңны күрсәт”, - дип мөрәҗәгать иткән. Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәләмгә вәхи иңдергән: “Фәлән тауга мен. Ул тауда мәгәрә бар. Шул мәгәрәдә син Минем дустымны күрерсең”.   Муса галәйһиссәләм бу урынга таба юнәлгән һәм...


“Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы узды

Казанда “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең утырышы узды. Чара “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026” Халыкара икътисади форумын үткәрүгә багышланды һәм “Россия һәм Ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак уртак...


Кечкенә изге эшләр

“Әй юк! Нигә син велосипедны туктатасың?» — дип кычкырып җибәрде Фарук.   «Бер генә минутка сабыр ит», — диде Гали йомшак кына итеп.  «Нигә? Без әле генә чыгарылыш контроль эшен язып бетердек һәм хәзер мин ял итәр өчен өйгә кайтып китәргә...


Шәһре Болгарда «Изге Болгар җыены» үтте

Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул итү көненә багышланган “Изге Болгар җыены” узды. Болгар җыенында Татарстанның барлык почмакларыннан һәм Россия төбәкләреннән мөселманнар, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Федерациясе мөселманнары Диния...


БисмиЛләһ

БисмилЛәһир-Рахмәнир-Рахим дип, бөтен гамәл башлана. Таш атып куылган шайтаннан сыенам мин Аллаһка.   БисмиЛләһ ул – бар эшне дә башлаучы дога була. БисмиЛләһ әйтеп башлаган эш, һәрчак уңышлы була.   БисмиЛләһ әйтеп иртә торсаң, уңар бөтен эшләрең. БисмиЛләһ әйтеп ятар...