Уразаның фазыйләтләре турындагы хәдисләр

Уразаның фазыйләтләре турындагы хәдисләр

Уразаның фазыйләтләре турындагы хәдисләр

Әбү Һөрәйра (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган риваятьтә Рәсүлуллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм әйткән): “Аллаһ: “Адәм углының эшләгән һәр хәерле эше үзе өчен, әмма ураза алай түгел. Ураза бары тик минем өчен генә. Аның савабын да мин бирермен”, – дип әмер итте.

Ураза – ул калкан. Һәркайсыгыз ураза тоткан көнне яман сүз сөйләшмәсен һәм яман гамәл кылмасын, дошманлык (яки тавыш-гауга) куптармасын. Әгәр берәү уразалы кешене сүкмәкче яки кыйнамакчы булса, аңа шундук: “Мин ураза тотам”, - дип әйтергә кирәк. Мөхәммәднең нәфесенә (җанына) хуҗа булган Аллаһка ант итәм: ураза тотучы кешенең авызыннан килүче ис Аллаһ алдында мускус исеннән дә хушрак һәм чистарак. Ураза тотучыны сөендереп кәефен күтәрәчәк ике нәрсә бар. Берсе – (ифтар вакытында) авыз ачканда сөенү, икенчесе – Раббысы белән күрешкән вакытта ураза(ның савабы) белән сөенү”.

Сәхл (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер риваятьтә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән: “Җәннәттә әр-Рәййан дигән бер ишек бар. Бу ишектән Кыямәт көнендә бары тик ураза тотучылар гына керәчәк. Аннан ураза тотучылардан башка берәү дә керә алмаячак. (Кыямәт көнендә): “Ураза тотканнар кайда?” – дип сораячаклар. Ураза тоткан кешеләр торып, шул ишектән кереп китәчәкләр. Алар кереп беткәч, ишек ябылачак һәм моннан соң ул ишектән башка берәү дә керә алмаячак”. Әбү Һөрәйрадан (радыйаллаһу ганһү) риваять ителгәнчә, Рәсүлуллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: “Аллаһ юлында пар (2 сыер, 2 сарык, 2 дирһәм кебек) сәдака биргән кешеләрне җәннәт капкаларыннан: “Әй, Аллаһның коллары! (Бирегә килегез!) Бу хәерле капка!” – дип чакырачаклар. Күп намаз укучыларны (җәннәтнең) намаз капкасыннан чакырачаклар. Җиһад кылучыларны җиһад капкасыннан чакырачаклар.

Ураза тоткан кешеләр әр-Рәййан капкасыннан чакырылачаклар. Сәдака биргән кешеләр сәдака бирүчеләр капкасыннан керәчәк”. Моңа каршы Әбү Бәкер (радыйаллаһу ганһү): “Атам-анам сиңа фида булсын, әй, Рәсүлуллаһ! Бу капкалардан чакырылган кешеләргә берәр зарар кылыначакмы? Бер кеше бу капкаларның барысыннан да чакырылырга мөмкинме?” – дип сораган. Рәсүлуллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм): “Әйе! Барысыннан да чакыру булачак. Мин синең шул чакырылучы кешеләр арасында булуыңны телим”, – дигән. Әбү Һөрәйра (радыйаллаһу ганһү) тапшырганча, Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: “Рамазан ае уразасын ихлас күңел белән ышанып һәм савабын бары тик Аллаһтан гына өмет итеп тоткан һәркемнең кылган гөнаһлары ярлыканыр”.

Әбү Һөрәйрадан (радыйаллаһу ганһү) риваять ителгәнчә, Рәсүлуллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: “(Сәфәрдә булу) сәбәбе һәм хасталыгы булмаган кеше, рамазанда бер генә көн ураза тотмаса, гомере буе ураза тоткан очракта да аны түләп бетерә алмас!”. Сөләйм угылларыннан берсенең болай дигәне риваять ителгән: «Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) боларны минем кулымда һәм үзенең кулында санады да: “Тәсбих (Сүбхәналлаһ)” үлчәүнең яртысы гына һәм “Әлхәмдүлилләһ” аны тулыландыра. “Тәкбир (Аллаһу әкбәр)” исә күк белән җир йөзе арасын тутыра. Ураза – сабырның яртысы, чисталык, пакьлек – иманның яртысы”, – диде”.

Абдуллаһ Ибн Амр (радыйаллаһу ганһү) Рәсүлуллаһның (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткәнен тапшырган: “Ураза белән Коръән Кыямәт көнендә колга шәфәгатьчелек итәчәкләр. Ураза: “Әй, Раббым! Мин аны көндезләрен ашау-эчүдән һәм җенси теләкләреннән тыйдым. Шуңа күрә мине аның өчен шәфәгатьче кыл”, – диячәк. Коръән дә: “Мин аны төннәрен йоклатмадым. Мине дә аның өчен шәфәгатьче кыл”, – диячәк. Шулай итеп, икесе дә (әлеге колга) шәфәгать итәчәкләр”. Әнәс Ибн Мәлик (радыйаллаһу ганһү) тапшырганча, Рәсүлуллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) бер көнне сәхабәләреннән: “Арагыздан берегез бүген җеназада булдымы?” – дип сораган. Хәзрәти Гомәр: “Мин”, - дип җавап биргән. Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм): “Арагыздан берегез бүген берәр хастаның хәлен белдеме?” - дип сорагач, Гомәр (радыйаллаһу ганһү): “Мин”, - дигән. Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм): “Кем сәдака бирде?” - дип сораган. Гомәр тагын: “Мин”, - дигән.

Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм): “Кем иртән уразага керде?” - дип сораган. Гомәр шулай ук: “Мин”, - дип җавап биргәч, Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм): “(Җәннәт сиңа) ваҗиб булды, ваҗиб булды”, – дип боерган. Җәбир (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән: “Һичшиксез, ураза колның үзе өчен җәһәннәмнән саклана торган калкан. (Аллаһы Тәгалә): “Ул (ураза) минем өчен һәм аның савабын да мин бирәчәкмен”, – дип әмер итте. Абдуллаһ Ибн Әбү Әвфа (радыйаллаһу ганһү) риваять иткән бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм): “Ураза тоткан кешенең йокысы - гыйбадәт, эндәшмәве – тәсбих, гамәле даими, догасы кабул ителгән, ә гөнаһысы гафу ителгән булыр”, – дигән. Ибн Амр (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм): “Ураза тотучы кешенең ифтар вакытында тәгаен кабул ителә торган бер догасы бар”, – дип әйткән. Галидән (радыйаллаһу ганһү) риваять ителгәнчә, бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дип әйткән: “Ураза тоту сәбәпле, үзен җаны теләгән ризыклардан һәм эчемлекләрдән тыйган кешегә Аллаһы Тәгалә җәннәт җимешләрен ашатыр һәм җәннәт шәрабларын эчертер” .

Әбү Үмамә (радыйаллаһу ганһү) болай дигән: “Мин бер тапкыр Пәйгамбәребезгә (саләллаһу галәйһи вәссәләм) килеп: “Әй, Рәсүлүллаһ! Мине җәннәткә кертәчәк берәр гамәл әмер ит миңа”, – дидем. Ул миңа: “Ураза тотуны дәвам ит, чөнки аңа тиң булырлык башка гамәл юк”, – дип әйтте. Тагын бер тапкыр килеп, шул ук сорауны биргәндә: “Ураза тотуны дәвам ит, чөнки аңа тиң булырлык башка гамәл юк”, – дип җавап кайтарды. Әбү Һөрәйра (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм): “Ураза – сабырның яртысы. Һәр нәрсәнең зәкяте бар. Тәннең зәкяте – ураза”, – дигән. Әбү Һөрәйрадан (радыйаллаһу ганһү) тапшырылганча, Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) бер хәдистә: “Өч төрле дога һичшиксез кабул ителә. Ураза тотучы кешенең догасы, юлчы догасы һәм мазлумның (хаксызга җәберләнгән, рәнҗетелгән кешенең) догасы”, – дип әйткән.

Әбү Мәлик әл-Әшгари риваять иткән бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән: “Чыннан да, җәннәттә шундый бер йорт бар: эченнән – тышы, тышыннан эче күренә. Аллаһы Тәгалә аны йомшак сөйләшкән, кешеләрне ризыкландырган, даими ураза тоткан һәм башка кешеләр йоклаганда төнлә гыйбадәт кылганнар өчен әзерләгән. Бер хәбәрдә әйтелгән: “Һичшиксез, җәннәтләр дүрт кешегә гашыйк. Болар: рамазан аенда ураза тоткан, Коръән укыган, телләрен (ялган һәм шуңа охшаш яманлыклардан) саклаган, күршеләрен ашаткан кешеләр. Хакыйкатьтә, Аллаһы Тәгалә ифтар вакытында мөселман колының аяклары белән йөргән, куллары белән тоткан, күзләре белән күргән, колаклары белән тыңлаган, теле белән сөйләгән һәм йөрәге белән уйланган (барлык гөнаһларны да) гафу итәр”.

КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Иң яхшы эш

Беркөнне иртән ерак авыл өстендә кояш чыккан вакыт һәм халык йокыдан торган чак иде. Алар төнлә белән елга буенда ят кешенең үзенә чирәм куышын ясаганын күрделәр. Бу ят кешенең кем икәнен белмәгәнгә күрә, аларны курку биләп алды.   Алар бергә җыелып нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер...


Кадер кичәсе – изге кичә

Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр.   Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл...


Рамазан ае: балаларны ураза белән таныштырабыз

Мөселманнарның изге бәйрәме - Рамазан ае якынлаша. Ул бер ай дәвам итә. Ураза тоту – Аллаһ биргән тәмле, татлы ризыкларның, чиста суның кадерен искә төшерә.   5-6 яшьләремдә булганмындыр, әни белән дәү әнидән: “Бүген Ураза тотарга торасы була”, – дигән сүзләрен...


Гасырлар аша күпер

Цахурдагы ән-Низамия мәдрәсәсенә 950 ел   Дагыстан Республикасы башкаласында Урта гасыр ислам дөньясында зур эз калдырган белем бирү үзәкләренең берсе булган ән-Низамия мәдрәсәсенә нигез салынуга 950 ел тулуга багышланган зур күләмле форум узды.   2025 елның декабрендә Махачкала...


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...