Коръән Кәрим – олуг нигъмәт

Коръән Кәрим – олуг нигъмәт

Коръән Кәрим – олуг нигъмәт

Коръән Кәрим – ул Аллаһ Тәгаләнең кешелек өчен иңдерелгән сүзләре һәм кешеләрне әйдәп баручы Нур. Ул безне дөрес тормыш итәргә өйрәтә. Коръән Кәримне уку, тыңлау, аңлау, аңа өйрәтү һәм иң мөһиме аның буенча гамәл кылу – болар барысы да Аллаһка гыйбәдәт кылуның бер төре.

Магнит тимерне тартып китергән кебек Коръән Кәрим дә Аллаһның нигъмәтен һәм бәрәкәтен тартып китерә. Коръән Кәрим укыла торган мәҗлесләрне Аллаһның бәрәкәте камап ала. Бу гаҗәеп Китап, кызганычка каршы без аңардан ерагайдык. Әгәр төрле романнар, әдәби әсәрләр укырга яратучының кулына Коръән Кәрим эләксә, ул бөтен кызыклы китапларын онытыр. Дөреслектә, Коръән Кәримне укып ләззәтләнүче бәндәләр иң бәхетле кешеләр! Әгәр салкын тиеп борыны ис тоймаган кешегә хушбуй иснәтеп карасаң, ул аның хуш исен тоймас. Бу очракта хушбуйда гаеп юк, ә инде гаеп ул борынның ис тоймавында. Бүгенге көндә Коръән Кәрим безнең өйләребездә, әмма гөнаһларга батып яшәвебез сәбәпле, Коръән Кәрим укудан ләззәт таба алмыйбыз. Безнең борынгы элгәрләребез төннәрен Коръән Кәрим укып үткәргәннәр. Фатыйма (Аллаһ Тәгалә аңардан разый булсын) намазларында сүрәләр уку белән шулкадәр тәэсирләнгән ки, хәтта вакыт үтүтен дә сизмәгән. Бервакыт ул Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп: “Мин ике рәкәгать намаз укырга гына ниятләгән идем. Синең төннәрең шундый кыска, мин бары ике рәкәгать намаз гына укырга өлгердем”, - дигән.

Мондый халәт бары тик Коръән Кәримнең хакыйкый бөеклеген таныган бәндәләрдә ген була ала. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында Мәдинә шәһәрендә, тәһәҗҗүд намазы вакытында, кешеләрнең Коръән укыган тавышларыннан шәһәр умарта корты оясы кебек шаулап торган. Алар өчен һәр төн Рамазан ае төне кебек булган. Алар бүгенге көндәге мөселманнар кебек булмаганнар. Әгәр без төнлә йоклмасак, иртәнге намазларыбызга тора алмыйбыз. Ул заманнарда алар көннәрен кәсеп итеп үткәрсәләр, төннәрен гыйбәдәт кылганнар. Коръән Кәрим укудан алар көч-куәт алганнар. Аларда булган күңел тынычлыгы ул дөрестән дә гаҗәеп, искиткеч. Бу халәтне чагыштырып, әни кешене мисал итеп алырга була, мәсәлән арып-талып ял итәргә яткан ананың баласы уйламаганда чит җирдән кайтып килсә, аның бөтен ару-талуы юкка чыга. Шулай ук Аллаһ Тәгаләгә якын булучылар да Коръән Кәрим укып үзләренең ару-талуларын бетерәләр. Хәзрәти Әбү Хәнифә (Аллаһның рәхмәтендә булсын) көндезен бер мәртәбә Коръәнне хәтем кылса, төнлә икенче мәртәбә хәтем кыла торган булган. Рамазан аенда 63 тапкыр Коръән хәтем кылган. Бүгенге көндә кешеләр бер парә Коръән укудан да ялыгалар. Әлбәттә хәзерге вакытта да безнең күп кенә олугларыбыз Рамазан аенда Коръәнне 7 мәртәбә хәтем кылалар. Бүгенге көндә сәгатьләр буена фильмнар карап утырып, вакытның үткәнен сизмиләр.

Шулай ук Коръән Кәримне укучылар да вакыт үткәнен сизмиләр. Фильмдагы картиналар кебек, җәннәт һәм җәһәннәм сурәтләре күзалланып бара. Җәннәт турындагы аятьләрне укыганда шатланалар, җәһәннәм турындагы аятьләрне укып елыйлар. Аларның төннәре шушы шатлану һәм курку мизгелләре белән үтә. Коръән Кәрим – ул бүгенге көндә безнең кулыбыздагы бөек нигъмәт. Галимнәр фикеренчә, кешенең йөрәге дүрт нәрсәдән беркайчан ялыкмый. Беренчесе – ул күк. Без һәркөнне шул бер үк күккә, йолдызларга, болытларга карыйбыз, әмма күпме карасак та, карап туймыйбыз. Икенчесе – су. Кеше йөз яшькә җитсә дә су эчүдән ялыкмас. Ир кешеме, хатын-кызмы, яисә баламы, гомере буе су эчсә дә, беркем дә су эчеп арыдым дип әйтми. Өченчесе – Аллаһның йортына, ягъни Кәгъбәгә карау. Аллаһ Тәгаләнең нигъмәте һәм бәрәкәте иңеп торган бу урынга караудан беркем дә ялыкмый. Дөреслектә, җир йөзендә бернәрсәне дә Аллаһның йорты белән чагыштырып булмый. Кешеләр вакытның тукталуын һәм Кәгъбәгә карауның даими булуын теләрләр иде. Бу сусау беркайчан да бетми, ә бары тик артып кына тора. Бервакыт миңа Ислам динен кабул иткән бер хатын турында сөйләделәр. Бу хатынның гыйбәдәт кылуын күреп, күп кенә дин тотмаган мөселман хатын-кызлары Шәригать буенча яши башлаганнар. Намаз вакыты җитүгә бу хатын иң матур киемнәрен киеп, зур бер очрашуга әзерләнгән кебек намазга әзерләнә һәм намазын укый башлауга тирә-юнендә бернәрсәне дә күрми. Мин аңардан, Ислам динен кабул итүгә сине нәрсә этәрде, дип сорадым.

Ул үзенең тормышын сөйли башлады: “Мин үзем яһүди, ә ирем насара динендә идек. Иремне эше буенча Сәгуд Гарәпстанына җибәрделәр. Мин дә ирем белән бу илгә күчеп килдем. Һәр көн ак киемнән киенгән мөселман ирләрне һәм хатынкызларны каядыр барганнарын күрә идем. Иремнән аларның кая баруларын сорадым. Ул аларның мөселманнар өчен изге урын Кәгъбәгә хаҗ кылулары турында әйтте. Минем дә шул җиргә барасым килде, әмма ирем миңа Ислам динендә булмаучыларга анда барырга рөхсәт ителми, диде. Әмма мин үзсүзләнеп барыбер барырга булдым. Ирем белән бергә ак киемнәр сатып алдык һәм юлга чыктык. Бәхетебезгә каршы безне беркем дә тоткарламады. Без Мәккәгә килеп җиттек һәм Кәгъбәгә юнәлдек. Кәгъбәне күрүгә безнең карашларыбыз тукталып калды, хәтта вакыт та туктаган кебек булды. Беркүпме вакыт үткәч, бер-беребезгә карасак, без икебез дә елап торабыз икән. Без икебез дә шунда – бу хакыйкать һәм без Ислам динен кабул итәргә тиеш, дидек. Ислам дине турында мин беркемнән дә ишеткәнем булмады. Ләкин монда, иксез-чиксез бәрәкәт иңеп торган бу Йортка карау белән минем тормышым гомерлеккә үзгәрде”.

Тәүхид (Аллаһны берләү) бәрәкәте Мәккәгә, пәйгамбәрлекнең бәрәкәте Мәдинәгә иңдерелде. Аллаһ Тәгалә мөтен мөселманнарга да Үзенең Йортын зиярат итүне насыйп итсен. Кешенең йөрәген ялыктырмый торган дүртенче әйбер– ул Коръән Кәримне уку. Коръән укучылар гомерләрен Коръән укуга, аны ятлауга багышлыйлар, әмма беркайчан да моңардан армыйлар. Күбрәк укыган саен аларның теләкләре арта гына бара. Аллаһ Тәгалә бу Китапка күз алдына китерә алмаслык бәрәкәт салган. Аллаһ Тәгалә безне Үзенең иксез-чиксез нигъмәтен танырга һәм ихласлыкка юнәлтсен. Амин.

РЕЗИДӘ ЗАМАЛЕТДИНОВА

2026-04-01 (Шәүвәл 1446 ел.) №4.


Тик Исламда ачып бирелгән

Аллаһка ышанганнар аз түгелләр; Бик күп алар, җитәрлек бүген. Озакламый бар да кабул итәр Җир йөзендә Ислам динен.   Галимнәрнең ачышларын алсак, Алар Коръән белән бәйләнгән. Аллаһының хаклык канунына Пәйгамбәребез безне әйдәгән.   Бер – береңә чиксез яхшылык кылу, Йөрәктән үтәү Аллаһ...


Авыруның хәлен белү – саваплы гамәл

— Бишенче номер... Усама Мәлик... Нәрсә?! Усама да бүген юкмы?... Аның ни өчен килмәгәнен берәрсе беләме?   — Юк, укытучы! Рабига һаным югалган малай турында сораган арада, директор бүлмәсеннән хат китерделәр, анда соңгы өч көндә Усама авырый, диелгән иде.  — Бу...


Ислам – гакыл дине

Безнең динебез вәгазьләргә нигезләнә. Дин үгет-нәсыйхәт белән ныгый. Нык дин булган җирләр – нәсыйхәтләр, вәгазьләр белән тулы урын. Бу хакыйкатьне Аллаһыбыз Рәсүле галәйһиссәлам болай аңлата: “Дин – үгет-нәсыйхәт ул”, һәм бу сүзләрне өч тапкыр кабатлый.   Ислам...


СОРАУ-ҖАВАП

АКТУАЛЬ СОРАУЛАРГА ХӘНӘФИ МӘЗҺӘБЕ БУЕНЧА ҖАВАПЛАР     Ахшам намазының ике рәкәгать сөннәте әүүәбин намазының бер өлеше саналамы? Пәйгамбәребез галәйһиссәлам хәдис-ләрендә ахшам намазыннан соң укыла торган алты рәкәгать намаз искә алына. Бу намазның саваплары турында төрле чыганакларда...


Исламда байлык һәм хәерчелек турында

Бервакыт Гайсә пәйгамбәр янына бер бай килеп мондый сорау биргән: “Син Аллаһының илчесе бит, зур гыйлем иясе, миңа тормыш мәгънәсен аңлат әле. Менә ничә ел яшим, бар нәрсәм дә бар, әмма яшәвемнең тәме юк”.   Гайсә галәйһиссәлам аңа: “Булганына шөкер итеп яшә”,- дип...