Зөлхиҗҗә – Хаҗ кылу ае

Зөлхиҗҗә – Хаҗ кылу ае

Хаҗ гамәле Ислам дине баганаларының берсе. Аллаһ Тәгалә җирдә билгеле бер урынны хөрмәтләде, Үзенең махсус бер бәрәкәтен биреп, шул урында йорт төзергә әмер итте. Тыштан караганда бу Гарәп ярымутравындагы Мәккә шәһәрендә таштан ясалган куб булса, батыйни (яшерен) яктан ул Аллаһның нигъмәте һәм бәрәкәте даими иңеп тора торган урын. Аллаһның бәрәкәте нәкъ менә шул урынга иңеп тору сәбәпле бу урын Бәйтү-Ллаһ, ягъни Аллаһ йорты дип атала.

Бәйтү-Ллаһ сахрадагы бер куб кына түгел, ул Аллаһ Тәгаләнең бәрәкәтенең максаты булып тора. Бу урын таштан салынган Кәгъбә яисә башка бер нәрсә булса да, барыбер Бәйтү-Ллаһ (Аллаһ йорты) дип аталыр. Бөтен кешелеккә шушы урынга килеп Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылырга әмер ителде. Бу урын һәрбер иманлы кешене үзенә тартып тора, чөнки монда Аллаһка мәхәббәт һәм бәрәкәт бергә тупланган. Төрле дәрәҗәдәге кешеләр монда хөрмәт һәм мәхәббәт сәбәпле киләләр, чөнки Бәйтү-Ллаһ магнит кебек. Фәкыйрь мөэминнең ашарына ризыгы, кияргә киеме булмаса да, аның күңелендә Аллаһ йортын күрү теләге бар. Бу гаҗәеп урын байлар өчен генә түгел, мөмкинчелеге бармы, юкмы, ул бөтен кешегә дә кагыла, беркемне дә читтә калдырмый. Әл-Хәрамга килеп җитү белән бу халәт югалмый, киресенчә, күңелне тагын да көчлерәк Кәгъбәгә таба тарта. Кәгъбә янына килеп ирешкәч, тимер магнитка ябышкан кебек кеше кисвәне (тукыманы) кочаклый.

Гашыйкларның мәхәббәте төрле сынаулар белән сыналган кебек, дәрәҗәләребезне билгеләү өчен Аллаһ Тәгалә безне дә сыный. Беренче сынау Рәҗәб һәм Шәгъбан айларында башлана. Мөэмин кеше үз тырышлыгы белән туплаган байлыгыннан зәкәт (садака) түли. Бу сынауны уңышлы үткәннән соң Аллаһ Тәгалә безгә Рамазан аенда ураза тотуны әмер итте. Мөэмин бу айда иртәнге намаздан алып кояш байганчы ашамыйча, эчмичә тору белән сынала. Бу сынауны уңышлы үтү белән мөэминнәр үзләренең Аллаһ Тәгаләгә булган мәхәббәтләрен расладылар. Шуннан соң алар Аллаһ Тәгалә йортына чакырылу белән бүләкләнәләр. Мөселманнар Аллаһ Тәгаләгә булган мәхәббәтләре сәбәпле, җир шарының төрле тарафларыннан бу йортка таба ашыгалар. Шуңа күрә дә хаҗ кылу ул вазифа гына түгел, ул - Аллаһ Тәгаләгә булган мәхәббәт. Бу бәхетле кешеләргә бик күп намаз һәм гыйбадәтләрдән соң Аллаһ йортына килергә рөхсәт ителде. Зөлхиҗҗә аеның беренче көннәрендә Аллаһны яратучы бәндәләр Аның йортында хаҗ кылу өчен җыелалар. Һиҗри буенча 9 нчы елда мөселманнарга хаҗ кылу гамәле ваҗиб булды.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм беренче төркем хаҗиларның җитәкчесе итеп хәзрәти Әбү Бәкерне (Аллаһ аңардан разый булсын) билгеләде. 300 кешелек караван хаҗ кылу нияте белән Мәккәгә юнәлделәр. Хаҗ кылу ул ял итү яисә гади бер сәяхәт кенә түгел. Хаҗ кылганда килеп чыккан авырлыкларны Аллаһ Тәгалә бәндәсенә тиешле бер сынау итеп бирә. Хаҗ кылучылар бу юлны җиңел дип уйлап, кечкенә генә авырлыклар килеп чыкса да зарлана башлыйлар. Шуңа күрә дә хаҗилар сәяхәтләрен башлаганчы ниятләрен дөресләргә тиеш булалар. Хаҗ – ул сәяхәт һәм гыйбадәт, гыйбадәт кылганда һәрвакыт сынаулар булып тора. Әгәр кеше рәхәтлек теләсә, аңа үз түшәгендә калу хәерле. Берәү ниндидер гамәлне кылу максатыннан кайбер адымнарын ясаган икән, ул сынауларга һәм авырлыкларга әзер булырга тиеш. Хаҗилар бу сәфәрдә бернәрсәне дә тәнкыйтьләргә тиеш түгел. Бу изге сәфәрне максат итеп куеп, авырлыкларны Аллаһның бәрәкәте итеп кабул итәргә кирәк. Ихлас һәм тәкъвалы мөэминнәр өчен зарланулар Аллаһ йортын күргәнчегә кадәр генә. Кәгъбәне күрүгә үк бөтен зарлар юкка чыга, чөнки бала анасы янәшәсендә иминлек һәм яратуны тойган кебек, иманлы кеше дә Аллаһ йортының иминлеген, хакыйкый тынычлыкны аңлый. Хәзрәт Әшраф Гали Тәнви (Аллаһның рәхмәтендә булсын) болай дип яза: “Мөэмин җәннәткә кергәч тапкан тынычлык кебек, тәкъвалы бәндәләр Аллаһ йортын күреп тынычлык табалар.

Монда алар үзләренең бөтен авырлыкларын, сынауларын оныталар”. П ә й г а м б ә р е б е з галәйһиссәләм әйтте: “Хәҗәрүл әсвәд (кара таш) һәм Рүкнүлйәмәни (Йәмән тарафы) арасында махсус бәрәкәтле урын бар, анда 70 мең фәрештә игътибар белән күзәтеп, таваф кылучы хаҗиларның кылган догаларына “Әмин” әйтеп торалар. Бу кешеләр иң бәхетлеләр, чөнки аларның ихтыяҗлары һәм теләкләре кабул булсын өчен, догаларына фәрештәләр “Әмин” , диләр”. Бу сәфәрдә Аллаһ Тәгалә Үзенә гашыйк булган бәндәләренең бөтен теләкләрен үти, сораганнарын бирә, чөнки Аллаһның хәзинәләре иксез-чиксез. Без йортыбызда эшләгән хезмәтчегә эш хакын бирер идек тә, артыгын бирмәс идек. Әмма Аллаһ Тәгалә безнең ихтыяҗларыбызны һәм теләкләребезне тыңлый һәм барысы өчен дә артыгы белән бирә. Бу сәфәрдә һәркем үзенә тиешлесен ала. Мөэмин кеше үзенең бөтен ихтыяҗларын канәгатьләндерә, Аллаһ Тәгаләнең хәзинәсе беркайчан да кимеми, Аның хәзинәсе чиксез. Бу чыганактан бөтен мәхлук та эчә ала, чөнки ул беркайчан да кибеп юкка чыкмый. Без мөселманнар күңелебездә Аллаһ Тәгаләгә мәхәббәтне һәм Аның йортын зиярат итү теләген үстерү белән бергә, һәрвакыт Аллаһ Тәгаләдән Аның йортын күрү мөмкинчелеген насыйп итүен сорарга тиеш булабыз.

РЕЗИДӘ ЗАМАЛЕТДИНОВА

ИСЛАМ ДИНЕНЕҢ БИШЕНЧЕ БАГАНАСЫ

Хаҗ кылу – Ислам диненең бишенче баганасы. Мөмкинлеге – малы һәм сәламәтлеге – булган һәрбер мөселманга үз гомерендә бер мәртәбә хаҗ кылу фарыз.

«Көче җиткән кешеләргә, Аллаһ йортына барып, Аллаһ ризалыгы өчен хаҗ кылу фарыз кылынды». (Әәли Гыймран сүрәсе, 97 аять). Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйтте: «Дөреслектә, Аллаһ һәрвакытта да игелеклелек күрсәтүне язды: әгәр корбан чалсагыз, моны яхшылап эшләгез, сезнең һәркайсыгыз пычагын яхшылап кайрасын һәм хайванын газаплардан азат итсен». (Мөслим) Әбү Бәкра Нөфәйгъ бине Хәрис разыяллаһү ганһү риваять итте: (Бервакыт) Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте (Бу Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең вәгазеннән булган сүзләр. Ул бу сүзләр белән саубуллашу хаҗында кешеләргә мөрәҗәгать итте): «Вакыт – ул Аллаһ Тәгалә күкләрне һәм җирне яраткан көндәге сурәтендә кайтты. Ел унике айдан тора, шуларның дүртесе хәрам айлары. Аларның өчесе – зөлкагъдә, зөлхиҗҗә, мөхәррәм – бер-бер артлы киләләр, ә дүртенчесе – ике ай, җөмәдес-сәни һәм шәгъбан арасындагы рәҗәб мөдәрә (Гарәпстанда бу вакытта сугышлар туктатылган)».

(Аннан соң Пәйгамбәр галәйһиссәләм): «Бу нинди ай?» – дип сорады. Без: «Аллаһ һәм Аның илчесе бу хакта яхшырак белә», – дидек. (Моннан соң Пәйгамбәр галәйһиссәләм) дәшмичә шулкадәр озак торды, без аны ничектер башкача атар дип уйладык, (ләкин) ул: «Бу зөлхиҗҗә түгелме?» – дип сорады. Без: «Әйе», – дидек. (Шунда) ул: «Ә бу нинди шәһәр?» – дип сорады. Без: «Аллаһ һәм Аның Илчесе бу хакта яхшырак белә!» – дидек. (Моннан соң Пәйгамбәр галәйһиссәләм) шулкадәр озак дәшмичә торды, без исә ул моны башкача атар дип уйладык, (ләкин) ул: «Әллә бу изге шәһәр түгелме?» – дип сорады. Без: «Әйе», – дидек. (Шунда) ул: «Бу нинди көн?» – дип сорады. Без: «Аллаһ һәм Аның Илчесе бу хакта яхшырак белә», – дидек. (Моннан соң Пәйгамбәр галәйһиссәләм) шулкадәр озак дәшмичә торды, без исә ул моны башкача атар дип уйладык, ләкин ул: «Әллә бу корбан чалу көне түгелме?» – дип сорады. (Ә моннан соң) ул: «Дөреслектә, сезнең тормышыгыз һәм малыгыз һәм намусыгыз сезнең өчен бу шәһәрегездәге, бу аегыздагы, бу көнегез кебек үк изге. Һәм сез һичшиксез, Раббыгызны очратырсыз һәм ул сездән эшләрегез турында сорар! Карагыз, миннән соң бер-берсенең башларын чабучы кәферләрдән булмагыз! Монда булучы монда булмаганга ирештерсен, бәлки (минем сүзләремне) башкалар аша ишетүче (үз колаклары белән) ишетүчеләргә караганда яхшырак аңлар!» (Моннан соң Пәйгамбәр галәйһиссәләм): «Мин моны сезгә ирештердемме?» – диде. Без: «Әйе», – дидек. Шунда ул: «Әй Аллаһ шаһит бул!» – диде». (Бохари, Мөслим)

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе белән очрашу

Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин дәрәҗәле кунак – AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе, шәех Ибраһим Бин Хәлифә Әл-Хәлифә белән очрашты. Очрашу Галиев мәчетендә үтте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –...


Бәхетеңә киртә корма

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча, уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм бәхетле булырга өйрәнсәк иде.   Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның...


Кадер кичәсе – изге кичә

Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр.   Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл...


СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди? Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки...


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...