Бу дөньядан имансыз китүнең сәбәпләре

Бу дөньядан имансыз китүнең сәбәпләре

Бу дөньядан имансыз китүнең сәбәпләре

Мансур бине Гаммәр (Аллаһның рәхмәтендә булсын) сөйләгән: “Минем бер дустым бар иде.Мин аны Аллаһ ризалыгы өчен ярата идем. Ул миңа ышана иде, тормышымда җиңеллек булганда да, авырлыклар килгәндә дә мине күрергә килә иде. Вакытын күбесенчә гыйбадәттә үткәрер, тәһәҗҗед намазларын укыр һәм Аллаһтан куркып бик күп елар иде.

 

Күпмедер вакыт мин аны күрмәдем. Аның танышларыннан хәлен сораштым. Миңа аның авыруы һәм зәгыйфьләнүе турында әйттеләр.

Мин дустымны зиярат итәргә дип өенә килдем, ишеккә шакыдым. Ишекне кызы ачты. Өйгә кергәч, дустымның өй уртасындагы түшәктә ятканын күрдем. Йөзе каралган, күзләре күгәргән һәм иреннәре кабарган иде.

Мин аның янына килеп: “Әй кардәшем, “Лә иләһә иллә-Ллаһ” кәлимәсен әйт”, - дидем. Ул күзләрен ачып миңа карады. Мин берничә тапкыр шәһәдәт кәлимәсен кабатладым, аның да минем артымнан кабатлавын үтендем. Ахыр чиктә: “Әгәр син бу сүзләрне әйтмәсәң, мин сиңа госел кылмыйм, кәфенгә төрмим һәм җеназа намазын укымыйм”, - дидем.

Ул миңа җавап биреп: “Мансур кардәшем! Бу олуг сүзләр, әмма минем белән алар арасында киртә тора”, - диде. Мин аңа болай дидем: “Гөнаһлардан тыелу һәм гыйбадәт кылу ул бары тик Аллаһ Тәгаләнең кодрәте белән генә. Кая синең кылган намазларың, тоткан уразаларың, төнге гыйбадәтләрең?” Ул менә нәрсә дип җавап кайтарды: “Әй кардәшем! Бу гамәлләремнең берсе генә дә Аллаһ ризалыгы өчен түгел иде. Мин аларны кешеләр мине мактасыннар өчен кылдым. Үзем генә калган вакытларда, тәрәзә пәрдәләрен ябып гөнаһлы гамәлләр кылдым, Раббыма итәгатьлек күрсәтмәдем”.

 

Нәсихәт

Бу риваятьтән иң беренче аңлашылганы шул, әгәр мәчеткә намазга даими йөрүче булып, кинәт кенә мәчеткә килми башласа, аңа ни булганын белешергә кирәк. Әгәр ул авырып киткән булса, барып хәлен белергә, мәшәкатьләре килеп чыккан булса, ярдәм кулы сузарга кирәк, әгәр ул вафат булган булса, җеназа намазында катнашу тиешле. Мансур бине Гаммәрнең кылган гамәле бу хакта ачык итеп күрсәтә. Кардәшен күрми башлагач, ул аның турында сораштыра башлаган, авырып китүен белгәч, хәлен белергә килгән. Бу мөселманнарның бер-берсе каршында булган вазыйфалары.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм һәм сәхәбәләр нәкъ шулай гамәл кылганнар. Намаздан соң Пәйгамбәребез галәйһиссәләм җәмәгатькә йөзен боргач, сәхәбәләрдән берәрсен күрмәсә, башкалардан аның хәле турында сораштыра торган булган.

Үлем хәлендә ятучыга “Лә иләһә иллә-Ллаһ” кәлимәсен әйттерергә тырышу – ул сөннәт гамәл. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Үлем хәлендә булучыларга “Лә иләһә иллә-Ллаһ” кәлимәсен әйтергә кирәклеге турында исенә төшерегез. Әгәр берәүнең соңгы сүзе “лә иләһә иллә-Ллаһ” булса, ул җәннәткә керер”.

Тәлкыйн – ул үлем хәлендә булучы белән бергә “лә иләһә”иллә-Ллаһ” кәлимәсен кабатлау. Әмма шуны истә тотарга кирәк, бу хәлдә булган кешене мәҗбүриләргә ярамый.

Адәм баласы һәрбер гамәлен Аллаһ ризалыгы өчен кылырга тиеш, әгәр берәр нәрсәдән тыела икән, тыелуы да Аллаһ ризалыгы өчен булырга тиеш.

 

Исмаил Хаккый Бурсави “Рухул-бәйән” риваятьләр һәм нәсихәтләр китабыннан

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...