Корбан гаете иң хәерле көннәрнең берсе

Корбан гаете иң хәерле көннәрнең берсе

Зөлхиҗҗә аеның иң хәерле көне – ул Корбан гаете көне. Бездә ул рәсми рәвештә бәйрәм итеп үтелә. Корбан сүзе чынлыкта якынаю, ягъни Аллаһ Тәгаләгә якынаю дигән мәгънәдә.

Тормышта Аллаһ Тәгалә безне күп вакытта зур сынау астына куя. Дөнья белән ахирәтне, мал белән рухиятне сайларга туры килә. Әлбәттә, шушы һәр ике нәрсәнең берсе генә Аллаһыга иң якын булганы. Кешеләрнең күпчелеге шуларның үзенә якынрак булганын, хәерсезрәген, фани дөньяда да, ахирәттә дә хәсрәткә илтүчесен сайлый. Әмма корбан Аллаһ өчен, ахирәт өчен үзеңә ләззәт биргән нәрсәне, малны кызганмыйм, корбан итәм дигән сүз. Сарык чалу бу урында бер гамәл, мәгънә генә, иң мөһиме кешенең нияте, аның эчке халәте, иманы. Ибраһим галәйһиссәләм тарихына күз салсак, бу вакыйгада ата да, угыл да сыналды. Ата – Аллаһның кушуы белән улын корбан итәргә, ә улы – корбан булырга әзер булды. Ләкин без беләбез: «Аллаһка корбанлыкларның ите дә, каны да ирешми, Аңа сезнең тәкъвалыкларыгыз ирешә» (Хаҗ сүрәсе, 37 аять).

Аллаһ Тәгаләгә безнең бөтен барлыгыбыз белән буйсынуыбыз, бирелүебез һәм куркуларыбыз кирәк. Чыннан да бердәнбер һәм бар нәрсәне дә Үзенә буйсындыручы Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылырга кирәклеген аңлау мөһим нәрсә. Мөэмин-мөселманның бөек максаты булып Хак Тәгаләне олылау һәм Аның әмерләрен тормышка ашыру тора. Корбан гаетеннән соң 1 нче, 2 нче, 3 нче көннәр, ягъни зөлхиҗҗә аеның 11 нче, 12 нче, 13 нче көннәре тәшрикъ көннәре дип атала. Алар дә бәйрәм көннәре итеп билгеләп үтелә. Бу хөннәрдә хаҗилар Ислам диненең бишенче терәге булган хаҗ гыйбадәтенең фарыз гамәлләрен башкаралар. Шулай ук Корбан гаетеннән соң ике көн дәвамында да корбан чалырга мөмкин.

2026-04-01 (Шәүвәл 1446 ел.) №4.


Мәрҗани мәчетендә Халыкара Әл-Кодүс көнен билгеләп үттеләр

Рамазан-шәриф аеның соңгы җомгасында, бөтен дөньяда Халыкара Әл-Кодүс көне билгеләп үтелә, әлеге чараларда мөселман өммәте Фәләстыйн халкына теләктәшлек белдерә һәм киң җәмәгатьчелекнең игътибарын Фәләстыйн мәсьәләләренә юнәлтә. Мәрҗани мәчетендә бу уңайдан шулай ук чара узды. Фәләстыйн халкына...


Шәүвәл аеның фазыйләте

Рамазан аеның бетүе белән шәүвәл ае башланды. Бу айда алты көн ураза тоткан кеше бер ел ураза тоткандай булыр. Аны дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне дә, шулай ук Рамазан бәйрәме узганнан соң да тотып була. Бу ураза казага калган ураза булып саналмый. Ураза гаетенең беренче көнендә бәйрәм итеп, соңыннан...


Балага дини тәрбия бирү – киләчәкнең уңышлы җимеше

Коръән аятьләрендә һәм Пәйгамбәребезнең галәйһиссәлам хәдисләрендә тәрбиячеләрнең вазифалары күрсәтелгән һәм тиешлесен үтәмәүләре өчен кисәтүләр ясалган. Балаларны тәрбияләү ул – олы әманәт. Һәм аның җаваплылыгы бик зур.   Аллаһы Тәгалә “Та-һа” сүрәсенең 132 нче аятендә болай ди: “Ий Мөхәммәд!...


Авыруның хәлен белү – саваплы гамәл

— Бишенче номер... Усама Мәлик... Нәрсә?! Усама да бүген юкмы?... Аның ни өчен килмәгәнен берәрсе беләме?   — Юк, укытучы! Рабига һаным югалган малай турында сораган арада, директор бүлмәсеннән хат китерделәр, анда соңгы өч көндә Усама авырый, диелгән иде.  — Бу...


Исламда байлык һәм хәерчелек турында

Бервакыт Гайсә пәйгамбәр янына бер бай килеп мондый сорау биргән: “Син Аллаһының илчесе бит, зур гыйлем иясе, миңа тормыш мәгънәсен аңлат әле. Менә ничә ел яшим, бар нәрсәм дә бар, әмма яшәвемнең тәме юк”.   Гайсә галәйһиссәлам аңа: “Булганына шөкер итеп яшә”,- дип...