Аллаһтан риза булу, тулысынча Аңа буйсыну һәм бөтен эшләреңне Аңа тапшыру

Шуны бел, канәгатьлек ул авыр сынаулар килгәндә дә, Аллаһның тәкъдиреннән тулысынча риза булу. Шулай ук бәндәнең Аллаһ каршындагы вазыйфасы – ул Аллаһ Тәгалә тәкъдир кылган буенча бәндәгә ризалык күрсәтү тиеш булуы хакында әмер ителде. Чөнки Аллаһ тәкъдир кылган бөтен нәрсәдән дә риза булып, миңа шулай язылган дип гөнаһ кылып йөрү дөрес түгел.
Канәгать булу – ул кальбтәге бөтен ризасызлык белдергән хисләрдән арыну һәм бары тик шатлык һәм тулаем риза булуны гына калдыру. Ягъни Аллаһның карарларын тыныч йөрәк белән кабул итү, Аллаһ Тәгалә риза булган һәм Үзенең колы өчен сайлап алган нәрсә белән килешү. Мондый канәгатьлекнең билгесе булып ышаныч тора, Аллаһның тәкъдире тормышка ашканчыга кадәр аның сайлау хокукы булмый һәм шулай ук тәкъдирдә язылган нәрсәләр тормышка ашканда да канәгатьсезлек сизелми.
Тагын бер билгесе – нинди генә бәла килсә дә, Аллаһны ярату хисенең күренүе. Дөреслектә, иманның ләззәтен Аллаһка карата канәгатьлек күрсәткән бәндә генә тоя ала. Әгәр бәндәнең кальбендә бу дөньяга бирелгән хисләре булса, ул берни дә тоя алмас. Канәгатьлек ике төргә бүленә: иң дөрес тәртип урнаштыручы Аллаһ Тәгаләнең карарлары белән риза булу. Чөнки Аллаһның тәкъдире белән риза булучы Аның тәкъдиренә каршы килми. Ә инде Аллаһ Тәгалә Үзенең колы өчен бары тик хәерле булган нәрсәне генә сайлавына ышанган кеше, ихластан моны тели.
Тәвфиз һәм тәслимгә килгәндә, бу инде сайлаудан баш тартып, тулысынча Аллаһның теләгенә буйсыну. Тәслим – ул ислам сүзе белән бер тамырдан чыккан сүз, ягъни буйсынуны аңлата. Тәфвизгә килгәндә – ул дөньяда берәр төрле эштән баш тартып, тулысынча Раббысына үз-үзен тапшыра һәм Аның сайлавына каршы килгән нәрсәдән баш тарту. Галимнәр әйтүенчә, тәфвиз Аллаһның карары тормышка ашканчы була, ә тәслим аннан соң. Тәфиз белән тәслим Аллаһның мәгърифәтенә ирешкән бәндәләрнең сыйфатлары.
Аллаһның тәкъдире – Аның коллары өчен хәерле
Канәгатьлек – ул тормышта Аллаһның тәкъдире буенча булган бар нәрсәгә йөрәкнең шатлануы. Нәкъ менә шуның өчен дә канәгать булган бәндә зур савапка ия була. Кыямәт көнендә сөрән салучы: “Кая Минем пакь, сайланган колларым?” – диячәк. Шунда фәрештәләр: “Кемнәр алар синең сайланган колларың?” – дип сорарлар. Аллаһ Тәгалә: “Минем нигъмәтләремнән канәгать булучылар һәм һәм Минем тәкъдиремнән канәгать калучылар”, - дияр. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Аллаһ Тәгалә Муса пәйгамбәргә мөрәҗәгать итеп: “Син Миңа бары тик Минем тәкъдиремнән канәгать булып кына яныая алырсың”, - диде . Әбу Хәсән әш-Шәзили васыять итеп әйтте: “Үзең сайлаган нәрсәдән Раббың сайлаган нәрсәгә кит. Дөреслектә, үзе өчен нәрсә дә булса сайлаган кеше, ул аны алырмы, юкмы икәнен белә алмый”.
Әгәр алса да, ул аңарда калырмы юкмы, билгеле түгел. Әгәр инде гомеренең ахырына кадәр калса да, монда үзе өчен хәерлекнең барлыгын яки юклыгын белә алмый”. Шулай итеп, бары тик Аллаһ сайлаган нәрсәә генә хәерлек бар”. Хөсәен ибен Галигә болай дип әйттеләр: “Сәхәбә Әбү Зәрр болай диде: “Минем өчен байлыкка караганда фәкыйрьлек, сәламәтлеккә караганда авыру мөһимрәк”. Шунда Хөсәен: “Аллаһ Тәгалә Әбү Зәррне рәхмәтле итсен. Миңа килгәндә, мин болай дип әйтәм:әгәр берәү Аллаһның бәндәләре өчен бары тик хәерле булган нәрсәне генә сайлап алуына ышанучы башка нәрсәләрне сайлаганда, Аллаһның сайлавы белән канәгать булачак”.
Гомәр бине Хәттаб разыяЛлаһу ганһү Әбу Муса Әшгаригә болай дип язган: “Барча хәерлекләр Аллаһның тәкъдиреннән риза булуга бәйләнгән. Әгәр канәгатьлек күрсәтә алсаң, бу иң хәерлесе булыр, әгәр риза була алмасаң, итәгатьлек күрсәт”. Аллаһның карарыннан риза булу – ул Аллаһ турында яхшы фикердә булуның нәтиҗәсе. Ибен Мәшиш (Аллаһның рәхмәтендә булсын) әйткән: “Аллаһның карарларының берсеннән дә шикләнмә. Аның турында яхшы фикердә бул. Аллаһ синең өчен сайлаган нәрсәне артыграк күр”.
Галимнәр фикеренчә, Аллаһның тәкъдиреннән риза булу – ул яхшы гамәл, бу очракта начар гамәлләре аңа зыян сала алмыйлар. Алар шулай ук яманлыкның ике төрен китерәләр, бу очракта бик күп яхшы гамәлләр дә булыша алмый: Аллаһның тәкъдиреннән риза булмау һәм Аллаһның колларын җәберләү. Шулай ук ике төрле хәерлек тә бар: алар булганда кешенең яманлыклары бик күп булса да, аларның яманлыгы аз булыр, ягни Аллаһның тәкъдиреннән риза булу һәм Аллаһның колларына карата мәрхәмәтле булу һәм гафу итә белү. Галимнәр әйтүенчә, Аллаһның карарларыннан риза булу иң яхшы гамәлләрнең берсе.
Дүрт төрле гамәл иң яхшылардан санала: Аллаһны ярату, Аның тәкъдиреннән риза булу,дөньядан ваз кичү һәм һәрвакыт Аллаһка тәвәккәл кылу”. Дөреслектә, Аллаһ Тәгаләнең тәкъдиреннән риза булучы, шатлыкта һәм тыныч йөрәк белән яши. Ә инде үзе теләгәнчә сайлап яшәгән бәндә тынычсыз тормышта яшәр. Зур галим Сәхел Тстури әйтте: “План корудан гамәлләрне сайлаудан баш тартыгыз, бу ике сыйфат кешенең гомерен авырайта”. Имам Ибен Гатауллаһ Искәндәри (Аллаһның рәхмәтендә булсын) әйтте: “нәфесеңә ял бир, үз-үзеңне план корудан һәм тормышың белән идарә итүдән азат ит. Башка берәү кыла торган гамәлне кылма”.
Галимнәребез бу сорауны җентекләп тикшергәннәр. Алар фикеренчә, колны гаепләү – ул Аллаһны гаепләү. Имам Шәграни әйтте: “Әгәр авыр хәлдә калган кешене күрсәгез, аны бәхетсез дип атарга ашыкмагыз, дип бездән вәгъдә алдылар. Чөнки бу очракта Аллаһка каршы тору кебек була. Киресенчә, без Аллаһтан бу бәндә өчен җиңеллек, тәүбә һәм мәрхәмәтлек сорарга тиеш булабыз”.
Дагыстан мөфтие Шәех Әхмәт хаҗи Абдуллаевның
“Тәкъвалылар әхлагы” китабыннан