Кайнаналарга алты киңәш

Кайнаналарга алты киңәш

Кайнаналарга алты киңәш

Карынында тугыз ай күтәреп йөргән, тулгак авыртуларына түзеп тапкан һәм бөтен гомерен баласына багышлаган ана кеше баласына карата Аллаһ Тәгалә тарафыннан табигый мәхәббәт белән бәрәкәтләнә. Һәм, әлбәттә баласын ихласлы, уңышлы бала итеп үстерергә тели.

 

Әмма хатын-кыз бер көн эчендә кайнана була – никах көнендә аның өчен иң мөһим кеше икенче бер кешенең кулына тапшырыла. Һәм инде шуңа күрә әлеге көнгә кадәр бер белмәгән һәм бөтенләй башкача тәрбияләнгән ят кешене дә яратырга тиеш була.

Дөрестән дә, кайнана булу – ул хатын-кызның тормышында авыр бер этап булып тора.

Һәрбер хатын-кыз үз-үзенә яхшы кайнана булырга вәгъдә бирә, әмма әйтәсе генә җиңел шул. Баласының пары белән кайнана арасындагы мөнәсәбәт бик четерекле.

Мөселманнар тормышның бу үзгәрешләренә алдан әзерләнергә тиеш. Биредә китерелгән алты киңәшне һәрбер кайнана мөселман хатын-кыз исендә тотуы бик мөһим.

  1. Ул – сезнең кызыгыз түгел

Бу беренче киңәшне һәрбер кайнана кабул итәргә һәм аңларга тиеш: улыгызның хатыны – сезнең кызыгыз түгел. Ул башка гаиләдән һәм башка төрле тәрбия алып үскән.

Ул гаиләдәге вакыйгаларны сез һәм сезнең кызыгыз кебек кабул итмәскә мөмкин. Кызыгыздан көткән нәрсәне киленегездән көтмәгез.

Артык туры һәм катгый булмагыз: ул сезне дөрес аңламаска мөмкин. Килен белән яхшы мөнәсәбәтләрне булдыру өчен аны балаларыгызның дәвамчысы буларак түгел, ә инде бер шәхес буларак кабул итү мөһим.

  1. Үзегезнең кызыгызга нинди караш булуын теләсәгез, киленгә дә шундый ук караш белән карагыз

Ул сезнең кызыгыз булмаса да, килен – ул кемнеңдер кадерләп үстергән кызы. Шуңа күрә аңа карата яхшы мөгамәләдә булыгыз. Хаталарына артык игътибар бирмәгез, артык соңга калса, үз кызыгызны аклаган кебек аны да акларга тырышыгыз. Сезгә охшамаган гадәтләре булса, сезнең кызыгызда да ниндидер кимчелекләр булуын һәм сез аларга артык игътибар итмәвегезне исегездә тотыгыз.

Пәйгамбәребез галәйһиссәлам сүзләрен онытмагыз: “Мәрхәмәт күрсәтмәгән кеше кичерелмәс”.

Бер хикмәт иясенең мондый сүзләрен хәтерләгез: “Әгәр дусларыгызның берсе хаталанса, аның өчен 70 аклау табыгыз. Әгәр йөрәкләрегез моны эшләргә сәләтле түгел икән, шуны белегез, димәк кимчелек үзегездә яшеренгән”.

  1. Исегездә тотыгыз, хатын-кыз хуҗабикә булып тумый

Үзегезнең яшь хуҗабикә булган вакытны исегезгә төшерегез һәм хәзерге вакытта үзегез ничек өй эшләрен алып барганыгызны чагыштырып карагыз.

Бу чагыштырудан соң сез хатын-кыз хуҗабикә булып тумаганын, ә бары тик яши-яши тәҗрибә туплавын аңларсыз.

  1. Сезнең улыгызныкы булган нәрсә – ул сезнеке түгел.

Улыгыз өйләнгәч, үзегезгә шуны да искәртегез, аның хатыны – ул тормыш иптәше, ә аларның матди хәле – ул аларның милке.

Әлбәттә, сез үзегезнең тәҗрибәгезне балаларыгызга бирә аласыз, әмма алар инде балигъ булып мөстәкыйль тормышта яшәгәндә, сез аларга киңәш итә аласыз, ә үз фикерегезне тагырга кирәкми.

  1. Сезнең өметләрне улыгыз акларга тиеш

Ана буларак, сезнең балаларыгызга карата хокукларыгыз күп. Улларыгызны тәрбияләгәндә анага карата булган мөгамәләнең нинди булуын һәм хатынына карата ничек булырга тиешлеген һәм нинди вазыйфалар йөкләнәчәген аңлатып үстерегез.

Улларыгызга хатыны каршындагы хокукларын һәм сезнең вазыйфаларны үтәгәндә хатынының хокукларын бозарга ярамаганын өйрәтегез.

  1. Дошманнар түгел, киңәш-челәр булыгыз

Улыгызга баглаган өметләр һәм таләпләр килен белән бөтенләй аралашмаска дигән сүз түгел! Киресенчә, ике хатын-кыз бер үк ирне һәм аның балаларын кайгырткан очракта, алар союздаш булалар һәм бер-берсенә ярдәмчеләр һәм бер-берсен яклаучыларга әйләнәләр.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйткән: “Дин – ул нәсыйхәт”.

Ышанычка, яхшылыкка нигезләнгән мөнәсәбәтләрне булдырыгыз. Киленегезгә үзегезнең кайгыртуыгызны күрәсетегзһәм кимчелекләр өчен хурламагыз.

Аның уңышларына үзегезнең уңышларга шатланган кебек шатланыгыз. Чөнки аның уңышлары сезнең улыгызны да бәхетле итәчәк һәм киләчәк буыннарны яхшы итеп тәрбияләргә мөмкинчелек ачачак.

Кайнана буларак, кайчандыр үзегез дә килен булганыгызны истә тотыгыз!

 

Халит Рәшитов

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


Гыйлемеңне тормышта куллана бел

Син күпме генә укымышлы булсаң да, ышанычлы, намуслы булмасаң нәтиҗә булмый.   Пәйгамбәребез (галәйһиссәлам): «Галим бул, яки гыйлемне өйрәнүче, яки галимнәрне тыңлаучы (гыйлем мәҗлесләрендә гыйлем тыңла), яки гыйлемне сөюче бул (укытучыларга, мөгаллимнәргә гыйлем таратуда, шәкертләргә...


Саранга җәза

Бер кечкенә авылда Хәлил исемле бик саран кеше яшәгән. Аның кибете булган. Авыл халкы шул кибеттән төрле кирәк-ярак, азык-төлек сатып алып көн иткән.   Кибеттәге һәр әйберне Хәлил кыйммәт хакка сатарга тырышкан. Бурычка сораганнарга ул: “Юк!” – дип кенә җавап биргән. Бер...


Малайзиядә Кабан арты мәчете халыкара күргәзмәдә күрсәтелде

Казанның Кабан арты мәчете имамнары Хөсәен хәзрәт Зөфәров һәм Илдар хәзрәт Гарипов Куала-Лумпурда Малайзия халыкара ислам университетында узган LARAS – 26th Architectural Heritage Studies Exhibition Халыкара архитектура күргәзмәсендә катнаштылар. Күргәзмәдә Россиянең ислам архитектурасы һәм...


«Аллаһ» сүзенең кешегә тәэсире

Пәйгамбәребез галәй-һиссәлам әйткән: «Аллаһның туксан тугыз исеме бар. Кем дә кем аларны саный һәм алар белән Аллаһы Тәгаләне зикер итә, аның алдында җәннәт ишекләре ачылыр».   Кайбер галимнәр әйтүенчә, алар туксан тугыз белән генә чикләнмиләр. Аллаһның исемнәре туксан тугыздан...


Ислам – сәламәт яшәү чыганагы

(Ата-аналар һәм яшүсмерләр белән әңгәмә)   Хәзерге заман гаҗәеп катлаулы, өстәвенә әле бик каршылыклы да. Урлашу, кеше үтерү, көчләүләр, эчкечеләр, наркоманнар саны арта бара. Иң хафага салганы – рухи һәм физик сәламәтлекнең кими баруы; бу, барыннан да элек, балалар, үсмерләр...