И китап!

И китап!

И китап!
Ап-ачык тор һәрвакытта, и китап! Баксам сиңа
Чын асыл нигезле җирдән күп белемнәр бир миңа.
И китап! Мин аңгыраны төз юлга күндерсәнә!
Мине баскан «Җәхел» утын су сибеп сүндерсәнә!
Син җуаткыч, син уяткыч, син миңа чып-чын атам,
Булмасын син, мин сине сагынып кына чирләп ятам.
И китабым, и китап! Миңа кыл син хитаб!
Син генә башымдагы чүп-чарны алырсың утап.

Шәехзадә Бабич

2026-09-01 (Рабигыл-әхир 1448 ел.) №9.


СОРАУ-ҖАВАП

«Әр-риба»ның сөйләмдәге мәгънәсе һәм шәригатьтәге терминологик мәгънәсе нәрсәне аңлата? «Әр-риба»ның сөйләмдәге мәгънәсе «арттыру» дигәнне аңлата, ә шәригатьтәге аңлатмасы буенча ул ике төркемгә бүленә: 1) сату-алудагы риба; 2) залог һәм әҗәт (заем)...


Пәйгамбәрне (галәйһиссәләм) яратуның әһәмияте

Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “Әй Мөхәммәд, әйт: “Әгәр Аллаһны яратсагыз, миңа иярегез, миңа иярсәгез Аллаһ сезне яратыр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар. Тәүбә итеп Аллаһ юлына керсәгез, Ул әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле”. (3:31)   Аллаһ Тәгалә җирдәге һәм күкләрдәге барча...


Балаларга пәйгамбәрләр турында

Максат: пәйгамбәрләр, аларга хас сыйфатлар хакында төшенчә бирү. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. аның тормышының кайбер өлешләре белән таныштыру. Сөннәт төшенчәсен аңлату. Пәйгамбәребезгә иярүчеләрне мөселманнар булуын аңлату һәм пәйгамбәребезгә, башка пәйгамбәрләргә хөрмәт тәрбияләү, аңа иярү теләге...


Гыйлем алуның фазыйләтләре турында

Ислам динендә гыйлем бик зур урын алып тора. Әбу әд-Дарда исемле сәхабә (Аллаһ аннан разый булса иде): “Гыйлем иясе, яки гыйлем алучы, яки гыйлемне тыңлаучы бул. Ләкин дүртенчесе булма, һәлак булырсың”, – дип әйткән.   Моннан аңлашылганча, һәркайсыбызга гыйлемле, белемле...


Ислам динендә ашау-эчү әдәбе

Мөселман кешесе үзенең барлык эш-гамәлләрен дә билгеләнгән нормалар буенча башкарырга тиеш. Әлеге нормалар Аллаһының Рәсүле галәйһиссәлам тарафыннан камил рәвештә күрсәтелгән, ә ул бернәрсәне дә сәбәпсез генә эшләмәгән.   Без теге яки бу гамәлнең хикмәтен төгәл генә белмәсәк, аңламасак та,...