Мин ничек яулык ябындым: гади мөселман кызы тормышыннан
Әбием намаз укыганда, аның артыннан намаз хәрәкәтләрен кабатлый идем. Ул чакта миңа 5 яшь иде. Дәшмичә, әбиемнән калышмаска тырышып сәҗдә кылганнарым әле дә хәтеремдә. Ниндидер бер сихри тынлыкны һәм йөрәкнең тетрәнеп торуын хәтерлим. Хәрәкәтләрнең асылын аңламасам да аларның бик әһәмиятле булуын аңлый идем, дип күңел түрендәге иң якын булган истәлекләр белән Эльнара Мир уртаклаша.
Еллар үтте. Хәзерге вакыттагы аңлатма белән әйткәндә, мин этник мөселман кызы идем. Гаиләдә мөселман бәйрәмнәрен хөрмәт иттеләр, өйгә мулланы чакыралар һәм садака өләшәләр иде. Әмма намаз һәм Коръән укымыйлар, шәригать кушканча киенмиләр иде. Бары тик әбием генә безнең җирдәге сакчы фәрештә кебек, барча туганнар өчен дога кылып тора иде.
Бразиль сериалын (Клон) карый башлагач Шәрыкъ мәдәнияте белән кызыксынуым артты. Ул заманнарда илебезнең күп кенә хатын-кызлары шәрыкъ биюләренә өйрәнү теләге белән янып яшәде. Ислам диненә якынаю өчен бию ул бик әйбәт мисал булып тормый, алай булса да мин белгән берничә кыз тора-бара чын мөслимәләр булдылар. Мәсәлән минем якын дустым Наташа башта bellydance белән кызыксынса да, якын арада гарәп язмасына гашыйк булып мәдрәсәдә укып чыкты, ислам динен кабул итте һәм Ислам Университетына укырга керде.
Мин исә бары тик берничә ел үткәч кенә яулык ябынып, аңа иярдем. Аллаһның рәхмәте белән юллар мине гаҗәеп шәһәр Казанга китерде. Бу шәһәрнең аеруча бер рухи көче барлыгына ышанам. Монда төрле дин вәкилләре дустанә яши. Казанның руханияте минем күңелемә хуш килде. Беркүпме вакыт мин монда аспирантурада укып һәм СМИда эшләп тордым. Яулыклы кызларны күреп минем дә алар кебек яулыктан йөрисем килде. Бервакыт ди-джей Эльнара радиога эшкә яулыктан килсә, эштәге дусларының никадәр гаҗәпкә калганнарын күзалларга була. Бер сурәт аеруча да күңелдә калган: якты кояшлы көн Кол Шәриф мәчете тирәсен яктырта, мин агым буйлап аккандай мәчеткә таба киләм. Зәңгәр итәк, чәчәкле хиҗәб. Тирә-якта беркем дә юк. Кинәт бер үтеп баручы кеше миңа: “Сез актрисамы әллә?” – дип сорады. Әйе, хәзер мин аңладым, бу минем мөслимә кыз булып уйнавым булган. Тышкы кыяфәтне үзгәртеп кенә эчке кыяфәтне үзгәртеп булмый шул.
Туганнарым ягыннан хуплау булмады һәм күңелемдә тулы бер карар кабул итәрлек көч булмау сәбәпле мин яулыгымны салдым.
Әмма йөрәгем тыныч түгел иде. Бер Рамазан аенда әтием бу дөньяны калдырып киткәч, йөрәгем бөтенләй дә таш булып катты. Әйтерсең лә мин кырыйдан карап үземнең механик гамәлләремне күзәтеп торам.
Беренче азатлык Кол Шәрифтә килде. Мулла тавышы тынычландыра иде һәм беренче ачы күз яшьләре туктаусыз актылар. Шунна соң мин әтием өчен дога кыла башладым. Көнгә бер тапкыр намаз укырга тотындым һәм, нәкъ шул вакытта намазның тормыш авырлыкларыннан котылу чарасы икәнен аңладым. Билгеле бер тормыш авырлыкларыннан соң, намаздан куәт алуымны тойдым, намаз минем терәгем һәм үзәгем булды. Үткән елны Рамазан аенда үземнең беренче уразамны тоттым. Бу елны тулысынча яулыкны ябындым. Хәзер минем өчен яулык торттагы чия кебек булды һәм моңа җитди эчке халәтемнең үзгәрүе сәбәпче булды. Һәм йөрәгемдә бернинди шик калмады.
Туганнарымның хуп күрмәүләре дә күңелемне җәрәхәтләми. Бу шулкадәр гади икән, минем Ислам диненә китерүче юлым чоркырлы һәм озак булса да, һәр сукмак һәм язмыш борылышлары өчен Аллаһ Тәгаләгә шөкер итәм.