Кеше нәфесенең асылы

Дөреслектә кеше нәфесе – ул яшерен, аның асылын тулысынча аңлау мөмкин түгел.
Адәм баласының җисеменә урнашканчы аны рух дип атыйлар. Аллаһның әмере белән рух һәм тән бергә бәйләнгәч, нәфес башка халәтне кичерә һәм үзенең Раббысыннан ерагая. Шунда Аллаһ Тәгалә белән нәфес арасында пәрдә барлыкка килә, шул пәрдә нәфескә Раббысына якынаерга мөмкинчелек бирми.
Билгеле булганча, рух - ул күркәм һәм нәзәкатьле нәрсә, чөнки аңа фәрештәнең сулышы тормыш бирә. Бу хакта Пәйгамбәребез галәйһиссәләм хәбәр итеп әйтте: “Дөреслектә, һәркайсыгыз ана карынында барлыкка килә: кырык көн буе бер тамчы шәкелендә, аннан соң шулкадәр үк вакыт эчендә оешкан кан шәкелендә һәм аннан соң тагын шулкадәр үк вакыт эчендә җисем шәкелендә. Шуннан соң бу яралгы янына фәрештә килеп җан өрә. Шул ук вакытта фәрештәгә бу мәхлук өчен 4 тәкъдир язарга әмер ителә: аның ризыгы, яшәү вакыты, гамәлләре һәм үлеме (бу дөньядан бәхетле яисә бәхетсез булып китүе). Ягъни кеше иманлы булып ахирәткә күчү бәхеткә, имансыз ахирәткә күчү бәхетсезлеккә дучар итә.
Җан белән тән кушылгач, гаҗәеп мәхлук, кеше шәкеле формалаша. Бу дөньяда адәм баласы яшәешне алып барсын өчен, Аллаһ Тәгалә аны Үзенең хәлифәсе итте. Кешенең нәфесен тәрбияләү өчен Аллаһ Тәгалә шәригатьне (кануннар) иңдерде. Чөнки гыйлем һәм әхлакъ – ул кеше нәфесенең камиллегенә нигез булып тора. Аллаһ Тәгаләнең әмерләре кеше нәфесенә юнәлтелгән, нәкъ нәфес сыйфатлары белән кешенең тәкъвалыгы һәм әхлаксызлыгы билгеләнә. Аллаһ Тәгаләнең китапларын иңдерүенең, илчеләрен һәм пәйгамбәрләрен җибәрүенең максаты – ул кеше нәфесенең камиллеккә ирешүенә китерү.
Кеше нәфесе гел шәһвәткә, гафләткә, тормышның төрле халәтләренә, шайтан вәсвәсенә бирелә. Нәфес һәрвакыт гөнаһ кылып тора. Шуңа күрә дә нәфесне тәрбияләргә, гөнаһлар сәбәпле килеп чыккан кимчелекләрдән аны арындырырга һәм шулай итеп аларның зарарыннан котылырга тырышырга кирәк. Бу исә бары тик ихластан тәүбә кылып Аллаһ Тәгаләгә кайту белән генә мөмкин булачак.
Нәфес – кешенең төп дошманы
Әхлакъсызлык кеше нәфесенә хас нәрсә. Ул гел әдәпсезлеккә омтыла. Нәфес – ул даими кешенең янәшәсендә. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Синең иң зур дошманың – ул синең нәфесең”. Әгәр берәү нәфесенә шәһвәттә булырга һәм ләззәтләнергә ирек бирсә, ул нәфесе белән үзенең һәлакәтендә катнашучы була. Галимнәр моны аңлап, һәр гөнаһның тамыры нәфесеңнән разый булу икәнлегенә ишарә иттеләр. Аллаһның әмерләренең һәм хәрамнардан тыелып торуның нигезе – ул нәфесеңнән риза түгеллекне күрсәтә.
Аллаһның рәхмәтенә өметләнеп кылган кечкенә генә гамәл, үз нәфесеңә өметләнеп кылган зур гамәлдән күпкә яхшырак.
Нәфеснең асылын һәм аның түбәнчелеген, һәрвакыт нәрсәгәдер мохтаҗ булуын аңлаган акыллы кеше Аллаһның Кодрәтен, Олуглыгын аңлый һәм күрә белә. Чөнки Аллаһ Тәгалә – нәфесне юктан Бар кылучы.
Аллаһ Тәгалә Үзенең яраткан колларына Үзенә якынаюның иң җиңел һәм иң якын юлның нәфес белән көрәшү юлы булуын күрсәтте. Аллаһ Тәгалә Үзенең сөекле бәндәсенә төшендә болай дип мөрәҗәгать итте: “Нәфесең белән көрәш, чөнки Минем галәмемдә Миңа каршы килгән нәфестән башка мәхлук юк”.
Нәфес һәрвакыт горурлык, куәт һәм хакимлек итү кебек сыйфатларны үзенеке итәргә тырыша. Бу сыйфатлар бары тик Аллаһ Тәгаләгә генә хас, Ул барча кимчелекләрдән пакь.