Ихласлык

Ихласлык

Шуны белегез, ихлас – ул бөтен гамәлләрне дә икейөзлелектән арындыру. Эчкерсезлек – ул гамәлләрне кешеләргә күрсәтеп кылуның капма-каршысы. Әгәр берәү гамәлләрен кешеләргә күрсәтмичә кылса, аның гамәлләре эчкерсез санала. Гамәлләрне икейөзләнеп кылса, бу кеше башкаларның күңелендә эз калдыру максатыннан һәм аны шул яхшы гамәлләре өчен мактасыннар өчен кылган була. Мәсәлән, берәү үзенең гыйбадәтләрен һәм изге гамәлләрен башкалар күрүен теләп кыла. Аллаһ Тәгалә көдси хәдистә хәбәр итә: “Ихласлык – ул Минем яшерен гыйлемнәремнең берсе. Мин колларымнан сөекле бәндәмә аны әманәт иттем”.

Шуны белегез, Аллаһка карата ихлас булу гамәлләрдә, сүзләрдә һәм мөлкәттә чагыла. Һәм ихласның һәр дәрәҗәсе тәүхидкә таянган бәндәдә үз шартлары белән була. Моның шартларыннан: яманлык яки яхшылыкның һәм шулай ук нәрсәдән дә булса тыю кешеләрдән килә дип санамау; “мин”, “безнең белән”, “безгә”, “безнеңчә” кебек сүзләрне метафора буларак куллану. Чөнки кешенең теләге белән бергәлектә кылынган нәрсә, Аллаһка яшерен ширек китерү кебек була. Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә хәбәр итә: “Аллаһка гыйбадәт кылыгыз һәм бернәрсәне дә Аңа ширек итеп китермәгез” (ән-Нисә сүрәсе, 63 аят). Монда “бернәрсәне дә” сүзе ассызыклана, искәрмәнең юклыгын күрсәтү өчен.

Бер мөрид гөнаһлары өчен Раббысыннан гафу үтенде һәм: “Әй Раббым, мине гафу ит! Дөреслектә, Син Үзеңә ширек кылмаган һәркемне дә гафу итәчәгеңне вәгъдә иттең. Син беләсең, мин беркайчан да ширек китермәдем”, - диде. Шунда ул яшерен тавыш ишетте: “Хәтта сөт китергән көннедәме?” Мөридкә оят булды һәм ул беркөнне әйткән сүзләрен искә төшерде. Аңа сөт китергәч, ул: “Сөт миңа зыян китерер дип куркам”, - дигән иде. Аллаһ Тәгалә бу сүзләрне ширек буларак санады, чөнки мөрид сөт белән зыянны бергә бәйләде. Бу хакта фикерләп карагыз.

Дагыстан мөфтие Шәех Әхмәт әфәнде Абдуллаевның “Тәкъвалылар әхлагы” китабыннан

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...