Хаклык (сыдк)

Хаклык (сыдк)

Хаклык (сыдк)

Хаклыкның мәгънәсе

Дөреслектә, хаклык – ул мөриднең терәге, аның тәртибе, әхлагы һәм камиллеге. Хаклык – ул пәйгамбәрлек дәрәҗәсенә иярү. Иң мөһиме хаклык – ул яшерен һәм ачык гамәлләрнең берберсе белән тәңгәл килүе. Шулай ук сиддыйк – тугры кешеләр бар, ягъни үзләренең гамәлләрендә, сүзләрендә һәм халәтләрендә тугры булып калучылар. Шуны белегез, хаклык – ул эчке һәм тышкы яктан тугрылыкка тиң булу. Шуңа күрә хакыйкый кеше – сиддик – ул йөрәгенең тугрылыгы сәбәпле үзенә карата кешеләрнең хөрмәте китүгә игътибар итми. Ихлас тугры бәндә кылган изге гамәлләрен башкаларның күрүен теләми, һәм үзенең кайбер ялгышлыкларын кешеләрнең күрүеннән нәфрәтләнми. Имам Җөнәед (Аллаһның рәхмәтендә булсын) әйтте: “Тугрылык – ул ялган белән котылырга мөмкин булганда да хаклыкны әйтү. Чөнки шәригатьтә ялган инкарь ителә һәм кешелек тарафыннан да тәнкыйтьләнә.

Хаклыкның дәрәҗәсе

Дөреслектә, тел – ул кешенең дәрәҗәсе һәм байлыгы, берәү телен төзәтсә, хөрмәткә лаек була. Хаклыкның әһәмиятлеген аңлату өчен безгә Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең кайбер хәдисләрен искә төшерү ләзем: “Сине шөбһәләндергән нәрсәдән шикләнмәгән нәрсә файдасына баш тарт. Дөреслектә, хаклык – ул йөрәк өчен тынычлык табу, ә ялган күңелгә шөбһәне урнаштыра”. Шулай ук Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм әйтте: “Дөреслектә, хаклык яхшылыкка өнди, ә яхшылык җәннәткә илтә. Дөреслектә, ялган бозыклыкка этәрә, ә бозыклык җәһәннәмгә илтә”. Локман Хәкимнән: “Бу дәрәҗәгә ничек ирештең?” – дип сорадылар. Ул: “сүзләремдәге хаклык һәм миңа кагылмаган нәрсәне калдыру белән”, - дип җавап биргән. Галимнәр фикеренчә, нәфесне коткару хаклыкка бәйләнгән. Бу кешене авырлыкларга китерсә дә, кайвакытта җәзага китерсә дә. Алар: “Хаклыкка тотын, чөнки син хаклык зыян китерер дип курыкканда, ул сиңа файда китерә. Ялганны калдыр, чөнки син файда көткәндә, ул сиңа һичшиксез зыян салыр”. Сәүдәгәр ялганлап сәүдәсен яхшыртам дип уйласа, ул бик ялгыша. Сәхәбәләрдән риваять ителә: “Хакыйкый сәүдәгәр фәкыйрь булмас”

Ялганның зарары

Пәйгамбәр галәйһиссәләм ялганнан тыйды, мөселманның шелтәлеәхлагы күп булырга мөмкин, әмма ул беркайчан да алдамас. Дөреслектә, мөселман алдамый. Әбү Дәрдә (Аллаһ аңардан разый булсын): “Әй Аллаһның Илчесе, мөэмин урлый алырмы?” – дип сорады. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: “Булырга мөмкин”, - дип җавап бирде. Шунда Әбү Дәрдә янә: “Ә мөэмин зина кыла алырмы?” – дип сорады. Моңа җавап итеп Пйәгамбәребез галәйһиссәләм: “Әйе, хәтта Әбү Дәрдә киресен теләгән булса да”, - диде. Сәхәбә янә: “Мөэмин алдый алырмы?” – дип сорады. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: “Юк, бары иман китермәгән бәндә генә ялган уйлап чыгарыр”, - диде. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм кешеләрне көлдерү өчен ялган уйлап чыгарудан аеруча да тыйды. Ул әйтте: “Кешеләрне көлдерү өчен алдаучыга бәла килер. Аңа кайгы! Аңа кайгы!” Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм шулай ук ялган бары өч очракта гына алдарга ярый дип кисәтте: сугышта, чөнки сугыш – ул үзе ялган; ике кешене дуслаштырырга теләүчегә; хатыны белән татулашырга теләүчегә. Ялганның бөтен гөнаһларга да китерүче капка булуында шик юк. Чөнки ялган – ул иң яман сыйфат.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм янына берәү килеп: “Мин өч гөнаһ кылу сәбәпле бәлагә тардым: ялган, зина һәм хәмер эчү сәбәпле. Мин алардан котылу өчен үземдә көч таба алмыйм”, - диде. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм аңа: “Ялганнан баш тарт”, - диде. Шуннан соң бу кеше китте. Бу кеше зина кылырга теләгәч, ул үз-үзенә: “Мин зина кылсам һәм соңыннан Пәйгамбәр миннән зина кылдыңмы дип сорар. Мин зина кылуымны әйтсәм, миңа 100 камчы сугу җәзасына тарырмын, әгәр алдасам, мин вәгъдәмне бозган булам”, - дип фикерләп гөнаһ кылудан баш тарта. Беркүпме вакыттан соң аның хәмер эчәсе килде, ул янә фикерләп карагач, бу гөнаһтан да баш тарта. Аннан соң ул барча гөнаһларның да асылында ялган ятуын аңлаган. Мөхәммәд әл-Хәрәви (Аллаһның рәхмәтендә булсын) әйтте: “Кеше өчен иң зур бәла ике сыйфат: хаклык өчен булачак әҗерне белә торып, аңардан баш тарту һәм җәза булачагын белә торып алдау”.

Хаклык турында галимнәр фикере

Хаклык, тугърылык турында һәм аның никадәр дәрәҗәдә күркәм сыйфат булуы хакында олуг галимнәр бик күп кыйммәтле сүзләр әйтеп калдырганнар. Менә кайберләре:

1. Шәкыйк Бәлхи (Аллаһның рәхмәтендә булсын) әйткән: “Дөресен сөйләүче мөриднең мисалы хөрмә агачын утыртып, җимешләре урынына чәнечкеләр үсеп чыгудан курыккан кешегә тиң. Ә алдакчы мөриднең мисалы чәнечкеле куак утыртып, җимешләре хөрмә булыр дип көткән кеше кебек”.

2. Әбү әл-Фәтха әл-Мусилидән хаклык турында сорагач, ул кулын тимерче кыздырган учакка тыгып, аннан янып торган күмерне алып учына сала һәм: “Менә бу хаклык”, - дип җавап бирә.

3. Шулай ук болай диелгән: “Туры сүзле булучы – ул ниндидер яшерен гамәленең ачылуыннан оялмыйча үлемгә әзерләнүче. Аллаһ Тәгалә әйтте (мәгънәсе): “Үлемне теләгез, әгәр дә (дәгъвагызда) дөрес сөйләүче булсагыз” (Җомга сүрәсе, 6 аять). Әгәр кол үзенең үлеменә әзерлектә тугры һәм ихлас икән, ул һичшиксез үлеме кайчан килүенә карамастан, бернинди борчылу хисен тоймас, чөнки аның Аллаһ Тәгалә каршында оятка калырлык кылган гамәле юк”.

4. Зөннун әл-Мисри әйткән: “Хаклык – ул Аллаһның кылычы, нәрсә белән генә сыналса да, өзеп ташлар”.

5. Шулай ук бер галим әйткән: “Даими булган фарыз гамәлне кылмаган кешенең билгеле бер вакыт күрсәтелгән фарыз гамәле дә кабул ителмәс”. Аңардан: “Нәрсә соң ул даими булган фарыз гамәл”, - дип сорагач, ул: “Хаклык”, - дип җавап биргән.

6. Икенче бер галим әйткән: “Ялганчының галәмәте шулдыр ки, ул еш ант итә, хәтта аңардан моны таләп итмәгән очракта да”.

7. Шулай ук болай диелгән: “Үзүзен яисә башкаларны мактаучы хаклыкның исен дә сизмәс”.

8. Коръән Кәримдә әйтелгән: (мәгънәсе) “Ий мөэминнәр, Аллаһтан куркыгыз һәм дөресен сөйләүчеләр белән бергә булыгыз”. (Тәүбә сүрәсе, 119 аять) Бу аятьнең тәфсирендә әйтелгән: “Китап әһелләреннән булган мөэминнәр, дөресен сөйләүче мөселманнар белән бергә булыгыз, ягъни бу дөньяда хаклык белән уңышларга ирешегез һәм иртәгә үлемнән соң дөресен сөйләүче мөселманнар белән бергә булырсыз.

9. Галимнәр әйткән: “Хаклык – ул игелекнең иң бөек дәрәҗәсе. Димәк, бу бик сирәк була торган нәрсә эчтән дә, һәм тыштан караганда да, шулай ук кеше аулактамы яисә кеше арасында булуына карамастан бер үк халәттә булу”. Хаклык сүзләрдә дә һәм шулай ук рухи халәттә дә була. Бу аның иң камил сурәте.

Дагыстан мөфтие Шәех Әхмәт хаҗи Абдуллаевның

“Тәкъвалылар әхлагы” китабыннан өзек

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Гасырлар аша күпер

Цахурдагы ән-Низамия мәдрәсәсенә 950 ел   Дагыстан Республикасы башкаласында Урта гасыр ислам дөньясында зур эз калдырган белем бирү үзәкләренең берсе булган ән-Низамия мәдрәсәсенә нигез салынуга 950 ел тулуга багышланган зур күләмле форум узды.   2025 елның декабрендә Махачкала...


Рамазан ае: балаларны ураза белән таныштырабыз

Мөселманнарның изге бәйрәме - Рамазан ае якынлаша. Ул бер ай дәвам итә. Ураза тоту – Аллаһ биргән тәмле, татлы ризыкларның, чиста суның кадерен искә төшерә.   5-6 яшьләремдә булганмындыр, әни белән дәү әнидән: “Бүген Ураза тотарга торасы була”, – дигән сүзләрен...


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...


Рамазан ае фазыйләтләре

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле...


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...