Үз-үзеңне хисап кылу

Үз-үзеңне хисап кылу

Үз-үзеңне хисап кылу

Дөреслектә, нәфесне пакьләүнең һәм яхшыртуның иң олуг юлы – ул хуҗасы нәфесенә нәрсә әйткәнен һәм әмер иткәнен хисап кылуы. Мәсәлән, әгәр синең үз-үзен хисап кылучы вәкилең бар икән, син аның артыннан күзәтеп йөрмисең. Әгәр инде ул үз-үзен хисапта тота алмый икән, ул вакытта син аңардан эшләгән эшләрен санап күрсәтүен таләп итәчәксең. Кешенең гамәлләре белән дә шулай ук, алар барысы да Аллаһ ризалыгы өчен булырга тиеш. Һәрбер гамәл өчен Раббың каршында җавап бирәчәгеңне онытма.

Үз-үзеңне хисап кылу – ул Аллаһны тануда зур дәрәҗәләргә ирешкән олуг галимнәрнең гадәте. Олуг әбдалларның (ягъни дөньядан тулысынча ваз кичкән, Аллаһка якынаю дәрәҗәсенә ирешкән колларның) берсе булган Шәех Мәкинеддин әл-Әсмар әйткән: “Юлымның башында мин тегүче булып эшләдем. Ул вакытта мин көне буе әйтелгән сүзләремне саный идем. Кич җиткәч, мин ул сүзләремә анализ ясый идем, яхшы сүзләрем өчен мин Аллаһка шөкер иттем, Аны мактадым. Ә калган сүзләрем өчен мин Аллаһ каршында тәүбә кылдым, Аңардан гафу итүен сорадым”. Ул бу гамәлен әбдал булганчыга кадәр кылган.

Әбү Хафес әл-Хәддәд ән-Нисабури әйткән: “Кешенең нәфесе – ул караңгылык. Бу нәфеснең яктырткычы булып яшерен булган халәте тора. Ә лампаның уты – ул Аллаһның ярдәме, тәүфыйкълылык”. “Бу нәфеснең яктырткычы булып яшерен булган халәте” дигән сүз ул Раббысы белән колы арасындагы сер. Һәм бу сер – аның ихласлык урыны, шул сәбәпле кол аңлый һәм фикерли, бар нәрсә дә үзеннән-үзе килеп чыкмый, бары тик Аллаһның тәкъдире белән генә бар була. Шулай итеп кол үзенең яхшылык кылырга да яманлыкка да куәте юклыгын аңлый. Аллаһның ярдәме белән ул нәфесенең яманлыгыннан арына. Раббысы каршында үзенең кимчелекле һәм зәгыйфь булуын таный.

Шуңа күрә шәехләр әйтәләр: “Әгәр берәүнең сере юк икән, ул гөнаһ кылуда нык тора”. Бәндәнең хисап тотудагы иң нәтиҗәле факторы – нәфесне вәгазьләп уяту һәм аны төзәтү максатыннан аңа чыгышы турында искәртеп тору. Бер тәквалы бәндә нәфесенә мөрәҗәгать итеп әйткән: “Ий нәфесем, син үткән буыннарга кара, ничек итеп алар йортлар төзеделәр, ә аннан соң бу дөньяны һәм барча малларын калдырып киттеләр?!. Ничек итеп Аллаһ аларның җирләрен, йортларын дошманнарына калдырды?! Кешеләрнең ашамаган нәрсәләрен ничек итеп җыйганнарын, яшәмәгән йортларын ничек итеп төзегәннәрен, ирешә алмаслык нәрсәләр турында хыялланганнарын күрмисеңмени?! Ни өчен син бу ачык дәлилләрне күрмисең? Ий нәфесем, бәлки син бөек дәрәҗәләргә ирешү белән исергәнсең һәм тәкәбберлегең сәбәпле моны аңламыйсыңдыр?!

Шөһрәт яратуның максаты бары тик кешеләрне үзеңә карату гына булуын аңламыйсыңмы? Әгәр дөньядагы бөтен кешеләр дә синең каршыңда баш исәләр һәм сиңа буйсынсалар, берничә елдан соң аларның да һәм синең дә бу җир йөзендә калмаячагын фикерләп карамыйсыңмы?! Синең турында искә дә алмый торган көн киләчәк. Ий нәфесем, ничек итеп син ахирәтне бу дөньяга алмаштыра аласың?! Син үзеңне кешеләр өчен матурлыйсың, ә ялгыз булганда гөнаһ кылып Аллаһка каршы чыгасың! Аллаһ синең өчен мәхлуклардан җирәнгечрәкмени? Ий нәфесем, бу синең өчен зур бәла! Син үзеңнең кем икәнеңне белсәң, кешеләрнең барча авырлыклары һәм бәлаләре бары тик нәфеснең яманлыгыннан икәнен аңлар идең. Син дөнья малының күбәюенә шатланасың, әмма синең өчен бирелгән көннәрнең кимүенә бер дә кайгырмыйсың! Гомерең кыскарып барганда, малыңның күбәюеннән ни файда?!”

Нәфес белән көрәшү

Аллаһка буйсынудан баш тарту һәм шәһвәтләрне арттыру – бу нәфесне изгелектән ерак кылучы ике сыйфат. Нәкъ менә шул сәбәпле нәфес каршылык күрсәтеп ачулана. Нәфескә каршылык күрсәтүнең иң яхшы ысулы – нәфеснең хакимлек итүен туктатуга сәләтле булган күркәм әхлакны куллану. Аның утын йомшаклык белән сүндерү. Ягъни гөнаһ кылырга этәрүче нәфесне тыярга, аның белән көрәшергә кирәк. Моның өчен аны җәзалау юлы белән түбәнсетү, нәфеснең никадәр хурлыклы булуын, аның гамәлләренең никадәр яман булуын күрсәтергә кирәк.

Зүннун әл-Мисри әйткән: “Рухи һәлакәт, кешеләрнең әхлагының түбәнгә тәгәрәве алты сәбәптән килеп чыга: беренчесе, ахирәт өчен кылына торган гамәлләрнең ниятенең зәгыйфь булуы; икенчесе – кешеләрнең тәннәре шәһвәтләренең тоткыны булуы; өченчесе – аларны озын хыяллар һәм төшенкелек камап алуы; дүртенчесе – Аллаһның ризалыгын түгел, ә кешеләрнең ризалыгын өстен кую сәбәпле; бишенчесе – Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең юлы булган Сөннәтне онытып шәһвәтләре артыннан иярүләре сәбәпле һәм алтынчысы – кешеләр гөнаһларын аклап кечкенә хаталарын һәм элгәре яшәгән тәквалыларның бик күпсандагы яхшылыкларын онытып кимчелекләрен истә тотулары сәбәпле”. Нәфес белән көрәшү өчен бик күп ысуллар бар. Бу хакта олуг шәехләрнең китапларында зикер ителгән. Аллаһның ризалыгына омтылучылар бу хакта гел истә тотсыннар өчен кайбер гыйбарәләрне зикер итеп китәбез:

1. Аллаһны таныган бер тәквалык иясе әйткән: “Без суфичылыкка сүзләрдән һәм гыйбарәләрдән карап ирешмәдек, ә ачлык, дөнья ләззәтләреннән баш тарту, начар гадәтләрне калдыру, Аллаһның әмерен үтәү һәм Аның тыйганнарыннан тыелу сәбәпле ирештек”.

2. Бер хикмәт иясеннән болай дип сораганнар: “Нәфесне нинди чылбырларга бәйләргә кирәк?”. Ул болай дип җавап биргән: “Нәфесеңне ачлык һәм сусау белән багла, шәһвәтләрне, бөеклекккә омтылуны калдырып нәфесеңне түбәнсет, байлар яраткан нәрсәләрдән баш тарт.”

3. Әбу Язидтән риваять иткәннәр: “Мин төшемдә Раббымны күрдем һәм Аңардан: “Ий Раббым, Сине тану юлын күрсәт”, - дип сорадым. Аллаһ Тәгалә әйтте: “Нәфесеңне калдыр һәм Миңа кил”.

4. Бер шәех әйтте: “Безнең юл өч кагыйдәгә нигезләнгән: ачлыкны тыйгач кына ашау; бик нык йокы килгәндә генә йоклау һәм кирәк булганда гына сөйләшү”.

5. Икенче бер шәех укучысына болай дигән: “Бәла өч сәбәп булганда килә: әхлаксыз булганда, гадәтләргә бертуктаусыз иярү һәм яман дуслык”. Укучысы: “Әхлаксыз булуны ничек аңларга?” – дип сорый. Шәех җавап биреп: “Ягъни хәрамны куллану”, - дигән. Укучысы янә: “Бертуктаусыз гадәтләргә иярү нәрсәне аңлата?” – дип сораган. Шәех җавап биреп: “Ягъни хәрамга карау, хәрамнан ләззәт табу һәм гайбәткә омтылу”, - дигән. Укучысы янә: “Яман дуслык нәрсәне аңлата?” – дип сораган. Шәех җавап биреп: “Күңелдә шәһвәт уты кабынуга аңа иярү”, - дигән.

6. Бер мәшһүр галим әйткән: “Безнең вазифабыз шул – әгәр берәү яманлык кылса, аңа үч итмәү, киресенчә, тыйнаклык һәм гадилекне күрсәтеп аңардан гафу үтенү. Чөнки йөрәкне нәфрәттән пакьләү өчен яманлык кылучыга яхшылык эшләргә кирәк”. Димәк, нәфесен яраткан кеше динне сөймәс. Һәм шулай ук киресенчә, динен сөйгән кеше нәфесен яратмас. Гади кешеләр гамәлләрен камилләштерергә тырышалар, ә сайлап алынган хосусый бәндәләр – үзләренең рухи сыйфатларын пакьләргә тырышалар.

Ачлыкка сабыр итеп һәм Аллаһка гыйбадәт кылып төннәрен йокысыз үткәрү – ул җиңел эш. Ә менә әхлакны яман гадәтләрдән чистартып сәламәтләндерү – бик авыр эш.

Дагыстан мөфтие Әхмәд әфәнде

Абдуллаевның “Тәкъвалылар әхлагы” китабыннан

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...


Иң яхшы эш

Беркөнне иртән ерак авыл өстендә кояш чыккан вакыт һәм халык йокыдан торган чак иде. Алар төнлә белән елга буенда ят кешенең үзенә чирәм куышын ясаганын күрделәр. Бу ят кешенең кем икәнен белмәгәнгә күрә, аларны курку биләп алды.   Алар бергә җыелып нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер...


Бәхетеңә киртә корма

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча, уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм бәхетле булырга өйрәнсәк иде.   Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның...


Рамазан ае: балаларны ураза белән таныштырабыз

Мөселманнарның изге бәйрәме - Рамазан ае якынлаша. Ул бер ай дәвам итә. Ураза тоту – Аллаһ биргән тәмле, татлы ризыкларның, чиста суның кадерен искә төшерә.   5-6 яшьләремдә булганмындыр, әни белән дәү әнидән: “Бүген Ураза тотарга торасы була”, – дигән сүзләрен...


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...