Яхшылык кылырга ашыгыгыз

Яхшылык кылырга ашыгыгыз

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Бер ел үтеп китеп, икенче елның башлануында зур хикмәт бар. Бу әлбәттә, безгә тормышның тиз үтүен искә төшерә һәм фикерләп караучылар өчен Аллаһның олуг нигъмәте. Шуңа күрә онытмаска кирәк, Аллаһ Тәгалә вакытны безгә рухи яктан үсешкә сарыф итәргә бирә. Димәк, мөэмин буларак, без һәр сәгатьне кадерләргә һәм вакытны изгелек кылу, тәкъвалык өчен кулланырга тиеш булабыз. Дөреслектә, Кыямәт көнендә безнең котылуыбыз бу дөньяда тырышып гамәл кылуга бәйле. Әгәр без вакытның кадерен белсәк, Аллаһ Тәгалә турында, ахирәт, җаннарыбызны коткару турында фикерләсәк, Аның юлында хезмәт итсәк, Аллаһ теләсә, без, һичшиксез, ахирәттә хезмәтләребезнең зур җимешләрен күрербез. Дөреслектә, Коръән Кәримдә әйтелгән: «Ә иман китерүчеләр һәм изге гамәл кылучылар – мәңгелек җәннәт әһелләре” (Бакара, 2/82).

 

 

Аллаһ Тәгаләнең бу сүзләреннән соң, без әлбәттә, үз-үзебездән: “Мәңгелек җәннәткә лаек булырлык нәрсә эшләдек соң без? Күркәм иманыбызны, тәкъвалыгыбзны, итәгатьлекне, буйсынуны һәм Аллаһ Тәгаләгә шөкер итүне күрсәтеп, ике дөньяда да Аның даими нигъмәтенә өмет итә алабызмы?” – дип сорарга тиешбез. Нинди дәрәҗәдә динебездә нык тордык, никадәр дәрәҗәдә гыйбадәт кылабыз, Коръәнгә һәм Пәйгамбәребез галәйһиссәләм сөннәтенә иярүебез нинди дәрәҗәдә һәм лаеклы мөселман тормышы белән яшибезме? Дөреслектә, бу тормыш безгә Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылу өчен, яхшылыкка өндәү, начарлыктан һәм гөнаһлардан  тыелу өчен бирелгән. Ягъни без үз өстебездә даими эш итәргә, әхлагыбызны яхшыртырга, дөресен генә сөйләргә һәм кылган гамәлләребезне тикшереп торырга тиеш. Аллаһ ризалыгы өчен гомеребезне бирергә әзер булырга руханиятебезне яңартып торырга тиеш.

Бу тормыш – ул яхшылык белән начарлыкның, хакыйкать белән ялганның даими көрәше, даими сынаулар, авырлыклар һәм ярышу урыны. Шуны истә тотыйк, яманлыкка каршы көрәшүчеләр, җир йөзендә хакыйкатьне гаделлекне һәм иминлекне урнаштырырга тырышучылар өчен Аллаһ Тәгалә олуг савап вәгъдә итте. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте:

“Сезнең һәркайсыгыз үкенүдә булыр, булган мөмкинчелекләрне кулдан ычкындыруына үкенер”.

Шулай ук Пәйгамбәребез галәйһиссәләм болай дип кисәтте:

“Әгәр кеше туган көненнән алып үлгәнчегә кадәр Аллаһ ризалыгын алу өчен мөмкин булган һәм мөмкин булмаган изге гамәлләрнең берсен дә калдырмыйча кылса да, Кыямәт көнендә бу гамәлләре аның өчен бик кечкенә булып күренер һәм ул сагынып, тагын да күбрәк яхшы гамәлләр кылмавына үкенер”. (Әхмәд, Байхаки).

Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “Берәү яхшы эшләр эшләсә, файдасы үзенә. Ә берәү яманлык эшләсә, зарары үзенә. Аннан сез Раббыгызга кайтырсыз” (45:15)

Бу безгә Аллаһ куйган чикләрдән чыкмаска куша. Җир йөзендә иминлек һәм бәхет урнаштыру өчен һәр гамәлдә тәкъвалык һәм игелек  күрсәтеп һәрвакыт тәүбәгә кайтырга, яхшылыкка, гаделлеккә өнди. Дөреслектә, якыннарыбыз өчен яшәү, ватан һәм халык өчен хезмәт кылу – ул хакыйкый бәхет һәм хакыйкый тормыш. Бәхеткә илтүче юлның иң дөресе ул бәхетле булырга теләүдә түгел, ә башкаларны бәхетле итәргә теләүдә. Пәйгамбәребез галәйһиссәләмне һәм аның сәхәбәләрен исегезгә төшерегез, алар кеше ихтыяҗларына колак салганнар, аларны кайгыртканнар, хезмәт итүдән курыкмаганнар, ярдәм итеп яхшы киңәшләре белән булышканнар, якыннарына һәрвакыт хөрмәт итүләрен һәм мәхәббәтләрен күрсәткәннәр. Ягъни һәрвакыт яхшылык кылырга һәм кешеләрне бәхетле итәргә ашыкканнар. Алар шулай гамәл кылганнар, чөнки изге гамәл кылуда игелекне күргәннәр. Чөнки алар ихластан Аллаһ Тәгаләне һәм Аның колларын сөйгәннәр.

 

Фәрхат Хәзрәт Мәүлетдин

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...