Әхлаклы булуның мисаллары
Әхлаклы булуның мисаллары

Изге элгәрләрдән безгә бик күп гаҗәеп риваятьләр килеп ирешкән. Кайбер кешеләр өчен бу вакыйгалар уйдырма булып тоелса да, һичшиксез, бу хакыйкый риваятьләргә хас. Әүлиялар Аллаһны тануда бөек дәрәҗәләргә ирешкәннәр һәм шул сәбәптән үзләренең әхлакларын яхшыртканнар.
1. Габдулла бин Гомәрнең (Аллаһ аңардан разый булсын) колы намазларын даими үтәүчеләрдән булса, ул аны азат иткән. Колларга хуҗаларының күркәм әхлаклы булуы мәгълум булса, алар намазларын аңа күрсәтеп күркәм итеп башкара торган булганнар. Әмма Габдулла (Аллаһ аңар-дан разый булсын) гыйбадәттә уңышка ирешүчеләрнең барысын да азат иткән. Бервакыт Ибне Гомәргә моңа игътибарын арттыруын сораганнар һәм ул болай дигән: “Әгәр берәү Аллаһның дине буенча мине алдаса да, мин алданган булырга әзермен”.
2. Әхнәф бин Кайсадан1 болай дип сораганнар: “Сез әхлакны кемнән өйрәндегез?” – дип. Ул җавап биреп: “Кайс бин Гасим ән-Нәкридән”, - дигән. Шунда аңардан: “Ибен Гасим ән-Нәкри әхлаклылыкта нинди дәрәҗәгә ия иде?” – дип сораганнар. Әхнәф җавап биреп: “Бервакыт Кайсның хезмәтчесе аңа тимергә куеп пешерелгән ит китергән, әмма тимере бик эссе булган, шуңа күрә хезмәтченең кулыннан кайнар тимер Ибен Гасимнең кечкенә баласының өстенә төшкән һәм бала һәлак булган. Хезмәтче бик авыр хәлдә калган, нишләргә дә белмәгән, ә Кайс бин Гасим әнНәкри аңа әйткән: “Курыкма, сиңа берни булмас, мин сине Аллаһ ризалыгы өчен азат иттем”.
3. Балалар олуг галим Вәйс әлКаранине күргәндә, аңа таш ата торган булганнар. Ә бу шәех алар-га: “Әгәр миңа таш ату сезгә кызык булса, вак ташларны атыгыз, зур ташлар минем аягымны яра-лый һәм мин басып намаз укый алмыйм”, - дигән.
4. Бервакыт бер кеше Әхнәф бин Кайс артыннан аны хурлап барган. Һәм ул Әхнәф бин Кайс яши торган урамга җиткәч, Әхнәф туктап: “Әй егет, әгәр синең миңа әйтер сүзең булса, барысын да миңа әйт, алайса бу урамның мәҗнүннәре мине хурлавыңны ишетсәләр, сиңа зыян салырлар”, - дигән.
5. Мөэминнәр әмире Гали бин Әбү Талиб (Аллаһ аңардан разый булсын) хезмәтчесен чакырган, әмма ул ишетмәгән, ул берничә тапкыр дәшкән, әмма хезмәтчесе барыбер ишетмәгән, Шунда Гали хезмәтчесе янына үзе килгән һәм аның ятып торганын күргәч: “Син мине ишетмисеңме әллә?” – дип сораган. Хезмәтчесе ишеткәнен белдереп баш каккач, ул: “Алайса, ник мин чакыр-ганда дәшмәдең?” – дип сораган. Хезмәтчесе җавап биреп: “Мин синең мине җәзаламаяча-гыңны белдем, шуңа күрә барырга ялкауландым”, - дигән. Гали (Аллаһ аңардан разый булсын) бу сүзләрне ишеткәч: “Бар, мин сине Аллаһ ризалыгы өчен азат итәм”, - дигән.
6. Мәгруф әл-Курхи Тигр елгасы янында тәһарәт алырга тукталган, Коръәнен һәм киемен бер читкә алып куйган. Шул вакытта бер хатын-кыз килеп Мәгруф әл-Курхинең Коръәнен һәм кие-мен алып киткән. Ул аны куып җитеп: “Әй кардәшем, мин сине гаепләмим. Синең Коръән укый белүче улың бармы?” – дип сораган. Бу хатын-кыз, юк, дип җавап биргән. Шунда Мәгруф: “Ә бәлки синең Коръән укый белүче ирең бардыр?” – дигән. Бу хатын янә, юк, дип җавап биргәч, ул аңа: “Алайса миңа Коръәнемне кайтар, ә өске киемемне үезңдә калдыр”, - дигән.
7. Бервакыт шәех Әбу Габдерахман әс-Сәлминең йортына караклар кереп өйдәге бөтен нәрсәне талап чыкканнар. Бу хакта ул дустына сөйләгән: “Бервакыт мин базарга баргач, анда үземнең ур-ланган киемемне күрдем һәм ул тарафка карамас өчен мин читкә борылдым”, - дигән.
8. Мәлик бин Динарны бервакыт хатыны аңа: “Әй изге гамәлләрне кеше күрсен өчен кылучы!” – дип дәшкән. Ул хатынына: “Әй хатын, син минем өчен иң килешле кушамат таптың, моны Басра халкы белми иде”, - дигән.
9. Яхъя бин Зиядә әл-Харисинең яман әхлаклы бер хезмәтчесе булган. Яхъядан: “Нәрсәгә ул яман колны үзеңдә тотасың?” – дип сорагач, ул: “Мин аның яман холкына карата сабыр итәм, бу мине йомшаклыкка өйрәтә”, - дип җавап биргән.
10. Бервакыт Ибраһим бин Әдһәм чүлгә чыккач анда бер хәрбине очраткан. Бу хәрби аңардан: “Монда кая авыл бар?” – дип сораган. Ибраһим аңа каберлекләрне күрсәткән. Бу хәрби үзен мыскыл итә дип уйлап, Ибраһимның башына каты гына сугып җәрәхәтләгән. Ибраһим киткәч бу хәрбигә аның кем икәнен әйткәннәр. Шуннан соң ул Ибраһим янына килеп гафу үтенгән. Иб-раһим бин Әдһәм аңа: “Син миңа суктың, ә мин Аллаһтан синең өчен җәннәт сорап дога кыл-дым”, - дигән. Хәрби аңардан ни өчен мондый дога кылуын сорагач, ул: “Мин шуны аңладым, син суккан сәбәптән мин Раббымнан әҗер савап алачагымны аңладым. Һәм мин савап алган ва-кытта, син исә минем аркада үз башыңа гөнаһ алуыңны теләмәдем”, - дигән.
11. Берәү Әбу Госман әл-Хирине кунакка чакырган. Шәех чакырылган йортның ишеге янына ки-леп җиткәч, йорт хуҗасы аңа: “Әй Шәех, хәзер йортка керү өчен бик үк кулай вакыт түгел. Го-мумән, мин сине бүген чакырганыма үкендем, син кит инде”, - дигән. Әбу Госман кире кайтып киткән. Шәех үзенең йорты ишеге янына килеп җиткәч, артыннан килгән кешенең: “Әй Шәех, мин әйткән сүзләремә үкендем”, - дип гафу үтенергә тотынган. Бу Шәех аңа янә килермен, дип вәгъдә иткән. Шәех икенче тапкыр килгәч, ишеге янына килеп җитүгә нәкъ беренче тапкыр килгәндәге кебек үк сүзләрне ишеткән. Бу кеше Шәех белән өченче тапкыр, дүртенче тапкыр да шулай ук кыланган. Һәм чираттагыча кире какканнан соң гына ул: “Әй Шәех, мин сине сынарга теләдем”, - дип танган. Аннан соң шәехне мактап, аңардан гафу үтенергә тотынган. Шунда Шәех болай дигән: “Эттә дә була торган сыйфат өчен мине мактама, эт тә бит чакыргач килә, ә кугач китә”.
12. Икенче бер риваятьтә әйтелгән, Әбу Госман бервакыт эссе көндә юлдан барганда, бер йорт-ның түбәсе кубып шәехнең өстенә килеп төшкән. Аны озатып баручы дуслары моңа бик ачула-нып хурлый башлаганнар. Шунда Әбу Госман әйткән: “Хурламагыз! Утка лаек булучыны көлгә күмгән өчен ачуланырга мөмкинмени?!”
13. Бервакыт Җәгъфар бин Хәнзәләткә кунакка бер укучысы килгән. Йорт хуҗасы бу укучыга ку-накчыллык күрсәткән, ә ул: “Әгәр яһүди2 булмасаң, син бик яхшы кеше булыр идең”, - дигән. Җәгъфар моңа җавап итеп: “Минем динем сиңа хезмәт итүгә зыян китермәс. Син үзең өчен Ал-лаһтан дәва сора3 , ә минем өчен туры юлга бастыруны сора”.
14. Габдулла Хәят исемле тегүчегә бер утка табынучы бик еш мөрәҗәгать иткән. Габдулла аңа кием теккән, ә бу утка табынучы аңа ялган акчалар белән түләгән. Бервакыт мәшәкатьләре сәбәпле Габдулла базарга бара алмыйча калган, нәкъ шул вакытта ялган акчаларын күтәреп бу утка табынучы да килгән. Габдулланың укучысы бу акчаларны алырга теләмәгән, шунда бу утка табынучы чын акчалары белән түләргә мәҗбүр булган. Габдулла кайткач укучысыннан: “Утка табынучының күлмәге кая?”, - дип сораган. Укучысы булган хәлләрне тәфсилләп сөйләгән. Шун-да Габдулла әйткән: “Син дөрес эшләмәгәнсең. Ул кеше күптән ялган акчалар белән түли, мин сабыр иттем, аның ялган акчалары белән тагын кемне дә булса алдамасын дип, аңардан алып калып, аларны коега ташлап бардым”, - дигән.
1. Әхнәф бин Кайс (Аллаһ аңардан разый булсын) күркәм әхлаклы, йомшак кеше булган. Гарәпләр аны үрнәк итеп мактаулы әхлак һәм олуг дәрәҗәле шәхес буларак мисал итеп ки-тергәннәр.
2. Ихтимал, бу укучы аны яһүди дип уйлагандыр, ә Җәгъфар (Аллаһ аңардан разый булсын) үзенең тыйнаклыгы сәбәпле аның нинди диндә булуы турында аңа әйтмәгәндер.
3. Ул авыру булган
Дагыстан мөфтие Шәех Әхмәт хаҗи Абдуллаевның “Тәкъвалылар әхлагы” китабыннан