Мәдрәсәдә татар дин галимнәренең һәм шәхесләрнең мирасын саклау хакында фикер алыштылар

Мәдрәсәдә татар дин галимнәренең һәм шәхесләрнең мирасын саклау хакында фикер алыштылар

Мәдрәсәдә татар дин галимнәренең һәм шәхесләрнең мирасын саклау хакында фикер алыштылар

Казанда “Күренекле шәхеслә-ребезне барлау – саваплы гамәл!” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы узды. Аны Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә һәм “Безнең мирас” журналы редакциясе оештырды. Әлеге чарада төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, күренекле галимнәр, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар, мәдрәсә шәкертләре катнашты.

Дин галимнәренең һәм татар халкының күренекле шәхес-ләренең мирасын өйрәнү, популярлаштыру, халыкка кайтару, исемнәрен саклау, каберләрен карап тору һ.б. мөһим мәсьәләләр буенча тарихчылар Индус һәм Энгель Таһировлар, драматург Данил Салихов, язучы, “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, ТР Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов һ.б. чыгыш ясады. Очрашуны Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин алып барды.

Барлык катнашучыларны сә-ламләп, Ильяс хәзрәт Җиһаншин мәдрәсәдә даими рәвештә татар дин галимнәрен өйрәнүгә багышланган “түгәрәк өстәлләр” оештырылуын билгеләп үтте, ел дәвамында шәхесләрне барлау юнәлешендә алып барылган эшчәнлеккә тукталды, ел саен Яңа татар бистәсендә Остазлар көне билгеләп үтелүен, биредә дәфен кылынган татар дин әһелләренең каберләрен өйрәнү һәм саклау буенча алып барылган эшләргә тукталды.

2026-04-01 (Шәүвәл 1446 ел.) №4.


Ислам – гакыл дине

Безнең динебез вәгазьләргә нигезләнә. Дин үгет-нәсыйхәт белән ныгый. Нык дин булган җирләр – нәсыйхәтләр, вәгазьләр белән тулы урын. Бу хакыйкатьне Аллаһыбыз Рәсүле галәйһиссәлам болай аңлата: “Дин – үгет-нәсыйхәт ул”, һәм бу сүзләрне өч тапкыр кабатлый.   Ислам...


Балага дини тәрбия бирү – киләчәкнең уңышлы җимеше

Коръән аятьләрендә һәм Пәйгамбәребезнең галәйһиссәлам хәдисләрендә тәрбиячеләрнең вазифалары күрсәтелгән һәм тиешлесен үтәмәүләре өчен кисәтүләр ясалган. Балаларны тәрбияләү ул – олы әманәт. Һәм аның җаваплылыгы бик зур.   Аллаһы Тәгалә “Та-һа” сүрәсенең 132 нче аятендә болай ди: “Ий Мөхәммәд!...


СОРАУ-ҖАВАП

АКТУАЛЬ СОРАУЛАРГА ХӘНӘФИ МӘЗҺӘБЕ БУЕНЧА ҖАВАПЛАР     Ахшам намазының ике рәкәгать сөннәте әүүәбин намазының бер өлеше саналамы? Пәйгамбәребез галәйһиссәлам хәдис-ләрендә ахшам намазыннан соң укыла торган алты рәкәгать намаз искә алына. Бу намазның саваплары турында төрле чыганакларда...


Авыруның хәлен белү – саваплы гамәл

— Бишенче номер... Усама Мәлик... Нәрсә?! Усама да бүген юкмы?... Аның ни өчен килмәгәнен берәрсе беләме?   — Юк, укытучы! Рабига һаным югалган малай турында сораган арада, директор бүлмәсеннән хат китерделәр, анда соңгы өч көндә Усама авырый, диелгән иде.  — Бу...


Тик Исламда ачып бирелгән

Аллаһка ышанганнар аз түгелләр; Бик күп алар, җитәрлек бүген. Озакламый бар да кабул итәр Җир йөзендә Ислам динен.   Галимнәрнең ачышларын алсак, Алар Коръән белән бәйләнгән. Аллаһының хаклык канунына Пәйгамбәребез безне әйдәгән.   Бер – береңә чиксез яхшылык кылу, Йөрәктән үтәү Аллаһ...