Казанда «Kazan Halal Market» хәләл ярминкәсе ачылды

Казанда «Kazan Halal Market» хәләл ярминкәсе ачылды

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI халыкара икътисади форумы кысаларында “Казан” Агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market» Халыкара хәләл продукция ярминкәсе рәсми рәвештә ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Төркиянең сәүдә министры урынбасары Мәхмүт Гүрҗан, Фарсы култыгы илләре аккредитация үзәге генераль директоры Мотеба әл Мезани, «Агроэкспорт» Федераль үзәк җитәкчесе Илья Ильюшин һәм башкалар катнашты.

Хәләл маркетта сатыла торган барлык товарлар төрле оешмаларда сертификацияләр алган һәм Диния Нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча Комитеты тарафыннан өстәмә рәвештә тикшерелде. Аерым алганда, Комитет белгечләре ярминкәдә эшләүче сатучыларның һәм җитештерүчеләрнең чималларын, продукциясен, шулай ук сату-алу шартларын “хәләл” стандартларына туры килү-килмәү тикшерде.

Төп экспортерлардан «Акульчев» (кондитер әйберләре), Эссен-Продакшн (кондитер әйберләре, соуслар), «Агросила» холдингы (ит продукциясе), «Кәүсәр» компаниясе (ит продукциясе), «ВАМИН-Татарстан» (атланмай, сыр), «MLK-GROUP» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять санала.

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...