Уфада XVII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе булды
Уфада Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Ислам идеаллары һәм кыйммәтләре» XVII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.
Конференция Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең Россия ислам университеты Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә теләктәшлек фонды, шулай ук Башкортостан Республикасы Башлыгы каршындагы дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре Советы ярдәмендә оештырылды.
Чарада 400 кеше: хакимият органнары вәкилләре, төбәкләрдәге Диния нәзарәтләре һәм ислам уку йортлары җитәкчеләре, дин галимнәре, тарихчылар, ислам белгечләре, теологлар, фән һәм белем бирү оешмалары вәкилләре, югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары, Россиянең төрле өлкәләреннән дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Шулай ук Мисыр Гарәп Республикасы, Гвинея Республикасы, Иордания Хашимилар Корольлеге, Согуд Гарәбстаны Корольлеге, Кыргызстан Республикасы, Һиндстан Республикасы, Гыйрак Республикасы, Нигер Республикасы, Таҗикстан Республикасы, Үзбәкстан Республикасы, Тунис Республикасы, Төркия Республикасы, Төрекмәнстан, Малайзия Федерациясе кебек илләрдән делегатлар килде.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, пленар утырышта чыгыш ясап, конференциядә катнашучыларны Татарстан мөселманнары исеменнән сәламләде һәм оештыручыларга – Башкортостан Республикасы җитәкчелегенә, Үзәк Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә теләктәшлек фондына чараны оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.