Мөслимдә ислам гаилә кыйммәтләре турында очрашу үткәрелде

Мөслимдә ислам гаилә кыйммәтләре турында очрашу үткәрелде

Мөслим мөхтәсибәте 2024нче елда гаилә коручылар, шулай ук озак еллар бергә яшәгән гаиләләр белән очрашу үткәрде. Әлеге чара Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында “Мизгел” яшьләр үзәгендә узды. Оештыру эшләрен һәм программа төзүне үз өстенә мөхтәсибәт алды.

Барлык катнашучыларны Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, шулай ук Мөслим районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Язилә Мәгалимова, аксакаллар, имамнар һәм волонтерлар сәламләде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, очрашуда Мөслим мөхтәсибәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Расих хәзрәт Каюмов та чыгыш ясады, ул тормыш иптәше Нурсинә ханым белән бергә 50 елдан артык иңгә-иң куеп тигез тормышта яшәгән – алар гаилә тормышы буенча киңәшләрен җиткерде.

Үрнәк гаиләләр арасында Минһаҗевлар да аерылып торды. Гаилә башлыгы Рүзәл – Мөслим районында актив волонтер, ул солдатларга ярдәм җыю белән шөгыльләнә. Рүзәл махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм белән 22 тапкыр барган. Мөхтәсибәтнең ярдәме солдатлар өчен зур әһәмияткә ия, дип ассызыклады ул.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...