2023 елда Нәзарәттә 5 ислам финанс продукты эшләнде

2023 елда Нәзарәттә 5 ислам финанс продукты эшләнде

2023 елда Нәзарәттә 5 ислам финанс продукты эшләнде

Татарстан, Дагыстан, Чечня, Башкортостан республикаларында ислам банкингын кертү буенча эксперимент гамәлгә керде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, республика тарафыннан күрсәтелгән ышанычны аклап, партнерлык финанслары буенча әлеге экспериментта катнаша. Татарстан мөфтиятендә һәм Россия ислам институтында бу юнәлештә эш экспериментка кадәр ук башланган иде: кадрлар әзерләнде һәм продуктлар эшләнде. Мисал өчен, бүгенге көндә Татарстанда Россия ислам институтында әзерләнгән, AAOIFI сертификаты булган 8 белгеч эшли (Россиядә алар – барлыгы 11 кеше).

2018 елда РИИда AAOIFIның рәсми вәкиллеге һәм имтихан алу үзәге эшли башлады. Аңарчы исә, 2008 елда, РИИда Россия Ислам икътисады һәм Финанслар үзәге эшли башлады, анда Ислам банкингы һәм ислам финанслары продуктлары өйрәнелә һәм эшләп чыгарыла.

Россия ислам институтында әзерләнгән белгечләр бүгенге көндә Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасында хезмәт куя, голамәләр, 7 финанс оешмасы белән берлектә 11 хәләл банк продукты эшләп чыгарып, аларга даими күзәтү алып бара. Продуктларны эшләп чыгаручылар “Ак Барс Банк”, “Ак Барс Капитал”, “Амаль” финанс йорты, “Мир бизнес банк”, “Иджара лизинг” компаниясе һәм Дәүләти булмаган илкүләм пенсия фонды кебек финанс оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

Голәмәләр шурасы, финанс продуктларын раслаудан тыш, аларны гамәлгә керткәндә, тышкы аудит та үткәрә: финанс оешмаларының һәрберсенә Татарстан мөфтиятеннән күзәтүчеләр – шәригать белгечләре, Ислам финанс оешмаларының бухгалтерлык исәбе һәм аудиты оешмасы AAOIFI (Бәһрәйн) сертификатына ия булган ислам финанс экспертлары беркетелгән.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...