“Мөхәммәдия” шәкертләре Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашты

“Мөхәммәдия” шәкертләре Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашты

Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Биредә мәдрәсәнең көндезге бүлегендә белем алучы барлык шәкертләр катнашты. Әлеге чарада Җиңү көнен якынайткан фронт һәм тыл геройлары искә алынды.

Мөселман яшьләре белән очрашу өчен мәдрәсәгә Бөек Ватан сугышы ветераны – Буа районыннан 98 яшьлек Котдус Мөлеков (1927нче елның 10нчы маенда туган) килде. Ветеран белән очрашу күңелгә үтеп керерлек һәм истә калырлык булды: ул мөгаллимнәрне һәм шәкертләрне сәламләп, “Фатиха” сүрәсен укыды, егетләргә һәм кызларга үзенең зирәк үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде, Ватанга мәхәббәте турында сөйләде.

Сугыштан соңгы еллардагы авырлыкларга карамастан, Котдус бабай тормыш иптәше белән сигез бала тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә аның 44 оныгы һәм 87 оныкчыгы бар. Ул яшьләргә ныклы гаилә кору, балаларга һәм оныкларга тиешле тәрбия бирү хакында әһәмиятле үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Ветеран билгеләп үткәнчә, ул дини тәрбия ярдәмендә нәсел дәвамчыларына мөһим тормыш кыйммәтләрен тапшыра алган.

Мәдрәсә җитәкчелеге Котдус Гариф улы Мөлековны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән тәбрикләде. Очрашу ахырында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның рухларына багышлап дога кылынды.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...