Казанда XI Республикакүләм ифтар узды

Казанда XI Республикакүләм ифтар узды

Рамазан аеның 25 көнендә (15 апрель кичендә) Казанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында XI Республикакүләм ифтар үтте. Чараны Татарстан мөфтияте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристик комплексы «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында оештырды. Анда республиканың төрле почмакларыннан 10,5 мең кеше җыелды.

 

Авыз ачу мәҗлесенә килүчеләрнең сөенечен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүлеште. Мәҗлесне хөрмәтләп, дипломатлар да килде – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Илчелегенең Россиядәге беренче сәркатибе, сәяси бүлек башлыгы Мөхәммәд Рәшид Әлмансури, Россиядә Катар илчесе урынбасары Абдулла Юсеф Әл Сааи, Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Исмәт Эрикан, Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консуллыгы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Мосуд Моллаи, Төрекмәнстанның Казандагы генераль консулы Гунч Гәрәев, Казахстанның Казандагы генераль консулы Ерлан Исхаков, Үзбәкстан Республикасының Казандагы генераль консулы Фәриддин Насриев.

Ифтар башланыр алдыннан катнашучылар өчен мөселман товарлары тупланган хәләл-маркет әзерләнелде. Моннан тыш, Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында ифтарда катнашучылар өчен татар-мөселман традицияләрен чагылдырган 3D-графикада видео-программа тәкъдим ителде.

Ахшам намазына кадәр бер сәгать кала кунаклар намаз уку павильонына җыелды һәм биредә мәҗлес башланып китте. Тантаналы рәвештә аны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов ачып җибәрде. Аннары сәхнә әсәре – ТР халык артисты, Буа татар дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев башкаруында «Дәрвиш» моноспектакле күрсәтелде. Спектакль XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында яшәгән һәм Буа шәһәрендә имам булып эшләгән күренекле татар дин галиме Нургали хәзрәт Хәсәновның биографиясенә нигезләнеп әзерләнелгән.

Ахшам вакыты кергәч, азан әйтелде һәм мөселманнар су белән авыз ачты. Аннары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга ияреп, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә мөселманнар ахшам намазын укыды һәм ифтар кылу залына күчте.

Мәҗлес волонтерлар әзерләп куйган өстәлләр урнашкан павильонда үтте. Бер бүлмәдән икенчесенә күчү юлы ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым бүленгән иде. Аларны павильонда волонтер-стюардлар каршы алды һәм катнашучыларның урыннарга утыруын көйләде. Төп сый-нигъмәт – пылаудан гыйбарәт булды. Шулай ук бамбуктан ясалган эко-савытта һәр кунак өчен әзерләнгән кипкән җиләк-җимеш, яшелчәләр, су, соклар, лимонад, өчпочмаклар, бөккән, чәк-чәк, печенье бар иде. Республикакүләм ифтарга ризыклар әзерләү өчен 2 тонна сыер ите, 1шәр тонна дөге һәм яшелчәләр, 11 мең данә өчпочмак, бөккән һәм чәк-чәк, 800 кг кипкән җиләк-җимеш, 500шәр кг печенье һәм кәнфит, 2000шәр литр минераль су һәм сок сатып алынды.

 

 

Әлбир хәзрәт Крганов журналистлар белән очрашты

Россия башкаласында изге Рамазан аенда РФ мөселманнары рухи җыены башлыгы, Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чуашия мөфтие, РФ иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов журналистлар белән очрашты. Кич катнашучылар ифтар табынына җыелды.

Иң элек журналистлар өчен РФ мөселманнары рухи җыены резиденциясе буенча экскурсия дә үткәрелде, аннары Әлбир хәзрәт сорауларга җавап бирде.

- Бүген чыннан да бик үзенчәлекле очрашу булды. Моңарчы башка шәһәрләрдә дә журналистлар белән күп тапкыр очрашып сөйләшүемә карамастан, мәгълүматны беренчел чыганактан бирә алу мөмкинлеге бик мөһим, - дип белдерде мөфти.

Ул Россия мөселманнары рухи җыенының төзелеше турында тәфсилләп сөйләде. Алты ел элек эшли башлаган оешма хәзер 27 төбәктә 20 үзәкләшкән диния нәзарәтләрен берләштерә.

Әлбир хәзрәт оешманың халыкара эшчәнлегенә дә тукталды: «Былтыр Япониядә булдык, анда төбәкләрдәге вәкилләребез дә барды. Индонезиягә өч тапкыр сәфәр кылдык. Аларның Президентлары мөселман төбәкләре вәкилләренең мөфти җитәкчелегендәге делегациянең Джакартага беренче килүен, моның гуманитар коридорлар ачу өчен алшартлар тудыруын матбугат конференциясендә аерым ассызыклады. Согуд Гарәбстаны делегациясе үзе безгә килде, Россиядә туризм үстерү буенча фикер алыштык.

Чарада катнашучылар сыйфатлы дини белем алу, яшьләр арасында экстремистлыкны профилактикалау, төрле дин вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр оештыру турында да кызыксынды.

Чарада катнашучылар дини оешмаларның дуслыгына, мәчет белән православ чиркәвенең янәшә урнашуына бик таң калды.

- Күргәнебезчә, җәмгыятебез шактый җитлеккән, бу мәсьәләдә мөһимлеген аңлый. Мондый дустанә мөнәсәбәтләрне сакларга кирәк, - диде Мәскәү мөфтие.

Үзен хөрмәт иткән журналист өчен вазгыять турында дөрес сөйләү бик әһәмиятле, шул ук вакытта дөреслекне әйтерлек тә, беркемне дә рәнҗетмәслек тә, җәмгыятькә файдалы булырлык та сүзләр таба белергә кирәк, - дип нәсыйхәтен җиткерде Әлбир хәзрәт Крганов.

Чарада катнашучылар арасында «Әс-Сәлам» газетының Мәскәүдәге һәм Үзәк федераль округтагы вәкиле Мөхәммәдрәсүл Мөхәммәд улы да булды. Ул шәрәфле язылу бүләк итте һәм киләчәктә хезмәттәшлекне дәвам иттерү турында килеште.

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...