“1100-еллык”ка багышлап “Россия музейларында ислам мирасы” конференциясе узды

“1100-еллык”ка багышлап “Россия музейларында ислам мирасы” конференциясе узды

Казанда “Россия музейларында ислам мирасы” дип исемләнгән Россиякүләм конференция узды. Әлеге фәнни форум Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышлап үткәрелде. Конференциядә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Азов, Грозный, Саранск, Истанбул, Баку һәм башка шәһәрләрнең музей, архив, китапханә һәм мәгариф учреждениеләре галимнәре, белгечләре чыгыш ясады. Катнашучылар мөселман мәдәнияте предметларының уникаль коллекцияләре, ислам тарихы, бүгенге дөньяда ислам сәнгатенең роле, рухи кыйммәтләрне саклау, динара аралашу турында сөйләште. Форум ТР Милли музее тарафыннан республикасының Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды.

 

2026-09-01 (Рабигыл-әхир 1448 ел.) №9.


Кайбыч районында “Кошман укулары” үтте

Кайбыч районың Кошман авылында сөннәт йоласының тарихына, аның рухи традицияләренә һәм осталары — сөннәт бабайларга багышланган фәнни-гамәли конференция булып узды. Чараны җирле мәчет һәм Казанның «Ислам кабул итүгә 1000 ел» мәдрәсәсе оештырды. Конференциядә йөздән артык кеше...


Ни өчен мөселманнар хәләл ризык ашарга тиеш?

Хәләл ризыкны куллануның мәгънәсе нәрсәдә? Хәләл ризык ашау нинди файда китерә?   Ислам – ул Аллаһы Тәгаләнең теләгенә һәм әмеренә итәгать итү, буйсыну дигәнне аңлата. Мөселман буларак, бу дөнья тормышында безнең бердәнбер максатыбыз – кодрәтле Аллаһка буйсыну һәм Аның ризалыгына...


Апаста “Мирас” пансионаты ачылды

Апас муниципаль райо-нының Апас бистәсендә “Ярдәм-Помощь” иҗтимагый хәйрия фонды тарафыннан малайлар өчен “Мирас” пансионаты ачылды. Тантаналы ачылышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов; Апас муниципаль районы башлыгы Айрат Җиһаншин; Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары...


Пәйгамбәрне (галәйһиссәләм) яратуның әһәмияте

Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “Әй Мөхәммәд, әйт: “Әгәр Аллаһны яратсагыз, миңа иярегез, миңа иярсәгез Аллаһ сезне яратыр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар. Тәүбә итеп Аллаһ юлына керсәгез, Ул әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле”. (3:31)   Аллаһ Тәгалә җирдәге һәм күкләрдәге барча...


Әбү Ләйс әс-Сәмәрканди сүзе буенча, наданлыкның алты билгесе

Классик ислам галимнәре арасында Әбү Ләйс әс-Сәмәрканди аерым урын алып тора. Бер яктан ул ислам хокукын тирәнтен белүе белән дан казанса, аның әхлакый камилләшүгә һәм рухи үсешкә багышланган хезмәтләре дә танылу ала. Аның «Тәнбиһүл-гафилин» («гамьсезләргә үгет-нәсыйхәт») китабы гасырлар буе...