Казанда Коръән укучыларның IV Республика бәйгесе узды

Казанда Коръән укучыларның IV Республика бәйгесе узды

Казанда Коръән укучыларның IV Республика бәйгесе узды

«Казан» ат-спорт комплексында мөселман уку йортлары студентлары арасында Фатыйма Гыймадова истәлегенә IV Республика Коръән укучылар бәйгесе узды. Чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, РИИ һәм КИУның Госман Ибн Аффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге, Гыймадовлар гаиләсе РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе ярдәме белән оештырды.

Хафизларны әзерләү үзәге директоры Габдеррәшит хәзрәт Фәизов жюри белән таныштырды һәм мондый бәйгеләрне уздыру үзенчәлекләре турында сөйләп үтте. РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов Коръән ятлау һәм ислам фәннәрен өйрәнүнең мөһимлеген билге-ләп үтте.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...