ХӘБӘРЛӘР

Казанда «Ислам цифрлаштыру дәверендә» түгәрәк өстәле узды
Казанда «Ислам цифрлаштыру дәверендә» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Чара «Хәерле дөнья барысы өчен дә» АКБО, Ислам юридик һәм Universa Blockchain цифрлы трансформация операторы үзәге белән берлектә үткәрелде. Очрашу Татарстанда хәләл индустрияне үстерү темасына багышланды. Түгәрәк өстәл Zoom платформасында да трансляцияләнде, анда төрле шәһәрләрдән мөселманнар катнашты, шулай ук Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле Алимҗан Галиев чыгыш ясады. “Хәләл цифрлы экосистемасы” проекты 15 февральдән старт алды.
РТ Диния нәзарәтендә ХМАО мөфтие Таһир хәзрәт Саматов белән очрашу узды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә мәртәбәле кунак булып китте: мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Ханты-Манси автоном төбәк мөфтие ТаҺир хәзрәт Саматовны кабул итте. Очрашу дәвамында ике төбәк мөселманнар башлыклары үз җирлекләрендә ислам үсешенең төп юнәлешләре хакында сөйләде, Ислам әһелләре һәм өммәт алдында торган мәсьәләләрне һәм мөфтиятләр алдында торган уртак мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Таһир хәзрәт Саматов ХМАО мөфтиятенә тапшырылган Коръәннең татар телендәге “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмалары өчен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт сүзләрен җиткерде. 500 данә китап биредә яшәүче милләттәшләребезгә, милли һәм дини оешмаларга таратылды. Таһир хәзрәт Саматов шулай ук Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрияты белән хезмәттәшлек итү буенча тәкъдимнәрен җиткерде, көн дә кирәкле догалар китабын бастыру буенча фикерләште. Таһир хәзрәт мәчетләр төзелеше һәм ХМАО мөфтиятенең киләчәккә планнары белән таныштырды.
«Гаилә» мәчетендә «Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесе игълан ителде
Казанның “Гаилә” мәчете Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте, ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе, ТР Нотариаль палатасы, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе, Бөтендөнья татар конгрессы «Милли шура»сы һәм жюри белән берлектә «Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесен оештыра. Ул шулай ук Россиядә халык санын алу һәм Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырыла. Бу уңайдан 10 февральдә көндезге сәгать бердә (13.00) “Татаринформ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе уза. «Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесендә Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм дөньяның төрле почмакларында яшәүче һәрбер теләгән кеше катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк.
Конкурс мөселманнар, туганнар арасында күркәм холык, иман, әдәп, тәкъвалылык сыйфатларын тәрбияләү, эзләнү эше үткәрү нәтиҗәсендә үгет-нәсыйхәт, әманәт, киңәш итү, нәсел тарихын, яшәү кагыйдәләрен барлауны максат итеп куя. Бәйгегә эшләр 2021 елның 23 маена кадәр кабул ителә, йомгак 2021 елның 1 июнендә ясала. Конкурска тәкъдим ителгән материаллар татар телендә булырга тиеш. Яхшы дип табылган эшләргә газета битләрендә бастырылу хокукы бирелә. Катнашучыларның барысына да сертификат тапшырыла. Бәйгегә эшләрне электрон вариантта gailya.mechet@gmail.com электрон почтасына юлларга мөмкин. Кәгазьдә бастырылган эшләрне һәм флешкага яздырылган видеоларны тапшыру өчен адрес: 420025, Казан шәһәре, Җ.Фәйзи урамы, 2 нче йорт (почта аша юллау яисә мәчеткә шәхсән алып килү мөмкин).
Кукмара мәдрәсәсендә Әлифба бәйрәме үткәрелде

Кукмара мәдрәсәсе каршында “Балаларга һәм олыларга өстәмә белем бирү” юнәлешендә эшләп килүче Башлангыч бүлекнең якшәмбе мәктәбендә “Әлифба бәйрәме” дип аталган күркәм чара үткәрелде. Гарәп хәрефләрен инде тулысынча үзләштергән 1-нче сыйныф кызлары һәр хәрефкә багышланган кыска шигырьләр башкарды, укытучылар тәкъдим иткән гарәп сүзләрен тактага язды, бәйге төсендә узган уеннарда да катнашты. Чара ахырында укучыларга бүләкләр тапшырылганнан соң, чәй мәҗлесе оештырылды.
Чистай мөхтәсибәте авылларда дәгъват эшчәнлеген дәвам итә
Чистай районы мөхтәсибәтендә ел башында шәһәр мәчетләре имамнары авылларда дәгъват эшчәнлеген җәелдереп җибәргән иде. Хәзрәтләр быел ай саен 4 авыл халкы белән очрашырга ниятли. Февраль аенда 2 авылда очрашу узды. Гадел хәзрәт Мөхәммәтшин Мөслим авылы халкы белән әңгәмә уздырды, үтәү өчен авыр булган дүрт изге гамәл турында вәгазь сөйләде. Тимур хәзрәт Матвеев Татар Баганалысы авылында, кешеләргә бу фани дөньябызның вакытлыча гына булуын искә төшереп, мәңгелек йортыбыз турында сөйләде. Кылган гамәлләренә күрә, кешене анда нәрсә көткәнен бәян итте. Кыскача җәннәт, җәһәннәм, барзахта ниләр булуы турында мәгълүмат бирде. Мондый чыгышлар, вәгазьләр авыл халкы күңеленә хуш килә, аларда рухи азыкка ихтыяҗ бик көчле.
Татарстан абыстайлары районнарда гаилә үзәкләре оештыра башлады

Татарстан Мөслимәләр берлеге республика районнарында гаилә үзәкләре оештыра башлады. Үзәкләр таныштыру-димләү, гаилә кору, яшьләрне гаилә кору, балалар тәрбияләү өчен әзерләү, ир-хатын арасындагы низагларны хәл итү кебек мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк. Моның өчен абыстайларның дини белеме һәм тормыш тәҗрибәсе бар. Шундый үзәкне иң беренче булып Чирмешән мөслимәләре булдырды. Бүгенге көндә анда гаилә корырга теләүчеләр базасында 300 кеше җыелган, хәзер аларны парлы итү өстендә эшлиләр: районда ялгызларны барлыйлар, исемлекләр төзиләр, анкеталар тутыралар, фотосурәтләр сораталар. Ә Балык Бистәсендә мөслимәләр гаилә үзәген районның Мәдәният йортында оештырганнар. Наилә ханым Җиһаншина сүзләренчә, гаилә үзәкләре хезмәткәрләре гаиләләрдә тынычлык булдырырга, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне корырга өйрәтәләр, психологик ярдәм күрсәтәләр, дин тәрбиясе бирәләр, дини күзлектән чыгып, гаиләне тотарга өйрәтәләр.
Норлат мөхтәсибәтендә шәмаилләр күргәзмәсе ачылды
Норлат мөхтәсибәте һәм Бөтендөнья татар конгрессының Норлат җирле бүлекчәсе белән бергәлектә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман тәгълим үзәгендә шәмаилләр күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә кысаларында барлыгы йөзгә якын иҗади эш тәкъдим ителгән. Әлеге чара быел Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында татар халкының мөселман мәдәни мирасын һәм иҗатын популярлаштыру максатыннан оештырылды. Күргәзмәдә борынгы шәмаилләр белән генә түгел, бүгенге көндә Норлат районында яшәп иҗат итүче осталарның эшләре белән дә танышырга мөмкин. Моннан тыш, биредә мөселман тематикасына багышланган картиналар, шәҗәрә агачлары, тугралар урын алган. Ислам мәдәнияте һәм татар шәмаилләре белән кызыксынучылар өчен күргәзмә 5-нче февральгә 17.00 сәгатькә кадәр Гиматдинов ур., 70-нче йорт адресы (Тәгълим үзәге) буенча эшләячәк.
