Рамазан аенда иң яхшы бизәлешле бинаның хуҗасына – хаҗ юлламасы!

Рамазан аенда иң яхшы бизәлешле бинаның хуҗасына – хаҗ юлламасы!

Быел Татарстан мөфтияте дүртенче тапкыр изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итте. Бәйгегә гаризалар 20 гыйнвардан алып 18 февральгә кадәр кабул ителә.

Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини оешмалар, физик затлар чакырыла. Моның өчен алар халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында – кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары кебек биналарга керү урыннарын бәйрәмчә итеп бизәргә тиешләр.

Иң матур бизәлешне башкаручыга “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Бәйгенең калган җиңүчеләрен шулай ук мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә.

Конкурс кагыйдәләре буенча, бинага керү юлларын һәм җәмәгать урыннарының тышкы ягы бизәлеше Рамазан ае тәмамланганчы сакланырга тиеш.

Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү көне һәм урыны өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны һәм фотосурәтләрне электрон форматта https://muslimmol.ru/nurlyramazan сылтамасы буенча җибәрергә кирәк булачак. Анда оешма җитәкчесенең исем, фамилиясе һәм атасының исемен, оешманың атамасын, төгәл адресын, элемтәгә керү өчен контактларны күрсәтү зарур.

Иң яхшы тышкы бизәлеш түбәндәге күрсәткечләр буенча сайлап алыначак:

- ислам һәм Рамазан ае символикасын куллану;

- гадәти булмау һәм яңалык өстәү;

- масштаблык;

- эстетик күркәмлек;

- бизәүгә мәгънәви төсмер өстәү;

- ут-яктырту бизәлешендә хәзерге заман технологияләрен файдалану.

Бәйгенең барышы һәм нәтиҗәләре белән Нәзарәт сайтында танышырга мөмкин. Оештыру мәсьәләләре буенча (843) 237-86-18 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә (9:00 дән 17:00 гә кадәр) була.

2026-09-01 (Рабигыл-әхир 1448 ел.) №9.


«Аятел-Көрси “ аятенең өстенлеге

“Аятел-Көрси» — Коръән аятьләренең сәйиде. Әбү Һөрәйрәдән (Аллаһ аңардан разый булсын) риваять ителгән хәдистә әйтелгән: «Чыннан да, һәрнәрсәнең түбәсе бар, әл-Бәкара сүрәсе – ул Коръәннең түбәсе, һәм бу сүрәдә Коръәннең барлык аятьләренең хуҗасы булган аять бар. Бу -...


Пәйгамбәрне (галәйһиссәләм) яратуның әһәмияте

Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “Әй Мөхәммәд, әйт: “Әгәр Аллаһны яратсагыз, миңа иярегез, миңа иярсәгез Аллаһ сезне яратыр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар. Тәүбә итеп Аллаһ юлына керсәгез, Ул әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле”. (3:31)   Аллаһ Тәгалә җирдәге һәм күкләрдәге барча...


Мөселман яшьләренең иң яхшы идея-проектлары грантлар алды

Болгарда узган “ПроекТЫ” төбәкара мөселман яшьләре форумында иң яхшы социаль проект идеяләре сайлап алынды һәм грантлар белән бүләкләнде. Проектларны яклау Болгар ислам академиясендә узды. Аның нәтиҗәләре буенча иң перспективалы стартапларның 20 авторы үз башлангычларын уңышлы рәвештә...


Балаларга пәйгамбәрләр турында

Максат: пәйгамбәрләр, аларга хас сыйфатлар хакында төшенчә бирү. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. аның тормышының кайбер өлешләре белән таныштыру. Сөннәт төшенчәсен аңлату. Пәйгамбәребезгә иярүчеләрне мөселманнар булуын аңлату һәм пәйгамбәребезгә, башка пәйгамбәрләргә хөрмәт тәрбияләү, аңа иярү теләге...


Әбү Ләйс әс-Сәмәрканди сүзе буенча, наданлыкның алты билгесе

Классик ислам галимнәре арасында Әбү Ләйс әс-Сәмәрканди аерым урын алып тора. Бер яктан ул ислам хокукын тирәнтен белүе белән дан казанса, аның әхлакый камилләшүгә һәм рухи үсешкә багышланган хезмәтләре дә танылу ала. Аның «Тәнбиһүл-гафилин» («гамьсезләргә үгет-нәсыйхәт») китабы гасырлар буе...