Иң көчле яшь мөселман фәнсөярләре

Иң көчле яшь мөселман фәнсөярләре

Казанда “Туган авылым” милли-туристик комплексы бинасында мөселман яшьләре өчен «MuslimQuiz»ның алтынчы – финал уены үткәрелде. 2022-2023нче ел сезонында «MuslimQuiz»ның барлыгы 5 очрашуы узды. Моннан тыш, 2023нче елның 18-19нчы май көннәрендә “Россия – ислам дөньясы: KazanForum” XIV Халыкара икътисадый форумы мәйданчыгында мөселман эрудитлары өчен ислам турында “MuslimQuiz” интеллектуаль уенының берьюлы ике бәйгесе үткәрелде.

Ә кичәге акыл көрәше исә моңа кадәр узган уеннар тарихында иң күп катнашучы һәм командалар җыелуы белән аерылып торды: 180-нән артык уенчы. Болар – ике сезон дәвамында көч сынашкан командалар, араларында KazanForum-да катнашып, уенны ошатып өлгергән яшьләр дә бар иде. Шулай итеп, финалда алтышар кешедән торган 31 команда һәм жюри әгъзалары катнашты. Жюри сезон дәвамында 1, 2, 3 нче урын яулаган җиңүче командаларны һәм ике сезон дәвамында иң күп баллар җыйган финалистларны билгеләп узды.

Нәтиҗәдә финал уеныннан соң иң көчле яшь мөселман фәнсөярләре ачыкланды. 2022-2023нче ел сезон нәтиҗәләре буенча, иң күп балл җыйган командалар билгеле булды.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...