ХӘБӘРЛӘР
ХӘБӘРЛӘР

Чистайда «Камалия» үзәгендә лекцияләр
Чистайның «Камалия» тәрбия үзәгендә Россиянең XIX гасырдагы күренекле дин галимнәренең берсе, «Камалия» мәдрәсәсенә нигез салучы, шәех һәм Нәкышбәндия тәрикаты суфие, Чистай шәhәренең «Нур» мәчетен үз хисабына салдырып, шунда ярты гасырга якын имам булып торган, мәдрәсә мөгаллиме Мөхәммәтзакир Габделвахаб Камалов-Чистави турында лекция узды (1818–1893). Әлеге лекция ишан хәзрәт Мөхәммәтзакир Камалов кайчандыр үз хисабына төзеткән элеккеге «Камалия» мәдрәсәсе бинасында «Алга» музеенда Чистай шәhәре мөхтәсибәте hәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары төзегән «Шәhәребезнең танылган шәхесләре» проекты кысаларында Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел уңаеннан оештырылды. Хәзер бу бинада «Камалия» тәрбия үзәге урнашкан. Лекцияне Чистай шәhәренең тарихчысы, танылган төбәкче, тарих фәннәре кандидаты Әлфия Хәкимова укыды. Ул Мөхәммәтзакир Камалов, аның гаиләсе, шәкертләре, танылган хезмәтләре турында бик күп кызыклы мәгьлүмат бирде.
Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Россиякүләм олимпиада
Казанда ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча олимпиаданың төбәк туры узды – әлеге чарада Татарстанның һәм Идел буе-Урал төбәгенең урта һөнәри ислам уку йортлары шәкертләре көч сынашты. Олимпиаданы Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам мәдәниятенә һәм мәгарифенә ярдәм фонды булышлыгы белән Россия ислам институты оештырды. Олимпиадада урта һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучы II-III курс студентлары катнашты.
Бәйге урта һөнәри дини белем бирү өчен төп һөнәри белем бирү программалары нигезендә төзелгән биремнәр буенча үткәрелде. Быел биремнәр, нигездә, барлык номинацияләр буенча да компьютерда тест биремнәрен башкарудан гыйбарәт булды – бу хакта РИИ укуукыту эше буенча проректор Марат Гыйльманов сөйләде. – Быел олимпиадага яңалык керттек, өч номинация – ислам хокукы, пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ тормыш юлы һәм дисциплинаара фәннәр буенча компьютерда тестлар эшләнде. Һәр катнашучы теркәлү номерын алды һәм махсус сайтта биремнәрне башкарды. Жюри шундук гомуми нәтиҗәләрне алды. Бу – бик уңайлы һәм биремнәрне тикшерүне җиңеләйтә, – дип билгеләп узды Марат хәзрәт. Өйлә намазы һәм төшке аштан соң, олимпиадага нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында үтте.

Сызрань мөселманнары татар дин белгеченең каберен зиярәт кылды
Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ туган көне уңаеннан Казанның “Миргазиян” мәчетендә ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар өчен махсус Мәүлид мәҗлесе узды. Әлеге чарага мәхәллә халкы, мәчет каршындагы курсларда белем алучылар, аксакаллар, иганәчеләр җыелды. Катнашучылар алдында хәзрәтләр Коръән укыды, касыйдәләр башкарды, вәгазьләр сөйләде. Пәйгамбәребезнең ﷺ тормыш юлы хакында эчтәлекле чыгышлар яңгырады. Татар һәм рус телләрендә “Сөекле Пәйгамбәребез e” дип исемләнгән шигырь сөйләү бәйгесендә 50-гә якын бала катнашты. Конкурсны оештыру, үткәрү өчен Мәрьям ханым Зәбирова күп көч куйды. Бер бала да бүләксез калмады, ә урын алучыларга киемнәр, уенчыклар, тәм-томнар һ.б. тапшырылды. Моннан тыш, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында аерым викториналар үткәрелде, җиңүче хатын-кызларга яулыклар, фитнес үзәгенә сертификатлар, тәмтомнар, ә ир-атларга Габдерәүф хәзрәт Зәбировның ике томлык “Аллаһның сөекле рәсүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм” китабы бүләк итеп бирелде.
Балык Бистәсендә төзекләндерелеп борынгы агач мәчет үз ишекләрен ачты
Татарстанда күптән көтеп алынган вакыйга – Балык бистәсе районы Олы Елга авылында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, күпләгән кунаклар, район җитәкчелеге, иганәчеләр, дин әһелләре катнашында төзекләндерүдән соң мәчет ачу тантанасы узды. Олы Елга мәчете – агач мәчет, ул 1879 елда, Казан губернасы Идарәсе тарафыннан расланган проект буенча төзелгән. Ул чорда Лаеш өязе Олы Елга авылының беренче Җәмигъ мәчет булып саналган. Җәмигъ мәчет 1937 елга кадәр эшли. Соңрак бина хуҗалык максатларында кулланыла. Соңгы дистә еллар эчендә архитектура һәйкәле авария хәлендә булу сәбәпле, ремонт эшләрен үткәрү мөһимлеге килеп басты. 2017нче елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов XIX гасырның татар агач архитектурасы һәйкәлен (реставрацияләү) төзекләндерү турында карар кабул итте. Проект эшләнгәч, 2019нчы елда төзекләндерү эшләре башланды, аның барышында бинаның бүрәнәдән эшләнгән үз диварлары сакланып калынды, түбә кыегы, манара һәм югалган декоратив элементлар яңадан торгызылды. Барлык кирәкле техник сораулар чишелде: тәһарәтханә салынды, яңа җылыту бинасы төзелде. Бүгенге көндә Җәмигъ мәчет архитектура һәйкәле генә түгел, мөселманнарга гыйбадәт кылу өчен төзелгән изге Аллаһ йорты да.
Казанның “Миргазиян” мәчетендә Мәүлид ән-Нәби үтте
Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ туган көне уңаеннан Казанның “Миргазиян” мәчетендә ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар өчен махсус Мәүлид мәҗлесе узды. Әлеге чарага мәхәллә халкы, мәчет каршындагы курсларда белем алучылар, аксакаллар, иганәчеләр җыелды. Катнашучылар алдында хәзрәтләр Коръән укыды, касыйдәләр башкарды, вәгазьләр сөйләде. Пәйгамбәребезнең ﷺ тормыш юлы хакында эчтәлекле чыгышлар яңгырады. Татар һәм рус телләрендә “Сөекле Пәйгамбәребез e” дип исемләнгән шигырь сөйләү бәйгесендә 50-гә якын бала катнашты. Конкурсны оештыру, үткәрү өчен Мәрьям ханым Зәбирова күп көч куйды. Бер бала да бүләксез калмады, ә урын алучыларга киемнәр, уенчыклар, тәм-томнар һ.б. тапшырылды. Моннан тыш, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында аерым викториналар үткәрелде, җиңүче хатын-кызларга яулыклар, фитнес үзәгенә сертификатлар, тәмтомнар, ә ир-атларга Габдерәүф хәзрәт Зәбировның ике томлык “Аллаһның сөекле рәсүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм” китабы бүләк итеп бирелде.

Татарстан Диния Нәзарәтенә Кемерово өлкәсе мөфтие килде
Татарстан мөфтияте резиденциясенә шәрәфле кунаклар Кемерово өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие, “Кемерово өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе” идарәсе рәисе Таһир хәзрәт Бикчәнтәев һәм Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов килде. Таһир хәзрәт һәм Рәгать Галиәгъзам улы мөфтигә быелның 26-27 июнь көннәрендә Кузбасста узган Халыкара шахтерлар Сабантуе турында сөйләделәр һәм Сабантуйны уртак хезмәттәшлектә оештырылуын әйттеләр. Таһир хәзрәт киләсе елда II Халыкара шахтерлар Сабантуе Новокузнецк шәһәрендә июнь аенда Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап үткәреләчәге хакында әйтте. Моннан тыш, Кемерово мөфтие “1100-еллык” кысаларында тормышка ашырылачак башка планнары белән уртаклашты. Мисал өчен, хәзрәт 2022 елның мартапрель айларында бу тарихи дата уңаеннан стела ачу, яшьләр форумы һәм фәнни конференция үткәрү ниятләрен җиткерде. Таһир хәзрәт Татарстан мөфтиен шәрәфле кунак буларак Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы чараларына һәм II Халыкара шахтерлар Сабантуена чакырып калды.
