Буа мәдрәсәсендә “Ислам белгече” бәйгесе узды

Буа мәдрәсәсендә “Ислам белгече” бәйгесе узды

Буа мәдрәсәсендә “Ислам белгече” бәйгесе узды

Буа мәдрәсәсендә көндезге бүлек шәкертләре арасында “Ислам белгече” бәйгесе уздырылды. Бәйгедә көндезге бүлектә укучы барлык шәкертләр өч командага бүленеп жюри каршында сынау тотты.

Бәйгенең төп максаты – шәкертләрнең мәдрәсәдә алган белемнәрен камилләштерү һәм ныгыту, мөмкинлекләрен киңәйтү һәм татарча сөйләү осталыкларын арттыру иде. Бәйге жиде төрле номинация буенча үткәрелде. Болар – биремгә карап гарәпчә җөмләләр төзү, җөмләләрдә тәҗвид кагыйдәләрен табу, хәдисләрне дәвам итү, викторина сорауларына җавап бирү, капитаннар ярышы, кроссворд чишү, теоретик белемнәрен тикшерү.

Бәйгедә шәкертләр барлык номинацияләрнең биремнәрен бик тырышып үтәделәр, барлык сорауларга да җавапларны тулы һәм төгәл бирергә тырыштылар, һәр команда үзенчәлекле булуы белән аерылып торды. Ахырдан жюри әгъзаларына сүз бирелде, алар шәкертләрнең белем дәрәҗәсен уңай яктан бәяләделәр, белемнәрне тирәнрәк үзләштерү өчен тырышлыкны тагын да артыру өстендә эшләргә кирәклегенә басым ясадылар.

 

2026-04-01 (Шәүвәл 1446 ел.) №4.


Мәрҗани мәчетендә Халыкара Әл-Кодүс көнен билгеләп үттеләр

Рамазан-шәриф аеның соңгы җомгасында, бөтен дөньяда Халыкара Әл-Кодүс көне билгеләп үтелә, әлеге чараларда мөселман өммәте Фәләстыйн халкына теләктәшлек белдерә һәм киң җәмәгатьчелекнең игътибарын Фәләстыйн мәсьәләләренә юнәлтә. Мәрҗани мәчетендә бу уңайдан шулай ук чара узды. Фәләстыйн халкына...


Балага дини тәрбия бирү – киләчәкнең уңышлы җимеше

Коръән аятьләрендә һәм Пәйгамбәребезнең галәйһиссәлам хәдисләрендә тәрбиячеләрнең вазифалары күрсәтелгән һәм тиешлесен үтәмәүләре өчен кисәтүләр ясалган. Балаларны тәрбияләү ул – олы әманәт. Һәм аның җаваплылыгы бик зур.   Аллаһы Тәгалә “Та-һа” сүрәсенең 132 нче аятендә болай ди: “Ий Мөхәммәд!...


Авыруның хәлен белү – саваплы гамәл

— Бишенче номер... Усама Мәлик... Нәрсә?! Усама да бүген юкмы?... Аның ни өчен килмәгәнен берәрсе беләме?   — Юк, укытучы! Рабига һаным югалган малай турында сораган арада, директор бүлмәсеннән хат китерделәр, анда соңгы өч көндә Усама авырый, диелгән иде.  — Бу...


СОРАУ-ҖАВАП

АКТУАЛЬ СОРАУЛАРГА ХӘНӘФИ МӘЗҺӘБЕ БУЕНЧА ҖАВАПЛАР     Ахшам намазының ике рәкәгать сөннәте әүүәбин намазының бер өлеше саналамы? Пәйгамбәребез галәйһиссәлам хәдис-ләрендә ахшам намазыннан соң укыла торган алты рәкәгать намаз искә алына. Бу намазның саваплары турында төрле чыганакларда...


Шәүвәл аеның фазыйләте

Рамазан аеның бетүе белән шәүвәл ае башланды. Бу айда алты көн ураза тоткан кеше бер ел ураза тоткандай булыр. Аны дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне дә, шулай ук Рамазан бәйрәме узганнан соң да тотып була. Бу ураза казага калган ураза булып саналмый. Ураза гаетенең беренче көнендә бәйрәм итеп, соңыннан...