“Ислам. Беренче адымнар” мәктәбендә 180 кеше намазга басты

“Ислам. Беренче адымнар” мәктәбендә 180 кеше намазга басты

“Ислам. Беренче адымнар” мәктәбендә 180 кеше намазга басты

Казанда “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбенең 13нче сезоны төгәлләнде. Курсларның ябылу тантанасы Алсу Маликова банкетлар залында авыз ачу мәҗлесе, нәтиҗәләр ясау һәм сертификатлар тапшыру белән төгәлләнде.

Моңа кадәр үткәрелгән унөч курс арасында әлеге сезон иң күп катнашучыны туплавы белән үзенчәлекле булды: 40лап ир-ат һәм 140 хатын-кыз намазга басты.

Курсларның ябылу тантанасына җыелучылар алдында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова чыгыш ясады. Ул, намаз укуның фазыйләтләрен аңлатып узды, намаз фарыз булуның тарихын искә төшерде, белем алу юлыннан туктамаска, мәчет каршындагы курсларда, мәдрәсәләрдә белем алуны дәвам итәргә чакырды. Нәфесне тәрбияләү, әхлакны яхшырту, үз өстеңдә эшләү, алган гыйлемнәр белән гамәл кылу һәм аны тарату хакында нәсыйхәтләр биреп узды.

Аннары катнашучыларга сертификатлар тапшырылды, викторина ярдәмендә белемнәрне сынау уены үткәрелде һәм вәгазь сөйләнде.

Шунысы үзенчәлекле, курслар Рамазан ае алдыннан, исламда беренче адымнарын ясаучы кардәшләребез, изге ай төгәлләнгәнче, намаз укырга өйрәнә алсын өчен махсус оештырылган иде. Шулай итеп, кыска вакытлы курсларга йөрүчеләр 8 дәрес дәвамында (атнасына бер тапкыр) намаз уку тәртипләрен һәм Ислам нигезләрен үзләштерде.

“Ислам. Беренче адымнар” проекты Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018нче елда тормышка ашырыла башлады. Унөч сезон дәвамында әлеге курсларда 1400гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...