Татарстанда гошер җыю кампаниясе башланды

Татарстанда гошер җыю кампаниясе башланды

Татарстанда һәр елдагыча гошер сәдакасын җыю һәм аны мохтаҗларга тарату буенча киң колачлы хәйрия кампаниясе башланды. Быел әлеге изге эшкә беренчеләрдән булып Бөгелмә һәм Алабуга Җәмигъ мәчетләре тотынды. Гошер җыю эшенә якын арада республиканың барлык үзәк мәчетләре дә кушылачак. Шуңа бәйле рәвештә, мөфтият 2025нче елның 20нче сентябрен Татарстанда Гошер көне дип игълан итте.

Шул рәвешчә, гошер җыю кампаниясе барышында теләгән һәр кеше үз хуҗалыгында җыеп алынган уңыштан өлеш чыгара ала.

Быел әлеге акция һиҗри исәп буенча Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ нең тууына 1500 ел тулу кысаларында үткәрелә.

Мәчетләрдә бәрәңге, кәбестә, кабак, ташкабак, аш чөгендере, кишер, суган, алма, слива кебек яшелчә һәм җиләк-җимешләр, шулай ук бал кабул ителә. Җыелган азык-төлек бердәм рәвештә мохтаҗларга һәм аз керемле гаиләләргә таратылачак.

Гошер – ул сәдаканың махсус төре. Уңыш җыеп алынганнан соң, аның уннан бер өлешен мохтаҗларга тапшыру дигән сүз.

Искәртеп үтик, инкыйлабка кадәр ислам динен тотучы татарларда гошер сәдакасын җыю гадәти күренеш булган. Ә совет чорында аны уңыш бәйрәмнәре алмаштырган. Хәзер әлеге хәйрия башлангычы Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якуповның тәкъдиме белән яңадан республика мөселманнарының рухи тормышына кайта башлады.

2026-09-01 (Рабигыл-әхир 1448 ел.) №9.


Мөселман яшьләренең иң яхшы идея-проектлары грантлар алды

Болгарда узган “ПроекТЫ” төбәкара мөселман яшьләре форумында иң яхшы социаль проект идеяләре сайлап алынды һәм грантлар белән бүләкләнде. Проектларны яклау Болгар ислам академиясендә узды. Аның нәтиҗәләре буенча иң перспективалы стартапларның 20 авторы үз башлангычларын уңышлы рәвештә...


Кайбыч районында “Кошман укулары” үтте

Кайбыч районың Кошман авылында сөннәт йоласының тарихына, аның рухи традицияләренә һәм осталары — сөннәт бабайларга багышланган фәнни-гамәли конференция булып узды. Чараны җирле мәчет һәм Казанның «Ислам кабул итүгә 1000 ел» мәдрәсәсе оештырды. Конференциядә йөздән артык кеше...


Әбү Ләйс әс-Сәмәрканди сүзе буенча, наданлыкның алты билгесе

Классик ислам галимнәре арасында Әбү Ләйс әс-Сәмәрканди аерым урын алып тора. Бер яктан ул ислам хокукын тирәнтен белүе белән дан казанса, аның әхлакый камилләшүгә һәм рухи үсешкә багышланган хезмәтләре дә танылу ала. Аның «Тәнбиһүл-гафилин» («гамьсезләргә үгет-нәсыйхәт») китабы гасырлар буе...


Балаларга пәйгамбәрләр турында

Максат: пәйгамбәрләр, аларга хас сыйфатлар хакында төшенчә бирү. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. аның тормышының кайбер өлешләре белән таныштыру. Сөннәт төшенчәсен аңлату. Пәйгамбәребезгә иярүчеләрне мөселманнар булуын аңлату һәм пәйгамбәребезгә, башка пәйгамбәрләргә хөрмәт тәрбияләү, аңа иярү теләге...


Гыйлем алуның фазыйләтләре турында

Ислам динендә гыйлем бик зур урын алып тора. Әбу әд-Дарда исемле сәхабә (Аллаһ аннан разый булса иде): “Гыйлем иясе, яки гыйлем алучы, яки гыйлемне тыңлаучы бул. Ләкин дүртенчесе булма, һәлак булырсың”, – дип әйткән.   Моннан аңлашылганча, һәркайсыбызга гыйлемле, белемле...