Иске Үргәагар авылы мәчетенә 120 ел

Иске Үргәагар авылы мәчетенә 120 ел

Әлки районының Иске Үргәагар авылы мәчетенең 120 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Юбилей чарасына хөрмәтле кунаклар килде, алар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Әлки районы башлыгы Александр Никошин, Әлки районы имам-мөхтәсибе Ирек Сәлахиев, шулай ук дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, иганәчеләр бар иде. Үз чыгышларында алар әлеге тарихи мәчетнең күп еллар дәвамында дин тотучыларның рухи үсеше өчен хезмәт итүен теләде. Мөфти Камил хәзрәт Коръән аятьләрен укыды һәм дин тотучыларга үзенең үгет-нәсыйхәтләрен бирде. Ул шулай ук һәр мөселман тормышында мәчетләрнең мөһимлеген ассызыклады. Камил хәзрәт авыл халкына тирән рәхмәтен белдерде һәм авылның танылган шәхесләренә Рәхмәт хатлары тапшырды, алар арасында мәчетне саклап калуга зур өлеш кертүчеләр дә бар.

Бу мәчетнең тарихы шунысы белән игътибарга лаек: аның ишекләре совет чорында да дин тотучылар өчен ачык булган.

Кунаклар мәчет музее экспозициясе белән таныштылар, анда дини китаплар, шәмаилләр һәм ислам ядкәрләре, шул исәптән әлеге мәчетнең беренче ярымае саклана. Боларның барысы өчен дә мәчет имамы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган, авыл халкына ислам нигезләрен өйрәтүче Илдар хәзрәт җаваплы.

Бүгенге көндә Әлки мөхтәсибәтендә 32 мәчет эшли.

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


«Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады

Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады. «Изге Болгар җыены» чаралары җыенның рәсми программасын төгәлләде. Быел татар дин әһелләре җыены 15-17 май көннәрендә узды. Җыенның беренче көнендә делегатлар Казанның тарихи мәчетләрендә...


СОРАУ-ҖАВАП

Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә бирергәме? Әллә он, яки тавык бирелергә тиешме? Элек мәетне җирләү эшен үз өстенә алган, аны озатканда булышкан өчен, хәзрәткә гүр сәдакасын тере сарык белән биргәннәр. Аннары сарыкны тавык алыштырган. Кечкенә чагымда үзем дә хәтерлим: әбине җирләгәч, имамга...


Гыйлм әл-Хыйәл: Ислам әхлагы заманча инженерияне ничек барлыкка китергән

Хәзерге роботлар уйлап табылганчы, элек тә мөселман инженерлары кешеләрнең һәм хайваннарның хезмәтен җиңеләйтү өчен төрле механизмнар һәм җайланмалар булдырганнар. Ислам цивилизациясенең алтын гасырында бу гамәли тәрбия «хәйләләр турындагы фән» яки «хәйләләр»дип тәрҗемә...


Бер кирпеч һәм тукыма кисәге өчен хисап

Бервакыт Муса галәйһиссәләм Аллаһка дога кылып: “Әй Раббым, миңа Үзеңнең бер колыңны күрсәт”, - дип мөрәҗәгать иткән. Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәләмгә вәхи иңдергән: “Фәлән тауга мен. Ул тауда мәгәрә бар. Шул мәгәрәдә син Минем дустымны күрерсең”.   Муса галәйһиссәләм бу урынга таба юнәлгән һәм...


Мөселман галимнәренең уйлап табулары

Мөселман дөньясында, аеруча Исламның Алтын дәверендә һәм шулай ук Госманлы империясе һәм Бөек Могол империясе кебек дәүләтләрдә ясалган фәнни уйлап табулар, ачышлар һәм фәнни казанышлар күп булган.   Исламның Алтын дәвере мәдәни, икътисади һәм фәнни чәчәк ату чоры булган, аны гадәттә 780...