Татар Согыты авылы мәчетендә җәйге курслар тәмамланды

Татар Согыты авылы мәчетендә җәйге курслар тәмамланды

Татар Согыты авылы мәчетендә җәйге курслар тәмамланды

Чуваш республикасының Татар Согыты авылында Үзәк мәчеттә оештырылган балалар өчен җәйге дини курсларда укулар тәмамланды. Дини белемнәрдән тыш балалар өчен башка төрле осталыкларга өйрәнүләр дә оештырылган иде. Авыл мәктәбендә татар телен укытучы Гөлназ ханым Вәлиуллова яшь мөселманнарга татар теле дәресләрен бирде. Ул балаларга милли кием, милли нәкыш һәм татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштырып үтте.

Балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлфруз ханым Салихова мәдрәсә кызларына прәнеккә төсле глазурь белән милли нәкышләр ясарга өйрәтте, кызлар бу эшне «тәмле» дип атадылар. Мәктәптә технология дәресен бирүче Ләйсән ханым Насретдинова түбәтәй һәм калфак эшләү һәм чигү ысулларына өйрәтте. Авыл клубы методисты Рамилә ханым Нәҗметдинова яшь мөслимәләргә шәригать буенча матур итеп яулык бәйләргә өйрәтте. Волонтерлар яшь мөселманнарга төрле спорт ярышлары, актив уеннар һәм викториналар үткәрде.

Чуваш Республикасы мөсел-маннарының Диния Нәзарәте ата-аналарга, укытучыларга, имамнарга һәм хәйриячеләргә зур рәхмәтен белдерә. Аллаһ Тәгалә барчасыннан да разый булсын!

 

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...