Чистайда Татарстан Аксакалларының хисап утырышы узды

Чистайда Татарстан Аксакалларының хисап утырышы узды

Чистайда Татарстан Аксакалларының хисап утырышы узды

Чистай шәһәрендә Ислам үзәгендә Татарстан мөфтияте Аксакаллар шурасының 2023нче ел хисабына багышланган утырышы узды. Әлеге чарага Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов җитәкчелегендә республика мөхтәсибәтләреннән аксакаллар җыелды. Барлык катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Мөфтинең мөхтә-сибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде. Ул мөфтият эшчәнлегендә аксакалларның зур хезмәт куюларын билгеләп узды, аерым алганда, балаларны, яшь буынны тәрбияләү, хәләл тормыш рәвешен булдырырга тырышу, яшьләргә киңәш, үгет-нәсыйхәт бирү һ.б. буенча алып барылган хезмәтләрне югары бәяләде.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...