Әлмәт Җәмигъ мәчетендә исламда хатын-кызның роле турында фикер алыштылар

Әлмәт Җәмигъ мәчетендә исламда хатын-кызның роле турында фикер алыштылар

Әлмәт Җәмигъ мәчетендә исламда хатын-кызның роле турында фикер алыштылар

Әлмәт Җәмигъ мәчетендә “Татнефть” хәйрия фондының “Риза казый мирасы” мәдәни-мәгърифәт проекты кысаларында Ризаэддин Фәхреддиннең “Мәшһүр хатыннар” китабы буенча укучылар конференциясе үтте. Чарада дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, абыстайлар, мәхәллә халкы, шулай ук нәшрият һәм Ризаэддин Фәхреддин музее вәкилләре катнашты.

Конференциядә чыгыш ясаучылар арасында Татарстанның көнчыгыш төбәге казые, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин да бар иде. Үз чыгышында ул хатын-кызның исламдагы ролен ачып бирде, никах, ата-ана һәм туганлыкка кагылышлы аятьләр һәм хәдфисләр китерде. Шулай ук безнең көннәрдә дә актуаль булып калган гаилә кыйммәтләре мәсьәләләре дә күтәрелде.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...