Кытай һәм Тайваньдагы сертификацияләү органнары белән килешүләр имзаланды

Кытай һәм Тайваньдагы сертификацияләү органнары белән килешүләр имзаланды

Нәзарәтнең «Хәләл» стандарты буенча комитеты Кытайдагы “Шаньдун провиниясенең “Хәләл” хезмәте” сертификацияләү органы белән килешү имзалады. Ике як та бер-берсенең сертификатларын тану, хәләл стандартлаштыру һәм сертификацияләү өлкәсендә хезмәттәшлек итү, шулай ук хәләл продукция турында мәгълүмат алмашу турында килеште. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: “Шаньдун провинциясенең «Хәләл» сертификацияләү хезмәте” Кытайда Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты биргән сертификатларны таныган өченче оешма булды.

Кытайда 23 миллионга якын мөселман яши, бу илдәге халыкның якынча 1,8 процентын тәшкил итә. Кытайда хәләл базарның мөмкинлекләре зур.

Үзара тану турында меморандум шулай ук Нәзарәтнең «Хәләл» стандарты буенча комитеты һәм “Тайваньның Хәләл намуслылык үсеше ассоциациясе” сертификацияләү органы арасында имзаланды.

Бу адымны Россия һәм Тайвань арасында хәләл индустриясе өлкәсендә сәүдә элемтәләрен ныгыту буенча озак вакытлы стратегиянең бер өлеше итеп карарга мөмкин. Шул рәвешле, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты Тайваньда беренче хәләл сертификацияләү оешмасы булып танылды. Бу вакыйга Көнчыгыш Азиянең үсеп килүче хәләл экосистемасында Россиянең әһәмиятле партнер булуын күрсәтә.

Тайваньда мөселманнар күп булмауга карамастан, бу төбәктә хәләл продукция базары аның экспорт потенциалы һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядән килгән мөселман туристлары аркасында үсә. Хәләл җитештерү өлкәсендә күпчелекне азык-төлек һәм эчемлекләр тәшкил итә, шулай ук хәләл косметика, фармацевтика һәм туристлык инфраструктурасы белән кызыксыну күзәтелә.

 

2026-04-01 (Шәүвәл 1446 ел.) №4.


Дельфиннар турында кызыклы мәгълүмат

Дельфиннарның акыллы җан ияләре булуы турында бик күп материал язылган, әмма шуңа да карамастан, алар галимнәрне һаман да гаҗәпләндерә. Күптән түгел генә билгеле булганча, дельфиннар, кешеләр кебек үк, «эш коралы» кулланалар. Австралиянең Яңа Көньяк Уэльс Университеты галимнәре...


СОРАУ-ҖАВАП

АКТУАЛЬ СОРАУЛАРГА ХӘНӘФИ МӘЗҺӘБЕ БУЕНЧА ҖАВАПЛАР     Ахшам намазының ике рәкәгать сөннәте әүүәбин намазының бер өлеше саналамы? Пәйгамбәребез галәйһиссәлам хәдис-ләрендә ахшам намазыннан соң укыла торган алты рәкәгать намаз искә алына. Бу намазның саваплары турында төрле чыганакларда...


Тик Исламда ачып бирелгән

Аллаһка ышанганнар аз түгелләр; Бик күп алар, җитәрлек бүген. Озакламый бар да кабул итәр Җир йөзендә Ислам динен.   Галимнәрнең ачышларын алсак, Алар Коръән белән бәйләнгән. Аллаһының хаклык канунына Пәйгамбәребез безне әйдәгән.   Бер – береңә чиксез яхшылык кылу, Йөрәктән үтәү Аллаһ...


Исламда байлык һәм хәерчелек турында

Бервакыт Гайсә пәйгамбәр янына бер бай килеп мондый сорау биргән: “Син Аллаһының илчесе бит, зур гыйлем иясе, миңа тормыш мәгънәсен аңлат әле. Менә ничә ел яшим, бар нәрсәм дә бар, әмма яшәвемнең тәме юк”.   Гайсә галәйһиссәлам аңа: “Булганына шөкер итеп яшә”,- дип...


Авыруның хәлен белү – саваплы гамәл

— Бишенче номер... Усама Мәлик... Нәрсә?! Усама да бүген юкмы?... Аның ни өчен килмәгәнен берәрсе беләме?   — Юк, укытучы! Рабига һаным югалган малай турында сораган арада, директор бүлмәсеннән хат китерделәр, анда соңгы өч көндә Усама авырый, диелгән иде.  — Бу...